Көннәрдән беркөнне Гәлиләя күле буеннан барганда, Гайсә ятьмә салучы Шимун белән аның бертуган кардәше Әндрине күрде (алар балыкчылар иде).
– Минем арттан иярегез! Мин сезне кеше аулаучы итәрмен, – диде аларга Гайсә.
Алар шунда ук, ятьмәләрен калдырып, Аңа иярделәр.