YouVersion Logo
Search Icon

Римлыларга хат 5

5
Аклануның нәтиҗәсе
1Шул рәвешле, иман китереп аклану алгач, Хакимебез Гайсә Мәсих ярдәмендә безнең белән Аллаһы арасында татулык урнашты. 2Иманыбыз нигезендә Мәсих безгә Аллаһының мәрхәмәтен кабул итүгә юл ачты. Без хәзер шул мәрхәмәткә нык баглыдыр һәм, Аллаһы данын уртаклашырбыз, дигән өмет белән горурланабыз һәм шатланабыз. 3Моның белән генә түгел, кичергән михнәтләребез белән дә горурланабыз, чөнки михнәтнең чыдамлык тудырганын беләбез. 4Чыдамлыктан – ныклык, ныклыктан өмет барлыкка килә. 5Ә өмет алдамый, чөнки безгә бирелгән Изге Рух йөрәкләребезгә Аллаһының яратуын мул итеп яудыра.
6Аллаһы тарафыннан билгеләнгән бер вакытта, без әле көчсез чакта, Мәсих имансызлар өчен үлде. 7Кемдер хәтта тәкъва кеше өчен гомерен бирер микән? Хәер, бәлки берәрсе яхшы адәм өчен үләргә дә әзер булыр. 8Әмма Аллаһы безне яратуын шулай исбат итте: Мәсих әле без гөнаһлы чакта ук безнең хакка үлде. 9Һәм инде хәзер, Мәсихнең каны белән аклангач, Аның ярдәме белән без Аллаһы ачуыннан котылырбыз. 10Аллаһының дошманнары булган чагыбызда Углының үлеме безне Аның белән татулаштыргач, инде хәзер, татулашкан хәлдә, Углының тормышы ярдәмендә һичшиксез котылырбыз. 11Алай гына да түгел, Хакимебез Гайсә Мәсих ярдәмендә Аллаһы белән татулашкач, без Аллаһы белән горурланабыз.
Адәм һәм Мәсих
12Беренче адәм белән бергә дөньяга гөнаһ үтеп кергәч, гөнаһ белән бергә үлем дә үтеп керде. Шулай итеп, үлем бөтен кеше арасына таралды, чөнки бөтенесе дә гөнаһ кылды. 13Гөнаһ, әлбәттә инде, Канун кабул ителгәнче үк дөньяда булган, әмма Канун булмаган урында берәүнең дә гөнаһы исәпкә алынмаган. 14Аллаһы тыюын бозмаган, Адәмнең гөнаһын кабатламаган кешеләр булса да, Адәм заманыннан башлап Муса заманына кадәр яшәгән кешеләр өстеннән үлем хакимлек иткән. Адәм, ниндидер бер мәгънәдә, килергә тиешле Затның чагылышы булып торган.
15Әмма Аллаһының мәрхәмәт бүләген Адәм кылган гөнаһ белән тиңләштерү мөмкин түгел. Бер кешенең гөнаһы күпләрне үлемгә дучар итә, ә Аллаһының мәрхәмәте һәм икенче бер Кешенең, ягъни Гайсә Мәсихнең мәрхәмәт бүләге күпләргә мул итеп бирелә. 16Аллаһы бүләген бер кеше кылган гөнаһның нәтиҗәсе белән чагыштыру мөмкин түгел: бер гөнаһ өчен «гаепле!» дигән хөкем чыгарылса, Аллаһының мәрхәмәте белән бирелгән бүләк исә, гөнаһлар күп булуга карамастан, аклануга китерә. 17Нибары бер кешенең гөнаһы аркасында үлем хакимлек итә башлаган икән, икенче бер Кеше, ягъни Гайсә Мәсих аша Аллаһының мул мәрхәмәтен һәм дә бүләк буларак Аның аклавын кабул кылучылар тормышта хакимлек итәчәк.
18Шулай итеп, берәүнең гөнаһы аркасында бар кешегә «гаепле!» дигән хөкем чыгарылса, икенче Берәүнең хак гамәле һәммәсенә аклану һәм тормыш алып килә. 19Бер кешенең буйсынмавы аркасында күпләр гөнаһлы булган кебек, икенче Берәүнең буйсынуы белән күпләр Аллаһы тарафыннан акланачак.
20Канунны кабул итүгә, гөнаһларның күп булуы ачыкланган. Әмма гөнаһ күбәйгән җирдә Аллаһының мәрхәмәте дә арткан. 21Димәк, кешеләрне үлемгә этәрүче гөнаһ хакимлек иткән сыман, безне аклаучы һәм Хакимебез Гайсә Мәсих ярдәмендә Аллаһының мәңгелек тормыш бирүче мәрхәмәте дә хакимлек итә башлаган.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in