Көлессәйлеләргә хат 3:16-17
Көлессәйлеләргә хат 3:16-17 TTRBBL
Мәсихнең сүзе сездә бар муллыгы белән урнашсын. Бер-берегезне һәр төрле зирәклек белән өйрәтегез һәм үгетләгез. Рәхмәт әйтеп, Аллаһыга мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар җырлагыз. Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сөйләсәгез дә – барын да Хакимебез Гайсә Мәсихкә таянып һәм Аның аша Атабыз Аллаһыга шөкер итеп эшләгез.

















