YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 28

28
Гайсә Мәсихнең үледән терелүе
1Шимбә көн үтеп, атнаның беренче көне таңында магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям кабер-мәгарәне карарга бардылар. 2Кинәт бик каты җир тетрәде, чөнки Раббы фәрештәсе күктән төште. Кабер янына килеп, ташын аударып ташлады һәм шул таш өстенә утырды. 3Аның килүе яшендәй, ә киемнәре кар кебек ак иде. 4Сакчылар куркуларыннан калтырап, үледәй катып калдылар. 5Фәрештә исә хатыннарга болай диде:
– Курыкмагыз! Мин хачка кадакланган Гайсәне эзләвегезне беләм. 6Ул монда юк. Үзе әйткәндәй, үледән терелтеп торгызылды. Килегез монда, Ул монда яткан иде, карагыз. 7Тизрәк барып, шәкертләренә: «Гайсә үледән терелтеп торгызылды! Ул сездән алда Гәлиләягә бара торыр. Сез Аны шунда күрерсез», – дип әйтегез. Мин сезгә шуны әйтер өчен килдем.
8Хатыннар ашыга-ашыга кабер яныннан киттеләр. Куркып һәм бик нык шатланып, шәкертләренә сөйләргә йөгерделәр. 9Кинәт алар алдына Гайсә Үзе килеп чыкты.
– Иминлек сезгә! – диде Ул.
Алар Гайсә янына килеп, аякларын кочаклап, алдында тезләнделәр. 10Шунда Гайсә:
– Курыкмагыз! – диде. – Барыгыз, шәкертләремә Гәлиләягә барырга кушыгыз. Алар Мине шунда күрерләр.
Кабер сакчыларын җавапка тарту
11Хатыннар киткәч, кайбер сакчылар, шәһәргә барып, баш руханиларга булган бөтен хәлне сөйләп бирделәр. 12Баш руханилар өлкәннәр белән җыелышып киңәшләшкәч, гаскәриләргә күп итеп акча бирделәр 13һәм аларга:
– «Без йоклаганда, шәкертләре төнлә килеп, гәүдәсен урлап киткәннәр», – дип әйтегез. 14Бу хәбәр идарәчегә барып җитсә, борчылмагыз, сезнең гаебегез юк, дип без аны күндерә алырбыз, – диделәр.
15Сакчылар акчаларны алып, ничек кушылган булса, шулай эшләделәр. Бу хәбәр яһүдиләр арасында хәзерге көнгә кадәр киң тарала.
Гайсә шәкертләре нәрсә эшләргә тиешләр
16Унбер шәкерт исә Гәлиләягә, Гайсә барырга кушкан тауга китте. 17Аны күреп, алар каршында тез чүктеләр, әмма кайберләре шикләнделәр. 18Гайсә, алар янына килеп, болай диде:
– Күктә дә, җирдә дә бөтен хакимлек Миңа бирелде. 19Шуңа күрә барыгыз һәм бөтен халыкларны Минем шәкертләрем итегез. Аларны Ата, Угыл һәм Изге Рух исеме белән суга чумдырыгыз 20һәм Мин сезгә кушканнарның барын да үтәргә өйрәтегез. Шуны белегез: Мин, дөнья беткәнгә тикле, һәрвакыт сезнең белән булам.

Currently Selected:

Маттай 28: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy