Филиппуйлыларга хат 2
2
Мәсихнең күндәмлеге
1Әгәр Мәсих белән берләшүегез күңелегезне күтәрә, мәхәббәте сезгә юаныч бирә, Рух аша аралашасыз, сездә ягымлылык белән шәфкать бар икән, 2шатлыгымны тулыландырыгыз: бер үк фикердә булып, бер мәхәббәтне уртаклашып, бер максат һәм бер нияттә булыгыз. 3Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез. 4Һәркем үзе турында гына түгел, башкалар хакында да кайгыртсын.
5Фикер йөртүегез Мәсих Гайсәнекедәй булсын.
6Табигате буенча Аллаһы булып та, Ул
Аллаһыга тиң булуын күрсәтергә тырышмады,
7бар нәрсәдән Үз теләге белән баш тартты.
Кол табигате алып,
Ул кешегә охшаш булды.
Кеше кыяфәтендә яшәп,
8Ул Үзен түбәнсетте
һәм үлеменә кадәр,
хәтта хачтагы үлеменә кадәр,
Аллаһыга күндәм булды.
9-11Шуңа күрә күктә, җирдә һәм
җир астында булганнарның барысы да
Гайсә исеме алдында тез чүксен#2:9-11 Карагыз: «Ишагыйя», 45:23. ,
һәм Атабыз Аллаһының даны өчен
һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хаким дип танысын өчен,
Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде
һәм Аңа бөтен исемнәрдән бөегрәк исем бирде.
Күктәге йолдызлардай җемелдисез
12Газиз дусларым, мине һәрчак тыңладыгыз. Шулай итеп, мин арагызда булганда гына түгел, бигрәк тә хәзер, яныгызда булмаганда да, котылуыгыз хакына хезмәтегезне, куркып һәм калтыранып, ахыргача дәвам итегез, 13чөнки Үз ихтыяры нигезендә теләк тә, эш итү сәләте дә уятып, сездә Аллаһы Үз эшен кыла. 14Һәр эшне зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә эшләгез. 15-16Шул чагында гына азгын һәм бозык кешеләр арасында гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз. Кешеләргә тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлардай җемелдисез. Шулвакыт мин Мәсих кайтыр көндә тырышлыгым һәм хезмәтем юкка булмаган дип горурлана алырмын. 17Аллаһыга корбан буларак тәкъдим ителгән иманыгызга һәм хезмәтегезгә өстәп, хәтта үз җанымны фида кылсам да, мин куанам һәм сезнең барыгыз белән дә шатлыгымны уртаклашам. 18Сез дә куаныгыз һәм минем белән бергә шатланыгыз.
Тимутәй һәм Эпафрудит турындагы хәбәрләр
19Хаким Гайсә ярдәме белән тиздән Тимутәйне сезгә җибәрермен дип ышанам. Ул сезнең хәлегезне белеп, минем дә күңелемне күтәрер иде. 20Сезнең хакта аның кебек ихлас күңелдән кайгыртучы башка беркемем дә юк. 21Барысы да Гайсә Мәсихкә мәгъкуль булганны түгел, үзләре турында гына кайгырталар. 22Аның ышанычлы булуы сезгә билгеле, чөнки ул Яхшы хәбәр таратуда, үз атасы белән хезмәт итүче угылдай, минем белән бик тырышып хезмәт итте. 23Шуңа күрә, эшләремнең ни хәлдә торуын белгәч тә, аны сезнең янга җибәрермен дип өметләнәм. 24Үзем дә тиздән сезгә килермен дип, Хаким Гайсәгә ышанам.
25Мин мохтаҗлыкта булганда, сез миңа илчегез Эпафрудитны җибәрдегез. Хәзер аны, имандашым, хезмәттәшем һәм көрештәшемне кире кайтаруны кирәк саныйм, 26чөнки ул барыгызны да бик сагына һәм, үзенең авыруы турында сезгә ишетелгәнен белгәч, бик күңелсезләнде. 27Ул, чыннан да, бик нык авырый, хәтта үлем хәлендә иде, әмма Аллаһы аңа гына түгел, кайгы өстенә кайгы булмасын дип, миңа да мәрхәмәт күрсәтте. 28Шуңа күрә, аны яңадан күреп куанырсыз һәм, минем дә кайгым бетәр дип, аны сезгә тагын да теләбрәк җибәрәм. 29Хаким Гайсәгә ышанган имандашлар булганга, аны зур куаныч белән кабул итегез һәм аның кебекләргә хөрмәт күрсәтегез. 30Сез ярдәм итә алмаганга, ул миңа булышты һәм, гомерен куркыныч астына куеп, Мәсих эше өчен аздан гына үлми калды бит.
Currently Selected:
Филиппуйлыларга хат 2: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015