Саннар 18
18
Рухани һәм левиләрнең вазифалары
1Раббы Һарунга әйтте:
– Изге бүлмәгә кагылышлы һәр җитешсезлек өчен син үзең, угылларың һәм бөтен атаң токымы җавап бирәчәк; рухани вазифаларын үтәгәндә күрсәткән җитешсезлекләр өчен фәкать син һәм угылларың гаепле булыр. 2Син һәм угылларың Шаһитлык чатыры алдында хезмәт иткән чакта, яныгызда булсыннар һәм ярдәм күрсәтсеннәр өчен, атаң токымыннан левиләрне, кардәшләреңне ал. 3Алар сиңа һәм чатырга хезмәт итсеннәр, әмма Изге бүлмәдәге әйберләргә һәм мәзбәхкә якынлашмасыннар, югыйсә сезнең белән бергә үләчәкләр. 4Алар, синең күзәтчелек астында Очрашу чатырындагы бөтен эшләрне башкарып, аны кайгыртсыннар, һәм алардан башка беркем сезнең белән бергә анда хезмәт күрсәтмәсен.
5Исраилиләргә тагын да ачуым кузгалмасын өчен, сез Изге бүлмәгә һәм мәзбәхкә күз-колак булырга тиеш. 6Менә, сезгә ярдәм итсеннәр өчен, туганнарыгыз левиләрне Мин, исраилиләр арасыннан сайлап алып, сезгә бүләк итеп тапшырам: Очрашу чатырында хезмәт итәр өчен, алар Раббыга багышланган. 7Әмма мәзбәхкә һәм эчке бүлмәгә кагылышлы руханилык хезмәтен бары тик син үзең һәм угылларың башкарырга тиеш. Руханилык вазифасын сезгә бүләк итеп тапшырам. Шуларга башка берәр кеше якынлаша калса, үлемгә дучар ителергә тиеш.
Руханиларга бирелгән өлеш
8Аннары Раббы Һарунга әйтте:
– Менә, Миңа тәкъдим ителгән бүләкләрне күзәтүне Мин сиңа тапшырам; исраилиләр тарафыннан Миңа багышланган бар нәрсәне мәңгелек өлеш итеп сиңа һәм угылларыңа бирәм. 9Исраил халкы Миңа китерә торган корбаннарның – икмәк бүләгенең, гөнаһ йолу һәм гаеп йолу корбанының яндырылмый торган иң изге өлеше синеке һәм угылларыңныкы булачак. 10Аны сез иң изге урында ашагыз; ир затыннан булган һәркем аны ашый ала. Бу өлеш сезнең өчен изге булсын.
11Болардан тыш, исраилиләрнең Раббы алдында күтәреп селкегән бүләкләре синеке булачак. Аларның барлык бүләкләрен Мин сиңа, угылларыңа һәм кызларыңа мәңгелек өлеш итеп бирәм. Өегездәге һәрбер пакь кеше аларны ашарга мөмкин.
12Исраилиләрнең Раббыга бүләк иткән беренче уңышыннан иң сыйфатлы зәйтүн маен, шәраб вә бодайны Мин сезгә бирәм. 13Җир җитештергән һәм Раббыга бүләк ителгән беренче җимешләренең барысы да синеке булачак. Өегездәге һәрбер пакь кеше аларны ашый ала.
14Исраил җирендә Раббыга багышланган һәрнәрсә синеке булачак. 15Раббыга тапшырылган беренче угыл һәм беренче булып туган иркәк терлек – синеке. Әмма беренче булып туган ир бала һәм чиста булмаган хайванның беренче булып туган иркәк баласы йолып алынырга тиеш. 16Бер айлык бала өчен биш шәкыл көмеш ал (бер шәкылда – егерме гера). 17Әмма беренче булып туган сыер, сарык яки кәҗә йолып алынмый, чөнки алар изгедер. Аларның канын мәзбәх өстенә чәчрәт, ә маен утта яндыр – әлеге бүләкнең тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. 18Раббы алдында күтәреп селкегән түш ите һәм уң боты сыман, бу терлекләрнең ите дә синеке булачак. 19Исраилиләрнең Раббыга тәкъдим ителгән барлык изге бүләкләрен мәңгелек өлеш итеп сиңа, угылларыңа һәм кызларыңа бирәм. Менә бу – синең һәм синең нәселең белән Раббы төзегән тоз килешүе#18:19 Тоз килешүе – мәңгелек какшамас килешү дигәнне аңлата. .
20Раббы Һарунга әйтте:
– Исраил җирендә үз биләмәң булмаячак, исраилиләр арасында сиңа өлеш тимәячәк. Синең өлешең һәм исраилиләр арасындагы биләмәң – Мин Үземдер.
Левиләргә бирелгән өлеш
21Менә, үтәгән хезмәтләре, Очрашу чатырында башкарган эшләре өчен Исраилдәге һәммә гошерне#18:21 Гошер – керемнең уннан бер өлеше, Аллаһыга багышлана торган җыем. Мин левиләргә җир биләмәсе урынына бирәм. 22Бүгеннән башлап, исраилиләр Очрашу чатырына якын килергә тиеш түгел, югыйсә алар гөнаһлы булыр һәм үләр. 23Ә Очрашу чатыры хезмәтен левиләр башкарсын һәм чатырга кагылышлы һәрнинди хилафлык өчен алар җаваплы булсын. Буыннан-буынга күчеп килә торган мәңгелек кагыйдә булсын бу. Левиләр Исраил халкы арасында җир биләмәсе алмас. 24Аның урынына левиләргә Мин исраилиләр Раббыга бүләккә китергән гошерне бирәм, шуның өчен аларга: «Исраилиләр арасында сезгә җир биләмәсе булмас», – дидем дә.
25Раббы Мусага әйтте:
26– Левиләр белән сөйләшеп, аларга болай диген: «Сез исраилиләрдән кабул кылып алган һәм җир биләмәсе урынына Мин сезгә биргән шул гошернең уннан бер өлешен, бүләк итеп, Раббыга тәкъдим итегез. 27Ул моны ындыр табагыннан алынган яңа уңыш ашлыгын яисә йөзем изгечтән агып чыккан беренче җимеш суын кабул иткән кебек кабул кылыр. 28Исраилиләрдән алган гошерегезнең һәммәсеннән Раббыга бүләк тәкъдим итегез; әлеге гошерләрнең Миңа тәгаенләнгән өлешен Һарунга китерегез. 29Сезгә бирелгән бүләкләрнең һәммәсеннән изге һәм иң яхшы өлешне Раббыга тәкъдим итегез».
30Левиләр белән сөйләшеп, аларга болай диген: «Гошернең иң яхшы өлешен Раббыга тапшырганнан соң калганы левиләр өчен ындыр табагыннан китерелгән яңа уңыш ашлыгы яисә йөзем изгечтән агып чыккан беренче җимеш суы кебек саналыр. 31Сез һәм гаиләгез әлеге ризыкларны һәр урында ашый аласыз, чөнки бу – Очрашу чатырында башкарган хезмәтегез өчен әҗер. 32Шулай эшләп, җәза алмассыз. Сез иң яхшы өлешне бүлеп биргәнгә күрә, исраилиләрнең изге бүләкләре нәҗес булмас, һәм сезгә үлем янамас».
Currently Selected:
Саннар 18: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015