1
Филиппуйлыларга хат 2:3-4
Изге Язма
TtrBBL
Үзегезгә файда эзләп яки масаеп һичнәрсә эшләмәгез, күндәм булыгыз һәм башкаларны үзегезгә караганда өстен күрегез. Һәркем үзе турында гына түгел, башкалар хакында да кайгыртсын.
Compare
Explore Филиппуйлыларга хат 2:3-4
2
Филиппуйлыларга хат 2:5
Фикер йөртүегез Мәсих Гайсәнекедәй булсын.
Explore Филиппуйлыларга хат 2:5
3
Филиппуйлыларга хат 2:6-8
Табигате буенча Аллаһы булып та, Ул Аллаһыга тиң булуын күрсәтергә тырышмады, бар нәрсәдән Үз теләге белән баш тартты. Кол табигате алып, Ул кешегә охшаш булды. Кеше кыяфәтендә яшәп, Ул Үзен түбәнсетте һәм үлеменә кадәр, хәтта хачтагы үлеменә кадәр, Аллаһыга күндәм булды.
Explore Филиппуйлыларга хат 2:6-8
4
Филиппуйлыларга хат 2:13
чөнки Үз ихтыяры нигезендә теләк тә, эш итү сәләте дә уятып, сездә Аллаһы Үз эшен кыла.
Explore Филиппуйлыларга хат 2:13
5
Филиппуйлыларга хат 2:9-11-9-11
Шуңа күрә күктә, җирдә һәм җир астында булганнарның барысы да Гайсә исеме алдында тез чүксен, һәм Атабыз Аллаһының даны өчен һәрбер тел Гайсә Мәсихне Хаким дип танысын өчен, Аллаһы Аны барысыннан да югары күтәрде һәм Аңа бөтен исемнәрдән бөегрәк исем бирде.
Explore Филиппуйлыларга хат 2:9-11-9-11
6
Филиппуйлыларга хат 2:14-15-16
Һәр эшне зарланмыйча һәм бәхәсләшмичә эшләгез. Шул чагында гына азгын һәм бозык кешеләр арасында гаепсез, саф һәм Аллаһының кимчелексез балалары булып калырсыз. Кешеләргә тормыш сүзен тәкъдим итеп, алар арасында күктәге йолдызлардай җемелдисез. Шулвакыт мин Мәсих кайтыр көндә тырышлыгым һәм хезмәтем юкка булмаган дип горурлана алырмын.
Explore Филиппуйлыларга хат 2:14-15-16
7
Филиппуйлыларга хат 2:12
Газиз дусларым, мине һәрчак тыңладыгыз. Шулай итеп, мин арагызда булганда гына түгел, бигрәк тә хәзер, яныгызда булмаганда да, котылуыгыз хакына хезмәтегезне, куркып һәм калтыранып, ахыргача дәвам итегез
Explore Филиппуйлыларга хат 2:12