Саннар 20
20
Мәрьямнең үлеме
1Беренче айда Исраил халкы, Сыйн чүленә килеп җитеп, Кадышта тукталды. Шунда Мәрьям үлде, һәм аны Кадышта җирләделәр.
Кыядан су бәреп чыгу
2Биредә халыкка эчәр су булмаганга, алар, Муса белән Һарунны әйләндереп алып, 3Мусаны гаепләргә тотындылар:
– И-и, туганнарыбыз белән бергә Раббы алдында үлеп беткән булсакчы! 4Нигә сез Раббы халкын бу чүлгә алып килдегез, без үзебез дә, терлекләребез дә кырылсын дипме?! 5Нигә безне Мисырдан алып чыктыгыз һәм бу начар урынга алып килдегез?! Монда иген дә игеп булмый, монда инҗир дә, йөзем дә, анар да, хәтта эчәргә су да юк!
6Муса белән Һарун, җыелган кешеләр яныннан китеп, Очрашу чатыры алдына килделәр дә йөзләре белән җиргә капландылар, менә шул чакта аларга Раббы шөһрәте күренде. 7Раббы Мусага әйтте:
8– Кулыңа таягыңны ал да агаң Һарун белән бергә халыкны җыегыз. Аларның күз алдында кыяга әмер итегез, шунда кыядан су ага башлар. Шулай итеп син, кыядан су агызып, халыкка да, аларның терлекләренә дә су бирерсең.
9Муса, Раббы әмер иткәнчә, Аның каршында яткан таякны алды.
10Шуннан соң Муса белән Һарун халыкны кыя янына җыйдылар, һәм Муса аларга әйтте:
– И-и фетнәчел халык, әллә сезгә суны шушы кыядан чыгарырга тиешме без?!
11Мусаның, кулын күтәреп, таягы белән ике тапкыр кыяга сугуы булды, аннан су бәреп чыкты. Халык та, аларның терлекләре дә туйганчы су эчте.
12Шуннан соң Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
– Исраилиләр алдында Минем изгелегемне исбатлар өчен, Миңа җитәрлек дәрәҗәдә инанмаган бу халыкны Мин вәгъдә иткән җиргә алып кермәячәксез.
13Бу сулар Мериба#20:13 Мериба – яһүдчә «гаепләү» мәгънәсендә. дип аталды, чөнки шул җирдә исраилиләр Раббыны гаепләделәр, һәм Раббы аларга Үзенең изге булуын күрсәтте.
Исраилиләрнең Эдом җире аркылы үтә алмаулары
14 Эдом патшасына Муса, Кадыштан#20:14 Кадыш – яһүдчә «изге урын» мәгънәсендә (карагыз: 20:12-13). илчеләр юллап, түбәндәге сүзләрне җиткерергә боерды:
– Сиңа кардәшләрең – Исраил халкы мөрәҗәгать итә: безнең башка төшкән бәла-казалар сиңа мәгълүмдер. 15Аталарыбыз Мисырга күчеп урнашкач, без озак вакытлар анда яшәдек, әмма мисырлылар безнең белән һәм аталарыбыз белән тупас мөгамәлә кылдылар. 16Без Раббыга мөрәҗәгать иттек, Ул безнең зарыбызны ишетте һәм, фәрештә җибәреп, безне Мисырдан чыгарды. Менә хәзер без Кадышта, синең илең чигендәге шәһәрдә. 17Син безгә үз җирең аша үтеп китәргә рөхсәт бирсәңче. Без синең кырларың һәм йөзем бакчаларың аша үтмәбез һәм коеларыңнан су эчмәбез. Без бары тик патша юлыннан узарбыз, илеңнең чикләреннән чыкканчы, уңга-сулга борылмыйча барырбыз.
18Әмма Эдом патшасы:
– Минем җирем аша үтмә, югыйсә мин, кылыч тотып, сезгә каршы чыгачакмын, – дип җавап бирде.
19Исраилиләр аңа әйттеләр:
– Без олы юл буйлап кына үтәчәкбез, үзебез һәм терлегебез суыңны эчә икән, аның өчен түләрбез. Без синең җирең аша җәяүләп үтәргә генә рөхсәт сорыйбыз, моның бит бернәрсәсе дә юк.
20Эдом патшасы исә:
– Минем җирем аша үтмәссез, – диде һәм күп санлы халкы һәм көчле гаскәре белән исраилиләргә каршы яуга күтәрелде.
21Шулай итеп, эдомиләр исраилиләргә үз җирләре аша үтәргә рөхсәт итмәделәр, һәм исраилиләр аны урап узарга мәҗбүр булдылар.
Һарунның үлеме
22Исраилиләр, Кадыштан чыгып китеп, Һор тавына килеп җиттеләр. 23Эдом җире чигендәге Һор тавында Раббы Муса белән Һарунга болай диде:
24– Һарунның, бу дөньядан китеп, ата-бабалары белән кушылыр вакыты җитте. Мериба сулары янында биргән әмеремә каршы килгәнегез өчен, Мин исраилиләргә бирергә вәгъдә иткән җиргә Һарун кермәячәк. 25Һарунны һәм аның углы Элгазарны ияртеп, Һор тавына мен. 26Һарунның киемнәрен салдырып, углы Элгазарга кидер, чөнки Һарун шунда вафат булачак һәм ата-бабалары белән кушылачак.
27Муса Раббы кушканча эшләде. Алар бөтен Исраил халкы алдында Һор тавына менделәр. 28Муса, Һарунның киемнәрен салдырып, углы Элгазарга кидерде. Һарун шунда – тау башында вафат булды. Шуннан соң Муса белән Элгазар таудан төштеләр. 29Һарунның үлгәнен белгәннән соң, бар халык, Исраилдәге барча гаиләләр, аны кызганып, утыз көн яшь түкте.
Currently Selected:
Саннар 20: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015