YouVersion Logo
Search Icon

Гәләтиялеләргә хат 6

6
Ярдәмләшеп яшәргә чакыру
1Имандашлар, әгәр кемнеңдер гөнаһ кылуы ачыкланса, Рух кушканча яшәүчеләр буларак, сез аны сабырлык белән төзәтегез; тик сак булыгыз, үзегез шул ук коткыга бирелмәгез. 2Авырлык килгәндә бер-берегезгә булышыгыз, шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез. 3Әгәр юк кына бер адәм үзен әллә кемгә санап масаеп йөри икән, ул үзен генә алдый. 4Һәркем үзенең гамәлләренә дөрес бәя бирә белсен, шул чакта ул, үзен башка берәү белән чагыштырмыйча, ирешкән уңышлары белән горурлана алыр. 5Һәркем үз йөген үзе күтәрергә тиеш бит.
6Аллаһы сүзен өйрәнүче үзенең остазы белән бар яхшы нәрсәсен уртаклашсын.
7Ялгышмагыз: Аллаһыны алдау мөмкин түгел! Кеше ни чәчсә, шуны урыр. 8Гөнаһлы табигатьләренә ярарга тырышып чәчүче – һәлакәт урыр, ә Рух басуында чәчүче кеше Рухның уңышына – мәңгелек тормышка ия булыр. 9Армый-талмый игелек кылуны дәвам итик; әгәр туктап калмасак, уңышны үз вакытында җыеп алырбыз. 10Шуңа күрә җае чыккан саен һәркемгә, бигрәк тә имандашларга игелек эшлик.
Мәсих хачын данлау
11Бу зур хәрефләрне күрәсездер – хатымның әлеге өлешен үз кулым белән язам. 12Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, Мәсих хачы хакына үзләрен эзәрлекләмәсеннәр өчен, сезне сөннәт алырга мәҗбүр итмәкче булалар. 13Сөннәтле булуга карамастан, алар бит үзләре дә Канун таләпләрен үтәмиләр; әмма сезне сөннәткә утыртып, шуның белән мактанмакчы булалар. 14Мин исә Хакимебез Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, чөнки минем өчен бу дөнья шул хачка кадакланды, ә мин дөнья өчен кадакландым. 15Сөннәтле булу-булмауның һич әһәмияте юк, Аллаһы тарафыннан фәкать яңа зат итеп яратылу гына әһәмиятле. 16Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә – Аллаһының чын халкына#6:16 Аллаһының чын халкына… – грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: «Аллаһының Исраиленә». иминлек һәм шәфкать булсын!
17Алга таба мине бу мәсьәлә белән һичкем борчымасын, чөнки тәнемдә мин Гайсәгә хезмәт итүемнең билгесе булган яра эзләрен йөртәм. 18Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын! Амин.

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in