1
Маттай 27:46
Изге Язма
Ә сәгать өчләр тирәсендә Гайсә: – Эли, Эли, лема сабахтани? – дип каты итеп кычкырып җибәрде. (Бу «Әй Аллам, Аллам! Нигә ташладың Син Мине?» дигәнне аңлата.)
Compare
Explore Маттай 27:46
2
Маттай 27:51-52
Менә Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. Җир тетрәде, таш кыялар ярылдылар, каберләр ачылып китеп, үлгән изгеләр арасыннан күбесе терелтеп торгызылдылар.
Explore Маттай 27:51-52
3
Маттай 27:50
Ә Гайсә тагын бер тапкыр каты итеп кычкырып җан бирде.
Explore Маттай 27:50
4
Маттай 27:54
Йөзбашы һәм аның белән Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башка хәлләрне күреп, бик нык курыктылар. – Ул, чыннан да, Аллаһы Углы булган икән, – диделәр.
Explore Маттай 27:54
5
Маттай 27:45
Көн уртасында бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай дәвам итте.
Explore Маттай 27:45
6
Маттай 27:22-23
– Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим? – дип сорады Пилат. – Аны хачка кадакларга! – дип җавап бирде аларның барысы да. – Ул нинди явызлык эшләгән соң? – дип сорады ул. – Аны хачка кадакларга! – дип, тагын да катырак итеп кычкырды җыелган халык.
Explore Маттай 27:22-23
YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy
Home
Bible
Plans
Videos