Саннар 19
19
Пакьләү суын әзерләү ысулы
1Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
2– Раббы исраилиләргә әмер иткән канунның бер кагыйдәсе менә мондый: исраилиләр сиңа кимчелексез һәм моңарчы камыт кимәгән җирән бозау китерергә тиешләр. 3Бозауны рухани Элгазарга бирегез. Бозауны станнан читкә алып чыксыннар да рухани күз алдында суйсыннар. 4Рухани Элгазар бозауның канына бармагын манып алсын да Очрашу чатырының алгы ягына җиде мәртәбә чәчрәтсен. 5Бозау үзе, аның тиресе, ите, каны вә эчендәге шакшылары руханиның күз алдында яндырылсын. 6Рухани эрбет йомычкасы, һүссөп һәм җете кызыл йон җеп алсын да яндырыла торган бозау өстенә ыргытсын. 7Шуннан соң рухани үзенең киемнәрен һәм тәнен юсын, аннары станга кайтсын; әмма ул кичкә кадәр пакьләнмәгән булып саналыр. 8Бозауны яндырган кеше дә үзенең киемнәрен һәм тәнен юарга тиеш; ул да кичкә кадәр пакьләнмәгән булып саналыр.
9Бер пакь кеше, яндырылган бозауның көлен җыеп алып, аны станнан читтә, чиста бер урында сакласын. Исраил халкы бу көлне пакьләү суы әзерләр өчен тотсын; бу су – гөнаһтан арындыру йоласы өчен. 10Яндырылган бозауның көлен җыйган кеше дә үз киемнәрен юарга тиеш, ул да кичкә кадәр пакьләнмәгән саналыр. Бу – исраилиләр һәм алар арасында яшәүче килмешәкләр өчен дә мәңгелек кагыйдә.
11Үлгән кешенең мәетенә кагылган һәркем җиде көн буена нәҗес булачак. 12Әлеге кеше өченче һәм җиденче көндә шул пакьләү суы белән үзен пакьләргә тиеш, шуннан соң ул чиста булачак. Әгәр өченче һәм җиденче көндә үзен пакьләмәсә, ул чистарынмаячак. 13Үлгән кешенең мәетенә кагылган һәм үзен пакьләмәгән һәркем Раббының Изге чатырын нәҗесли, андый кеше Исраил халкы арасыннан юк булырга тиеш, чөнки аның өстенә пакьләү суы сибелмәгән, шунлыктан ул – шакшы, ул әле һаман нәҗес булып калачак.
14Кем дә булса чатыр эчендә үлә икән, канун шундый: чатыр эчендәгеләр дә, чатырга керүчеләр дә җиде көн дәвамында нәҗес булачак. 15Ул чатырда өсте ачык һәм капкач белән ябылмаган теләсә нинди савыт-саба шакшы саналачак.
16Кырда кылычтан вафат булган яки үз үлеме белән үлгән кешегә, кеше сөягенә яки кабергә кагылган һәркем җиде көн дәвамында нәҗес булачак.
17Әлеге кешене пакьләр өчен, гөнаһ йолу корбанының көлен савытка салырга да өстенә саф су коярга кирәк. 18Шуннан соң берәр пакь кеше, һүссөпне әлеге көлле суга манып, чатыр өстенә, андагы барлык савытларга, кешеләргә, шулай ук адәм сөягенә, үтерелгән яисә үз үлеме белән үлгән адәмнең мәетенә яки кабергә кагылган кеше өстенә чәчрәтсен. 19Шул пакь кеше өченче һәм җиденче көннәрдә әлеге суны нәҗес кеше өстенә чәчрәтсен. Пакьләнгән кеше жиденче көндә үзенең киемнәрен һәм тәнен юарга тиеш, һәм кич белән ул пакь булачак.
20Әгәр берәү, нәҗес була торып та, үзен пакьләмәсә, андый кеше үз халкы арасыннан юк ителергә тиеш, чөнки шул рәвешле ул Раббының Изге чатырын нәҗесли; аның өстенә пакьләү суы чәчрәтелмәгән, шунлыктан ул – нәҗес. 21Бу – исраилиләр өчен мәңгелек кагыйдә. Пакьләү суын чәчрәткән кеше дә киемнәрен юарга тиеш. Пакьләү суына кагылган һәркем кичкә кадәр нәҗес булыр. 22Нәҗес кеше кагылган һәрнәрсә нәҗес булачак; шундый нәрсәгә кагылган кеше дә кичкә кадәр нәҗес булачак.
Currently Selected:
Саннар 19: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015