1
Көлессәйлеләргә хат 3:13
Изге Язма
TtrBBL
Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, үпкәгез булса, бер-берегезне кичерегез. Мәсих сезне кичергәндәй, сез дә бер-берегезне кичерегез.
Compare
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:13
2
Көлессәйлеләргә хат 3:2
Җирдәге нәрсәләр турында түгел, күктәгеләр турында уйлап карагыз.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:2
3
Көлессәйлеләргә хат 3:23-24
Хакимнән бүләккә мирас алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, Хаким өчен эшләгәндәй, чын күңелдән башкарыгыз, чөнки сез Хаким Мәсихкә хезмәт итәсез.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:23-24
4
Көлессәйлеләргә хат 3:12
Сез, сөекле изгеләр, Ул сайлап алган кешеләр буларак, шәфкатьле, игелекле, тыйнак, басынкы, түземле булыгыз.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:12
5
Көлессәйлеләргә хат 3:16-17
Мәсихнең сүзе сездә бар муллыгы белән урнашсын. Бер-берегезне һәр төрле зирәклек белән өйрәтегез һәм үгетләгез. Рәхмәт әйтеп, Аллаһыга мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар җырлагыз. Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сөйләсәгез дә – барын да Хакимебез Гайсә Мәсихкә таянып һәм Аның аша Атабыз Аллаһыга шөкер итеп эшләгез.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:16-17
6
Көлессәйлеләргә хат 3:14
Бу сыйфатларның барысына мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:14
7
Көлессәйлеләргә хат 3:1
Сез Мәсих белән бергә терелеп торгансыз икән, күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз, Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:1
8
Көлессәйлеләргә хат 3:15
Йөрәкләрегез белән Мәсихнең иминлеге хакимлек итсен. Сез, бер тәннең әгъзалары булып, нәкъ менә шушы иминлектә яшәү өчен чакырылгансыз бит. Рәхмәтле булыгыз
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:15
9
Көлессәйлеләргә хат 3:5
Шулай итеп, үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, бозыклык, нәфес, яман теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:5
10
Көлессәйлеләргә хат 3:3
Сез үлдегез, ә тормышыгыз Мәсих белән бергә Аллаһыда яшеренгән бит.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:3
11
Көлессәйлеләргә хат 3:8
Ә хәзер сез аларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән котылыгыз
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:8
12
Көлессәйлеләргә хат 3:9-10
бер-берегезгә ялган сөйләмәгез. Сез бөтен кылган гамәлләрегез белән бергә элекке яшәү рәвешегезне кием салгандай салып ташладыгыз бит һәм яңа кеше булып киендегез. Яңа кешене яратучы Аллаһы, Үзен сезгә тагын да ныграк таныту өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп үзгәртеп тора.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:9-10
13
Көлессәйлеләргә хат 3:19
Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:19
14
Көлессәйлеләргә хат 3:20
Балалар, һәрнәрсәдә ата-аналарыгызның сүзен тыңлагыз, чөнки бу Хакимгә мәгъкуль.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:20
15
Көлессәйлеләргә хат 3:18
Хатыннар, Хаким Гайсәгә иман итүчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булса, ирләрегезгә шулай буйсыныгыз.
Explore Көлессәйлеләргә хат 3:18