Римлыларга хат 7
7
Кануннан азат булу
1Имандашлар, сезгә, әлбәттә, мәгълүмдер (мин моны Канунның нәрсә икәнен белгән кешеләргә әйтәм): кеше исән вакытта гына Канун аның өстеннән хакимлек итә. 2Әйтик, кияүдәге хатын ире исән чакта Канун буенча ире белән бәйләнгән; ә инде ире үлә калса, иренә бәйләп торучы Канун таләбеннән хатын азат ителә. 3Шуңа күрә, ире исән чакта хатын башка ир белән мөнәсәбәттә булса, зина кылучы дип атала; ә инде ире үлсә, хатын Канунның бу таләбеннән азат ителә һәм башка берәүгә кияүгә чыккан очракта зина кылучы дип исәпләнми. 4Шуның кебек, имандашларым, Мәсихнең тәне белән бергә үлгәндә, Канун таләпләре өчен сез үлдегез; хәзер исә сез, Аллаһыга файдалы хезмәт итү өчен, башка Берәүнеке, ягъни үледән терелгән Мәсихнеке булдыгыз. 5Гөнаһлы табигатебезгә буйсынып яшәгәндә, Канун безнең нәфесебезне уята, һәм кылган гамәлләребез ахырда үлемгә китерә иде. 6Хәзер исә, кайчандыр безне бәйләп торган Канунга карата үлгәч, аңардан азат булып, Аллаһыга элеккечә, ягъни Канун таләпләре буенча түгел, ә бәлки яңача, Изге Рух күрсәткәнчә хезмәт итәбез.
Аллаһы кануны һәм гөнаһ
7Инде нәрсә әйтик? Алайса, Канун гөнаһлы булып чыгамы? Әлбәттә, юк! Әмма Канун булмаса, мин гөнаһның нәрсә икәнен белмәс идем. Әгәр Канун: «Башка берәүнекенә нәфесеңне сузма», – димәсә, нәфес сузуның нәрсә икәнен аңламаган булыр идем. 8Әмма гөнаһ, бу әмердән файдаланып, миндә һәртөрле нәфес теләкләре уятты, чөнки Канун булмаганда гөнаһ үле. 9Кайчандыр мин Канунны белми яшәдем, әмма Канун әмере барлыкка килгәннән соң, гөнаһ терелде, 10ә мин үлдем. Шулай итеп, тормыш бирергә тиешле әмер миңа үлем алып килде; 11чөнки гөнаһ, әлеге әмердән файдаланып, мине алдады һәм әмер ярдәмендә мине үтерде; 12ләкин Канун изге, аның әмере дә изге, гадел һәм яхшы.
13Димәк, яхшы нәрсә миңа үлем китердемени? Әлбәттә, юк! Әмма гөнаһ, гөнаһ буларак танылсын өчен, яхшы нәрсә аркылы миңа үлем китерде. Шулай итеп, әмер гөнаһның никадәр гөнаһлы булуын ачыклады.
Гөнаһ белән көрәшү
14Без Канунның Рух аша килгәнен беләбез. Ә мин – фани тәнлемен, гөнаһка кол итеп сатылганмын. 15Кылган гамәлләремне үзем дә аңламыйм: эшлисе килгәнемне түгел, күрәлмаган нәрсәне эшлим. 16Ә инде үзем теләмәгәнне эшлим икән, Канунның яхшы булуы белән килешәм. 17Шулай булгач, инде моны үзем түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли. 18Мин бит беләм: миндә, ягъни табигатемдә, һичнинди яхшы нәрсә юк; хәер, миндә яхшылык кылу теләге бар, әмма аны тормышка ашыра алмыйм. 19Эшләргә теләгән яхшылыкны түгел, теләмәгән явызлыкны эшлим. 20Димәк, теләмәгән нәрсәне эшлим икән, инде аны мин түгел, миндә яши торган гөнаһ эшли.
21Моннан шундый кагыйдә килеп чыга: мин яхшылык эшләргә телим, ләкин ихтыярсыздан явызлык кылам. 22Күңелемнән Аллаһы канунына шатланам, 23әмма тән-бәдәнемдә башка бер канунның эш итүен күрәм. Ул исә акылым хуплаган канунга каршы көрәшә һәм мине үземдә эш итүче гөнаһ канунына буйсындыра. 24Мескен кеше мин! Үлем китерүче бу тәннән мине кем коткарыр? 25Хакимебез Гайсә Мәсих аша мине коткаручы Аллаһыга шөкер! Шулай итеп, акылым белән мин Аллаһы канунына, ә табигатем белән гөнаһ канунына хезмәт итәм.
Currently Selected:
Римлыларга хат 7: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025