1
Римлыларга хат 6:23
Инҗил
ИНҖ2025
Кылынган гөнаһ өчен җәза – үлемдер, ә Аллаһының бүләге – Хакимебез Гайсә Мәсихтәге мәңгелек тормыш.
Compare
Explore Римлыларга хат 6:23
2
Римлыларга хат 6:14
Сезнең өстән гөнаһ хакимлек итәргә тиеш түгел, чөнки сез Канун таләпләре белән түгел, ә бәлки Аллаһы мәрхәмәте белән яшисез.
Explore Римлыларга хат 6:14
3
Римлыларга хат 6:4
Шулай, суга чуму йоласын үтәп, без Аның белән бергә үлдек һәм күмелдек. Ә хәзер, Атабызның бөек кодрәте белән үледән терелгән Мәсих сыман, без дә яңа тормышта яши алабыз.
Explore Римлыларга хат 6:4
4
Римлыларга хат 6:13
Тәнегезнең бер әгъзасы да явызлык коралы булып гөнаһка хезмәт итмәсен. Киресенчә, үлемнән тормышка кайткан кешеләр буларак, үзегезне Аллаһыга тапшырыгыз. Тәнегезнең бар әгъзалары хаклык коралы булып Аллаһыга хезмәт итсен.
Explore Римлыларга хат 6:13
5
Римлыларга хат 6:6
Без беләбез: гөнаһлы асылыбызның хакимлегеннән котылу һәм моннан ары инде гөнаһ коллары булмас өчен, безнең иске табигатебез Мәсих белән бергә хачка кадакланды.
Explore Римлыларга хат 6:6
6
Римлыларга хат 6:11
Шулай ук сез дә үзегезне гөнаһ өчен үле, әмма Гайсә Мәсих белән берлектә Аллаһы өчен яшәүче дип санагыз.
Explore Римлыларга хат 6:11
7
Римлыларга хат 6:1-2
Шулай итеп, нәрсә әйтик соң? Аллаһының мәрхәмәте ташып торсын өчен әүвәлгечә гөнаһ кылуны дәвам итикме? Әлбәттә, юк! Гөнаһ өчен без – үле, шулай булгач, моннан соң да ничек гөнаһ эчендә яши алабыз?
Explore Римлыларга хат 6:1-2
8
Римлыларга хат 6:16
Үзегезне кемгә коллыкка тапшырсагыз, шул кешенең буйсынучан колы буласыгызны беләсез. Гөнаһ колы булу сезне – үлемгә, Аллаһыга буйсыну исә Аның каршында аклануга китерә.
Explore Римлыларга хат 6:16
9
Римлыларга хат 6:17-18
Аллаһыга шөкер, элек гөнаһ коллары булсагыз да, хәзер инде үзегез кабул итеп алган тәгълиматка чын күңелдән буйсынасыз. Сез, гөнаһтан котылып, хаклык коллары булдыгыз.
Explore Римлыларга хат 6:17-18
Home
Bible
Plans
Videos