Гәләтиялеләргә хат 5
5
Иреккә чакыру
1Мәсих безне ирекле булсыннар дип азат итте, шулай булгач, нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына төшмәгез. 2Мин, Паул, менә нәрсә әйтергә телим: сөннәтләнергә риза булган очракта Мәсихтән сезгә бернинди файда булмас. 3Сезне кабат кисәтәсем килә: сөннәт кабул иткән һәр кеше Муса канунының барлык таләпләрен үтәргә тиеш була. 4Әгәр сез Канун таләпләрен үтәп аклану алырга өметләнәсез икән, димәк инде юлларыгыз Мәсихтән аерылды, һәм сез Аллаһы мәрхәмәтеннән мәхрүм булдыгыз. 5Без исә, иман иткәнгә күрә, Рух биргән өмет белән Аллаһы тарафыннан аклану көтәбез. 6Гайсә Мәсихтә сөннәтле яки сөннәтсез булуның бернинди әһәмияте юк – мәхәббәткә нигезләнгән иман гына мөһимдер.
7Сез әйбәт кенә йөгереп киткән идегез бит; хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады соң? 8Бу, әлбәттә инде, сезне чакырып алган Затның эше түгел. 9Бөтен камырны ачытыр өчен аз гына ачыткы да җитә. 10Хакимебез Гайсәдә булып, башкача фикер йөртмәссез дип ышанам; сезне котыртучы исә, кем булуына карамастан, җәзасын алыр. 11Имандашлар, әгәр мин, кайберәүләр әйткәнчә, сөннәткә утырту кирәк, дип һаман да өйрәтәм икән, ни өчен мине эзәрлеклиләр соң? Әгәр мин шулай дип өйрәткән булсам, хач турындагы хәбәр киртә булып тормас иде. 12Сезнең арада коткы таратучыларга исә мин үзләренең бар нәрсәсен кисеп ташларга киңәш итәр идем!
13Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма «без ирекле» дип тән нәфесләрен кайгыртып яшәмәгез, бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез. 14Канунның бар асылы бер әмердә тупланган: «якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат». 15Әгәр бер-берегезгә ерткыч җанвардай һөҗүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерүегез бар.
Рух кушканча яшәү
16Сезгә әйтәм: Рух кушканча яшәсәгез, тән нәфесләренә бирешмәссез. 17Безнең табигатебез – Рух теләгән нәрсәләргә, Рух исә табигатебез теләкләренә каршы килә. Алар һаман бер-берсенә каршы чыгалар, нәтиҗәдә сез үзегез теләгәнчә гамәл кыла алмыйсыз. 18Әмма сезнең белән Изге Рух җитәкчелек итсә, сез инде Канун хакимлегендә түгелсез.
19Кешенең гөнаһлы табигатенә хас булган эшләр билгеледер: болар – фәхешлек, бозыклык, азгынлык, 20потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, ярсучан булу, үз файдаңны кайгырту, низаглар, төркемнәргә бүлгәләнү, 21көнчелек, эчкечелек, котырынкы мәҗлесләр һәм шуңа охшаш гамәлләр. Инде, элек әйткәнемчә, сезне кабат кисәтәм: шундый юлга басучылар Аллаһы Патшалыгын мирас итеп алмас.
22-23Изге Рух исә Үз җимешен үстерә: болар – мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелеклелек, изгелек, тугрылык, басынкылык, тотнаклылык. Мондый сыйфатларга Канун каршы килә алмый. 24Ә Гайсә Мәсихнеке булганнар нәфесләрдән һәм азгын теләкләрдән гыйбарәт булган гөнаһлы табигатьләрен хачка кадаклап куйдылар. 25Әгәр Рух безгә тормыш биргән икән, Рух кушканча гамәл кылырга тиешбез. 26Дан-шәһрәт сөючеләр булмыйк, бер-беребезгә карата дорфаланмыйк, бер-беребездән көнләшмик.
Currently Selected:
Гәләтиялеләргә хат 5: ИНҖ2025
Highlight
Share
Copy
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2025