YouVersion Logo
Search Icon

Эфеслеләргә хат 6

6
Балалар һәм ата-аналар
1Балалар, ата-аналарыгызга Хаким Гайсә теләгәнчә тыңлаулы булыгыз, чөнки бу шулай булырга тиеш. 2-3«Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» – бу Аллаһының беренче әмере. Аңа шундый вәгъдә өстәлгән: «Шулай эшләсәң, тормышың имин һәм җирдә гомерең озын булыр»#6:2-3 Карагыз: «Чыгыш», 20:12; «Канун», 5:16. .
4Ә сез, аталар, балаларыгызның ачуын чыгармагыз, аларны Хаким өйрәткәнчә тәрбияләп һәм үгетләп үстерегез.
Коллар һәм хуҗалар
5Коллар, Мәсихкә буйсынгандай, җирдәге хуҗаларыгызга да курку катыш тирән хөрмәт белән ихлас күңелдән буйсыныгыз. 6Сез моны күз буяу, аларга ярау өчен түгел, Мәсихнең коллары буларак, Аллаһының ихтыярын саф күңелегез белән үтәгез. 7Кешеләргә түгел, Хаким Гайсәгә хезмәт иткән кебек, тырышып хезмәт итегез. 8Хакимебезнең һәркемгә – кол булса да, ирекле булса да – эшләгән игелеге өчен әҗер түләячәген беләсез.
9Сез дә, хуҗалар, шулай булыгыз. Янаулар кулланудан туктагыз. Сезнең дә, аларның да күкләрдә бер үк Хуҗалары булуын беләсез бит. Ул исә беркемне дә өстен күрми.
Рухи кораллар
10Ниһаять, Хаким Гайсә белән берләшүегездә Аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз. 11Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәрне киегез. 12Без кешеләргә каршы түгел, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгылык дөньясы белән идарә итүчеләргә, күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез бит. 13Шуның өчен Аллаһы биргән хәрби киемнәрне киегез. Шулай итсәгез, начар көн килгәч тә, сез дошманга каршылык күрсәтеп һәм ахыр чиккә кадәр көрәшеп, бирешмичә нык тора алырсыз. 14Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз, 15иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп киегез, 16һәрчак иман калканын кулларыгызда тотыгыз, аның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз. 17Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен алыгыз.
18Һәртөрле дога вә үтенеч белән Изге Рухның көче ярдәмендә һәрвакыт дога кылыгыз.
Бу максат өчен, уяу булып, бар изгеләр өчен армый-талмый догада булыгыз. 19Яхшы хәбәр серен кыю белдерүемне теләп, сөйли башлаганда, миңа кирәкле сүзләр бирелсен дип, минем өчен дә дога кылыгыз. 20Бу Яхшы хәбәр хакына мин рәсүллек вазифасын башкарам һәм хәзер зинданда утырам. Минем Яхшы хәбәр турында тиешле кыюлык белән сөйли алуым өчен дога кылыгыз.
Сәламнәр һәм изге теләкләр
21Сезнең дә минем хәлләремне һәм ниләр эшләвемне белүегезне теләп, сөекле имандашыбыз һәм Хаким Гайсәгә тугры хезмәтче Тухик барысын да сөйләп бирер. 22Нәкъ менә шуның өчен, безнең хакта белеп торуыгызны һәм Тухикнең күңелләрегезне юатуын теләп, мин аны яныгызга җибәрәм.
23Атабыз Аллаһыдан вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән имандашларыбызга иминлек һәм иман белән мәхәббәт булсын. 24Хакимебез Гайсә Мәсихне чиксез сөю белән яратучыларның барысына да Аллаһының мәрхәмәте булсын.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in