1
Көлессәйлеләргә хат 2:6-7
Изге Язма
TtrBBL
Мәсих Гайсәне Хаким итеп кабул иткәнсез икән, Аның белән берлектә яшәгез. Аңарда тамыр җәегез һәм төпләнегез, үзегезгә өйрәтелгән иман буенча ныгыгыз һәм рәхмәтле булу сезне чолгап алсын.
Compare
Explore Көлессәйлеләргә хат 2:6-7
2
Көлессәйлеләргә хат 2:8
Сак булыгыз, Мәсихкә түгел, кеше гадәтләренә һәм дөньяның идарә итүче көчләренә нигезләнгән, буш һәм алдавыч фәлсәфә белән сезне һичкем кол итмәсен.
Explore Көлессәйлеләргә хат 2:8
3
Көлессәйлеләргә хат 2:13-14
Сез гөнаһларыгыз аркасында һәм сөннәтле булмавыгыз өчен үле булганда, Аллаһы сезне Мәсих белән бергә терелтте һәм барлык гөнаһларыбызны кичерде. Ул безгә каршы бурычнамәне кагыйдәләре белән гамәлдән чыгарды һәм, хачка кадаклап, бөтенләй юк итте.
Explore Көлессәйлеләргә хат 2:13-14
4
Көлессәйлеләргә хат 2:9-10
Аллаһы бөтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши. Сезгә Мәсих аркылы тулы тормыш бирелгән, һәм Ул – һәммә башлыклар һәм хакимлекләр өстеннән Баш.
Explore Көлессәйлеләргә хат 2:9-10
5
Көлессәйлеләргә хат 2:16-17
Шулай итеп, ризык һәм эчемлек өчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яңа ай яисә шимбә көннәренә кагылышлы мәсьәләләр өчен сезне һичкем хөкем итмәсен. Болар – киләчәкнең күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә.
Explore Көлессәйлеләргә хат 2:16-17