YouVersion Logo
Search Icon

Эфеслеләргә хат 5

5
1Аллаһының сөекле балалары буларак, Аңа охшарга тырышыгыз. 2Мәсих безне яраткандай, тормышыгыз белән дә мәхәббәт җитәкчелек итсен. Аллаһыга хуш исле бүләк һәм корбан булып, Мәсих безнең өчен Үз тормышын бирде.
3Фәхешлек, һичнинди бозыклык һәм комсызлык турында сезнең арада сүз дә булырга тиеш түгел. Аллаһының изге кешеләренә болар килешми бит. 4Шулай ук оятсыз сүзләр, сафсата һәм кинаяле мәзәкләр сөйләү дә сезгә килешми, киресенчә, иң яхшысы Аллаһыга шөкер итегез. 5Сез беләсез бит: һичбер фәхеш, бозык, шулай ук комсыз кеше (аның потка табынучыдан бернинди аермасы да юк) Мәсих һәм Аллаһы Патшалыгыннан өлеш ала алмый.
Яктылык кешеләре булып яшәгез
6Һичкем сезне буш сүзләр белән алдамасын, чөнки шулар аркасында тыңлаусызларга Аллаһының ачуы килә. 7Шуңа күрә андыйлар белән эш итмәгез. 8Кайчандыр сез караңгылык идегез, ә хәзер сез – Хаким Гайсәнеке булганга – яктылык. Яктылык кешеләре булып яшәгез. 9Яктылыкның җимеше – һәртөрле игелеклелек, тәкъвалык һәм хакыйкать. 10Раббыга #5:10 Раббыга – «Хакимебезгә» дип тә аңларга мөмкин. Грек телендәге төп нөсхәдә «Раббы» һәм «Хаким» бер сүз белән бирелә. мәгъкуль булганны белергә тырышыгыз. 11Караңгылыкның файдасыз эшләрендә катнашмагыз, аларны фаш итегез. 12Андый кешеләрнең яшертен рәвештә эшләгәннәре турында, хәтта, сөйләргә дә оят. 13Әмма яктылык фаш иткән һәммә нәрсә ачык күренәчәк, 14яктылык ачык күрсәткән һәммә нәрсә үзе яктылык була. Шуңа күрә:
«Йоклаучы, уян!
Үледән терел!
Һәм Мәсих сине балкытыр», – дип әйтелә.
15Шуның өчен ничек яшәвегезне карагыз, акылсызлардай түгел, акыл ияләре кебек гомер итегез. 16Һәрбер очрактан дөрес файдаланыгыз, чөнки без яшәгән заман яманлык белән тулы. 17Шуңа күрә, акылсыз булмагыз, Раббы#5:17 Раббы – «Хакимебез» дип тә аңларга мөмкин. Унынчы аятьне карагыз. ихтыярының нәрсә икәнлегенә төшенегез. 18Шәраб эчеп исермәгез, чөнки ул азгынлыкка китерә, киресенчә, Изге Рух белән сугарылыгыз. 19Бер-берегез белән мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар аша аралашыгыз, күңелегездән Хакимне данлап җырлагыз. 20Һәрнәрсә өчен Хакимебез Гайсә Мәсих исеме аша Атабыз Аллаһыга даими рәвештә рәхмәт укыгыз.
Хатыннар һәм ирләр
21Мәсихкә ихтирам йөзеннән бер-берегезгә буйсыныгыз. 22Хатыннар, ирләрегезгә Хаким Гайсәгә буйсынгандай буйсыныгыз. 23Мәсих иман итүчеләр бердәмлегенең Башы булгандай, ир дә – хатынның башы бит. Мәсих исә бердәмлекнең – Үз тәненең Коткаручысы. 24Бердәмлек Мәсихкә буйсынган кебек, хатыннар да һәрнәрсәдә ирләренә буйсынсыннар.
25Иман итүчеләр бердәмлеген яраткан һәм аның өчен Үз тормышын корбан иткән Мәсих кебек, ирләр, сез дә хатыннарыгызны яратыгыз. 26Ул Үзен бердәмлекне изгеләндерү өчен корбан итте, сүз#5:26 Сүз – Раббы сүзе яисә суга чумдыру йоласы вакытында әйтелгән сүзләр дип аңларга мөмкин. һәм су белән пакьләндерде. 27Ул моны бердәмлекне данлы, һичнинди тапсыз, кимчелексез һәм башка шундый җитешсез яклардан тыш, ягъни изге һәм керсез итеп, Үз алдына китерү өчен эшләде. 28Шулай ук ирләр, үз тәннәрен ничек яратсалар, хатыннарын да шулай яратырга тиеш. Хатынын яратучы үзен ярата. 29Беркем дә беркайчан да үз тәненә нәфрәтләнми бит, киресенчә, һәркем аны тукландыра һәм аның хакында кайгырта. Мәсих тә бердәмлек турында шулай кайгыртып тора, 30чөнки без – тәненең әгъзалары. 31Изге язмада язылганча: «Шуңа күрә ир кеше, атасын һәм анасын калдырып, хатынына кушылыр һәм алар икесе бер тән булыр»#5:31 Карагыз: «Яратылыш», 2:24. . 32Бу – бөек сер: әлеге сүзләрнең Мәсихкә һәм иман итүчеләр бердәмлегенә кагылуын аңлыйм мин. 33Һәрхәлдә, һәрберегез үз хатынын үз-үзен яраткан кебек яратсын, хатын исә ирен хөрмәт итсен.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in