YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 27

27
Гайсәнең Пилатка тапшырылуы
1Иртән иртүк барлык баш руханилар һәм халык өлкәннәре, киңәшләшеп, Гайсәне үтерү турында сүз куештылар. 2Аны бәйләп, идарәче Пилатка алып барып тапшырдылар.
Яһүдәнең үлеме
3Гайсәгә хыянәт иткән Яһүдә, Аның үлемгә хөкем ителүен белгәч, эшләгән эшенә үкенеп, баш руханиларга һәм өлкәннәргә утыз көмеш тәңкәне кайтарып биреп:
4– Гөнаһ кылдым мин, гаепсез Кешегә хыянәт иттем, – диде.
– Безгә ни, ул – синең эшең, – дип җавап бирделәр тегеләр.
5Ул тәңкәләрне Аллаһы йортында атып бәреп чыгып китте дә асылынды.
6Баш руханилар тәңкәләрне алып:
– Боларны Аллаһы йортындагы хәзинәгә салу канунга сыймый: бу – канлы тәңкәләр, – диделәр.
7Алар, киңәшләшеп, бу тәңкәләргә, үлгән чит ил кешеләрен күмәр өчен, чүлмәкче кырын сатып алырга, дигән карар чыгардылар. 8Шуңа күрә бу кыр Кан кыры дип атала башлады һәм хәзерге көнгә кадәр шулай атала. 9Шулай Иремия пәйгамбәр аша әйтелгән сүзләр гамәлгә ашты: «Алар Исраил халкы тарафыннан Аның өчен билгеләнгән бәяне – утыз көмеш тәңкәне алдылар, 10һәм, Раббы миңа кушканча, ул акча белән чүлмәкче кырын сатып алдылар»#27:9-10 Карагыз: «Иремия», 32:6-9; «Зәкәрия», 11:12-13. .
Гайсә Пилат алдында
11Гайсә идарәче каршына бастырылды.
– Син – яһүдиләр Патшасымы? – дип сорады Аңардан Пилат.
– Бу – синең сүзләрең, – дип җавап бирде Гайсә.
12Баш руханилар һәм өлкәннәр Аны гаепли башлагач, Ул аларга җавап бирмәде.
13Шуннан соң Пилат:
– Үзеңә каршы шулкадәр күп гаепләүләрне ишетмисеңме әллә Син? – дип сорады.
14Әмма Гайсә җавап итеп бер сүз дә әйтмәде, моның белән Ул идарәчене бик нык гаҗәпләндерде.
15Гадәттәгечә, идарәче бәйрәм уңаеннан халык сораган бер тоткынны азат итә торган иде. 16Ул вакытта даны киң таралган Бараб исемле бер тоткын бар иде. 17Шуңа күрә, халык җыелгач, Пилат алардан:
– Сезгә кемне азат итүемне телисез: Барабнымы, әллә Мәсих дип аталган Гайсәнеме? – дип сорады
18Яһүдиләрнең башлыклары Гайсәдән көнләшкәнгә, Аны тотып бирүләрен Пилат белә иде. 19Ул хөкем итү урынында утырган чакта, хатыны аңа: «Бу тәкъва Кешегә каршы бернәрсә дә эшләмә! Бүген төшемдә Аның аркасында бик нык газапландым», – дип хәбәр иттерде.
20Баш руханилар һәм өлкәннәр исә Барабны азат итүен, ә Гайсәне үлем җәзасына тартуын таләп итәргә дип халыкны котырттылар. 21Идарәче халык төркеменнән:
– Сез кемне телисез? Сезгә икенең кайсысын азат итим? – дип сорады.
– Барабны, – дип җавап бирделәр алар.
22– Ә Мәсих дип аталган Гайсә белән нәрсә эшлим? – дип сорады Пилат.
– Аны хачка кадакларга! – дип җавап бирде аларның барысы да.
23– Ул нинди явызлык эшләгән соң? – дип сорады ул.
– Аны хачка кадакларга! – дип, тагын да катырак итеп кычкырды җыелган халык.
