YouVersion Logo
Search Icon

Гәләтиялеләргә хат 4

4
Коллар түгел, угыллар
1Мин шуны күздә тотып әйтәм: варис әле бала чагыннан ук һәрнәрсәнең иясе булса да, колдан бернәрсәсе белән аерылмый. 2Атасы билгеләгән вакытка кадәр ул тәрбиячеләргә һәм йорт идарәчеләренә буйсына. 3Без дә бала чакта дөнья белән идарә итүче көчләр коллыгында идек. 4Әмма билгеләнгән вакыт җиткәч, Аллаһы безгә хатын-кыздан туган һәм Канунга буйсынган Үз Углын җибәрде. 5Ул, Канун коллыгында булганнарны йолып алып, безне Аллаһы балалары итәр өчен килде. 6Сез Аллаһы балалары булганга, Аллаһы Үз Углының «И газиз Атам!#4:6 И газиз Атам! – грек телендәге төп нөсхәдә әлеге сүз («Абба») арамей телендә бирелгән.» дип дәшүче Рухын сезнең йөрәкләргә җибәрде. 7Шуңа күрә син инде кол түгел, Аның баласы. Әгәр бала икәнсең, димәк, Аллаһы сине Үзенең варисы итте.
Паулның гәләтиялеләрне кайгыртуы
8Элек сез, әле Аллаһыны белмәгән чакта, ялган илаһларның колы идегез. 9Инде хәзер Аллаһыны танып белгәч, дөресрәге, Аллаһы тарафыннан танылганнан соң, ни өчен сез, дөнья белән идарә итүче зәгыйфь һәм файдасыз көчләргә кабат борылып, яңадан аларның колы булырга телисез? 10Билгеле көннәргә, айларга, елларга сез аерым игътибар бирәсез. 11Сезнең хакка башкарган хезмәтем, мөгаен, юкка булгандыр.
12Имандашлар, үтенеп сорыйм, минем кебек булыгыз, чөнки мин дә нәкъ сезнең кебек үк. Сез миңа беркайчан бернинди начарлык эшләмәдегез. 13Үзегез беләсез, авыруым аркасында сезнең янда тоткарланып, мин сезгә Яхшы хәбәрне беренче тапкыр шул вакытта җиткергән идем. 14Авыруым сезнең өчен дә сынау булуга карамастан, миннән чирканмадыгыз һәм мине кире какмадыгыз, киресенчә, Аллаһы фәрештәсен яки Гайсә Мәсихне кабул иткәндәй каршыладыгыз. 15Сезнең шул чактагы куанычыгыз кая китте соң? Сезгә әйтәм, ул вакытта сез, әгәр мөмкин булса, миңа күзегезне чокып алып бирергә әзер идегез. 16Сезгә хакыйкатьне әйткән өчен дошманыгызга әйләндемме?
17Канун буенча яшәвегезне теләүчеләр сезгә карата «кайгыртучанлык» күрсәтәләр, әмма яхшы ният белән түгел; алар сезне, миннән аерып алып, үзләренең тарафдары итәргә телиләр. 18Ният яхшы булганда, һәрдаим кайгыртучанлык күрсәтү әйбәт нәрсә ул; тик мин яныгызда чакта гына түгел, һәрвакыт шулай булсын иде. 19Балаларым, үзегезне Мәсих кебек тота башлавыгызны көтеп, сезнең өчен кабат тулгак газаплары кичерәм. 20Сезнең хакта ишетеп, мин аптырашта калдым, шуңа күрә хәзер яныгызда булырга, сезнең белән әңгәмәне бөтенләй башкача корырга теләр идем.
Һаҗәр белән Сара
21Канун буенча яшәргә теләүчеләр, әйтегез әле миңа: әллә сез Канун таләпләрен аңламыйсызмы? 22Язмада «Ибраһимның ике углы булган, аларның берсе – колдан, ә икенчесе ирекле хатыннан туган» дип әйтелгән. 23Әмма кол хатынның углы барлык башка балалар кебек, ә ирекле хатынныкы Аллаһының вәгъдәсе буенча дөньяга килгән.
24Кинаяләп әйткәндә, бу ике хатын – ике килешүдер. Килешүнең берсе – Синай тавыннан булганы – кол балалар тудыручы Һаҗәрдер. 25Һаҗәр гарәпләр җирендәге Синай тавын, шулай ук хәзерге Иерусалимне аңлата, чөнки Иерусалим үзенең балалары белән бергә коллыкта. 26Ә күктәге Иерусалим ирекле, ул – безнең анабыз. 27Язмада болай дип әйтелгән:
«Авырга уза алмаган, бала тапмаган хатын, сөен!
Тулгак газаплары кичермәгән хатын,
шатлыгыңнан кычкыр, җырлап җибәр!
Чөнки ире ташлаган хатынның балалары
ирле хатынныкыннан күбрәк».
28Сез исә, имандашлар, Исхак кебек үк, вәгъдә буенча туган балалар. 29Ләкин дөньяга гадәттәгечә килгән бала теге вакытларда Рух белән туган баланы ни рәвешле эзәрлекләгән булса, шул хәл хәзер дә кабатлана. 30Язма бу турыда нәрсә ди соң? «Кол хатынны һәм аның углын куып чыгар, чөнки кол хатынның углы ирекле хатын углының мирасын беркайчан бүлешмәячәк». 31Шулай итеп, имандашлар, без – кол хатынның балалары түгел, ирекле хатынның балалары.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in