YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 28:12-15

Маттай 28:12-15 TTRBBL

Баш руханилар өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп акча бирделәр һәм аларга: – «Без йоклаганда, шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр», – дип әйтегез. Бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, сезнең гаебегез юк, дип без аны күндерә алырбыз, – диделәр. Сакчылар акчаларны алып, ничек кушылган булса, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында хәзерге көнгә кадәр киң тарала.