YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 6

6
Гөнаһ өчен без – үле
1Шулай итеп, нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте ташып торсын өчен әүвәлгечә гөнаһ кылуны дәвам итикме? 2Әлбәттә, юк! Гөнаһ өчен без – үле, шулай булгач, моннан соң да ничек гөнаһ эчендә яши алабыз? 3Сез белмисезме әллә: без һәммәбез, Гайсә Мәсих белән берләшер өчен суга чуму йоласын үтәп, Аның белән бергә үлгән кебек булдык. 4Шулай, суга чуму йоласын үтәп, без Аның белән бергә үлдек һәм күмелдек. Ә хәзер, Атабызның бөек кодрәте белән үледән терелгән Мәсих сыман, без дә яңа тормышта яши алабыз. 5Әгәр без Мәсих үлеменә тиң үлем аша Аның белән берләшкәнбез икән, үледән дә Аның кебек терелербез.
6Без беләбез: гөнаһлы асылыбызның хакимлегеннән котылу һәм моннан ары инде гөнаһ коллары булмас өчен, безнең иске табигатебез Мәсих белән бергә хачка кадакланды. 7Үлгән кеше гөнаһ хакимлегеннән азат ителә бит. 8Әгәр Мәсих белән бергә үлгәнбез икән, Аның белән бергә яшәрбез дә, дип ышанабыз. 9Без беләбез: үледән терелтелгәч, Мәсих кабат үлмәс, үлем инде Аның өстеннән хакимлек итмәс. 10Ул бер тапкыр үлде, гөнаһ өчен Ул – үле. Ә хәзер Ул – тере һәм Аллаһы өчен яши. 11Шулай ук сез дә үзегезне гөнаһ өчен үле, әмма Гайсә Мәсих белән берлектә Аллаһы өчен яшәүче дип санагыз.
12Шуңа күрә фани тәнегез өстеннән гөнаһка хакимлек итәргә юл куймагыз һәм тән нәфесләренә буйсынмагыз. 13Тәнегезнең бер әгъзасы да явызлык коралы булып гөнаһка хезмәт итмәсен. Киресенчә, үлемнән тормышка кайткан кешеләр буларак, үзегезне Аллаһыга тапшырыгыз. Тәнегезнең бар әгъзалары хаклык коралы булып Аллаһыга хезмәт итсен. 14Сезнең өстән гөнаһ хакимлек итәргә тиеш түгел, чөнки сез Канун таләпләре белән түгел, ә бәлки Аллаһы мәрхәмәте белән яшисез.
Гөнаһтан азат булу
15Димәк, ничек була инде? Канун таләпләре белән түгел, ә бәлки Аллаһының мәрхәмәтендә яшәгәнгә күрә гөнаһ кылыргамы?! Әлбәттә, юк! 16Үзегезне кемгә коллыкка тапшырсагыз, шул кешенең буйсынучан колы буласыгызны беләсез. Гөнаһ колы булу сезне – үлемгә, Аллаһыга буйсыну исә Аның каршында аклануга китерә. 17Аллаһыга шөкер, элек гөнаһ коллары булсагыз да, хәзер инде үзегез кабул итеп алган тәгълиматка чын күңелдән буйсынасыз. 18Сез, гөнаһтан котылып, хаклык коллары булдыгыз. 19(Аңлап бетермәссез дип, бу турыда гадирәк итеп әйтәм.) Кайчандыр сез, бозыклык һәм әхлаксызлык коллары булып, яман эшләр кыла идегез. Инде хәзер үзегезне изге тормышка илтүче хаклыкка кол итеп тапшырыгыз.
20Гөнаһ коллары булган чакта сез тәкъвалыктан азат идегез. 21Элек кылган, хәзер йөзегезгә кызыллык китергән гамәлләрегездән нинди файда алдыгыз соң? Андый гамәлләр ахырда үлемгә алып килә бит. 22Хәзер исә сез, гөнаһтан котылып, Аллаһының коллары булдыгыз, моның җимеше – изгелек, ә нәтиҗәсе – мәңгелек тормыш. 23Кылынган гөнаһ өчен җәза – үлемдер, ә Аллаһының бүләге – Хакимебез Гайсә Мәсихтәге мәңгелек тормыш.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in