Баш руханилар өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп акча бирделәр һәм аларга:
– «Без йоклаганда, шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр», – дип әйтегез. Бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, сезнең гаебегез юк, дип без аны күндерә алырбыз, – диделәр.
Сакчылар акчаларны алып, ничек кушылган булса, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында хәзерге көнгә кадәр киң тарала.