1
Эфеслеләргә хат 6:12
Изге Язма
TtrBBL
Без кешеләргә каршы түгел, башлыкларга һәм хакимлекләргә, бу караңгылык дөньясы белән идарә итүчеләргә, күкләрдәге явыз рухи көчләргә каршы көрәшәбез бит.
Compare
Explore Эфеслеләргә хат 6:12
2
Эфеслеләргә хат 6:18
Һәртөрле дога вә үтенеч белән Изге Рухның көче ярдәмендә һәрвакыт дога кылыгыз. Бу максат өчен, уяу булып, бар изгеләр өчен армый-талмый догада булыгыз.
Explore Эфеслеләргә хат 6:18
3
Эфеслеләргә хат 6:11
Иблиснең мәкерле ниятләренә каршы тора алу өчен, Аллаһы биргән махсус хәрби киемнәрне киегез.
Explore Эфеслеләргә хат 6:11
4
Эфеслеләргә хат 6:13
Шуның өчен Аллаһы биргән хәрби киемнәрне киегез. Шулай итсәгез, начар көн килгәч тә, сез дошманга каршылык күрсәтеп һәм ахыр чиккә кадәр көрәшеп, бирешмичә нык тора алырсыз.
Explore Эфеслеләргә хат 6:13
5
Эфеслеләргә хат 6:16-17
һәрчак иман калканын кулларыгызда тотыгыз, аның ярдәмендә явыз иблиснең утлы укларын сүндерә алырсыз. Коткаруны тимер башлык итеп киегез һәм Рух кылычын – Аллаһы сүзен алыгыз.
Explore Эфеслеләргә хат 6:16-17
6
Эфеслеләргә хат 6:14-15
Билегезне хакыйкать билбавы белән буып һәм тәкъвалык көбәсе киеп нык торыгыз, иминлек турында Яхшы хәбәр белдерергә әзерлекне аяк киемнәре итеп киегез
Explore Эфеслеләргә хат 6:14-15
7
Эфеслеләргә хат 6:10
Ниһаять, Хаким Гайсә белән берләшүегездә Аның кодрәтенең көче белән ныгыгыз.
Explore Эфеслеләргә хат 6:10
8
Эфеслеләргә хат 6:2-3-2-3
«Үз атаңны һәм анаңны хөрмәт ит» – бу Аллаһының беренче әмере. Аңа шундый вәгъдә өстәлгән: «Шулай эшләсәң, тормышың имин һәм җирдә гомерең озын булыр».
Explore Эфеслеләргә хат 6:2-3-2-3
9
Эфеслеләргә хат 6:1
Балалар, ата-аналарыгызга Хаким Гайсә теләгәнчә тыңлаулы булыгыз, чөнки бу шулай булырга тиеш.
Explore Эфеслеләргә хат 6:1