YouVersion Logo
Search Icon

Филиппуйлыларга хат 1

1
1Филиппуйдагы иман итүчеләр бердәмлегенең җитәкчеләре һәм ярдәмчеләре белән Мәсих Гайсәнеке булган бар изгеләргә Мәсих Гайсә коллары Паул һәм Тимутәйдән сәлам. 2Атабыз Аллаһы вә Хакимебез Гайсә Мәсихтән сезгә мәрхәмәт һәм иминлек булсын.
Паулның догасы
3Сезне искә төшергән саен, мин Аллама рәхмәт укыйм. 4-5Сез иң беренче көннән алып, хәзергә кадәр Яхшы хәбәр таратуда катнашканга, мин һәрвакыт сезнең барыгыз өчен шатланып дога кылам. 6Сездә игелекле эш башлаган Аллаһы аны Мәсих Гайсә килер көнгә чаклы дәвам итәр һәм ахырына җиткерер дип инанам.
7Минем барыгыз турында да шулай уйлавым хактыр, чөнки сез минем йөрәгемдә. Мин зинданда вакытта гына түгел, Яхшы хәбәрне яклаган һәм аның дөреслеген раслаган чагында да, сез барыгыз да минем белән Аллаһының мәрхәмәтен бүлешәсез. 8Сезнең һәммәгезне дә Мәсих Гайсәдәй яратып сагынуыма Аллаһы шаһит. 9Мәхәббәтегез артканнан-артып, белем, һәртөрле зирәклек белән баесын, дип дога кылам. 10Иң яхшыларны сайлап ала белүегезне, шуның белән Мәсих килер көнгә саф һәм кимчелексез калуыгызны, 11Гайсә Мәсих аша тәкъвалык җимешләрен мул итеп китерүегезне теләп дога кылам. Шул очракта Аллаһыга дан һәм мактау булыр.
Тоткынлык һәм үлемгә әзер булу
12Имандашлар, минем белән булган хәлләрнең Яхшы хәбәрнең таралуына зур файда китергәнен белүегезне телим. 13Нәтиҗәдә, кайсар сараендагы барлык сакчыларга һәм калган башкаларга да зинданда Мәсих хакына утыруым мәгълүм булды. 14Имандашларыбызның күбесе исә, зинданда утыруымны белеп, Хаким Гайсәгә ышануларында ныгыдылар һәм Аллаһы сүзен курыкмыйча, тагын да кыюрак сөйли башладылар.
15Дөрес, Мәсих турында аларның кайберләре көнләшеп һәм бер-берсен уздырырга тырышып, башкалар исә яхшылык кылу нияте белән игълан итәләр. 16Бу кешеләр моны мәхәббәт белән эшли, чөнки Яхшы хәбәрне якларга Аллаһы тарафыннан бирегә җибәрелгәнемне беләләр. 17Башкалар исә Мәсих турында чын күңелдән түгел, бары үзләренә файда эзләгәнлектән һәм зиндандагы хәлемне авырайту йөзеннән вәгазьлиләр. 18Әмма моның бернинди дә әһәмияте юк. Мәсих турында ничек кенә вәгазьләмәсеннәр – ясалма яки изге ниятләр беләнме – мин барыбер моңа куанам. Киләчәктә дә шатланып туя алмаячакмын, 19чөнки догаларыгыз һәм Гайсә Мәсихнең Рухы ярдәме белән, боларның барысының да котылуыма булышуын беләм.
20Мин бернәрсәдә дә оятка калмам, хәзер дә һәрвакыттагыча батыр булырмын, яшәсәм дә, үлсәм дә, Мәсихне данлармын дип ашкынам һәм өметләнәм. 21Минем өчен тормыш ул – Мәсих, үлем исә – табыш. 22Тормышым дәвам итә икән, хезмәт итүем тагын да уңышлырак булыр. Бу очракта кайсын сайларга да белмим. 23Миңа ике мөмкинлекнең берсен сайларга туры килә. Бу дөньяны калдырып, Мәсих белән бергә булырга дигән көчле теләгем бар, шулай чагыштыргысыз яхшырак булыр иде. 24Әмма сезнең өчен минем исән булуым әһәмиятлерәк. 25Шуңа инанганлыктан, монда калуымны, һәм куанычыгыз, иманыгызның артуы өчен, барыбыз бергә булуын беләм. 26Шулай итеп, яныгызга кабат килгән вакытымда, сез Мәсих Гайсәнеке буларак, минем аркада тагын та ныграк горурлана алырсыз.
Иман өчен бердәм көрәш
27Нәрсә генә булмасын, Мәсих турындагы Яхшы хәбәргә лаеклы булып яшәгез. Шулай итсәгез, сезне килеп күрерменме яки килә алмыйча сезнең турыда ишетерменме, бер тында нык торып, Яхшы хәбәргә нигезләнгән иман хакына кулга-кул тотынып көрәшүегезне белермен. 28Дошманнардан һич курыкмагыз: курыкмавыгыз – алар өчен һәлакәт, ә сезнең өчен – котылу билгесе. Бу – Аллаһы эше. 29Сезгә Мәсихкә иман итү генә түгел, Аның өчен газап чигү дә бүләк ителде. 30Шулай булгач, сез дә мин катнашкан һәм, ишеткәнегезчә, хәзер дә дәвам итә торган көрәштә катнашасыз.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in