24Пилат бернәрсә дә эшли алмавын, хәтта чуалыш чыгу мөмкинлеген күреп, су китерергә кушты һәм халык алдында кулларын юды.
– Бу Кешенең үлемендә гаебем юк, үзегезгә карагыз! – диде ул.
25– Аның каны өчен без һәм балаларыбыз җаваплы булсын! – дип җавап бирде бөтен халык.
26Шунда Пилат аларга Барабны азат итте. Ә Гайсәне камчы белән суктыргач, хачка кадаклатырга тапшырды.
Гаскәриләрнең Гайсәне мәсхәрәләве
27Шуннан соң гаскәриләр Гайсәне идарәченең сараена алып киттеләр. Аларның бар гаскәре Гайсә тирәли җыелды. 28Алар Гайсәнең киемнәрен салдырып, җете кызыл төстәге япанча кидерделәр, 29чәнечкеле ботаклардан таҗ үреп, башына кидерделәр, уң кулына таяк тоттырдылар һәм каршында тез чүгеп: «Яшәсен яһүдиләр Патшасы!» – дип мыскылладылар. 30Аннары Гайсәгә төкерделәр, таяк алып, башына сугып кыйнадылар. 31Мәсхәрәләүләрен тәмамлагач, алар Гайсәдән япанчаны салдырып, Аңа Үз киемнәрен кидерделәр һәм хачка кадакларга алып киттеләр.
Гайсәне хачка кадаклау
32Алар, чыгып барганда, Күринидән килгән Шимун исемле бер кешене очратып, аны Гайсәнең хачын күтәреп барырга мәҗбүр иттеләр. 33Гөлгетә, ягъни «Баш сөяге» дип аталган урынга килеп җиткәч, 34алар Гайсәгә үт катыш шәраб бирделәр. Ул татып карады, әмма эчәргә теләмәде. 35Гайсәне хачка кадаклагач, алар, жирәбә салып, Аның киемнәрен бүлештеләр 36һәм Аны анда саклап утырдылар. 37Гайсәнең баш өстенә гаебен күрсәтүче «Бу – Гайсә, яһүдиләр Патшасы» дигән язу беркетеп куйдылар. 38Аның белән бергә ике юлбасарны да кадакладылар: берсен уң ягына, берсен сул ягына. 39Үтеп баручылар, башларын чайкый-чайкый, Аны хурладылар.
40– Син, Аллаһы йортын җимереп, аны өч көндә төзүче, Үзеңне коткар! Аллаһы Углы булсаң, төш хачтан! – диделәр алар.
41Баш руханилар да канун белгечләре һәм өлкәннәр белән бергә Аны мыскылладылар:
42– Башкаларны коткарды, ә Үзен коткара алмый! Ә Үзе – Исраил Патшасы! Төшсен хачтан, шунда без Аңа ышанырбыз! 43Ул Аллаһыга таяна. Әгәр Ул Аллаһыга яраклы булса, ул чакта Аны Аллаһы коткарсын! Ул Үзен Аллаһы Углы дип атый бит.
44Аның белән бергә кадакланган юлбасарлар да Аны шундый ук сүзләр белән мәсхәрәләделәр.
Гайсәнең үлеме
45Көн уртасында бөтен җир йөзен караңгылык каплап алды, һәм көндезге сәгать өчкә кадәр шулай дәвам итте. 46Ә сәгать өчләр тирәсендә Гайсә:
– Эли, Эли, лема сабахтани?#27:46 Карагыз: «Зәбур», 21:2. – дип каты итеп кычкырып җибәрде. (Бу «Әй Аллам, Аллам! Нигә ташладың Син Мине?» дигәнне аңлата.)
47Анда торучыларның кайберләре, сүзләрен ишетеп:
– Ильясны чакыра, – диделәр.
48Шунда аларның берсе йөгереп килеп, губка кисәген әче шәрабка манчып, аны таякка элде һәм Гайсәгә эчәргә бирде. 49Калган кешеләр аңа:
– Тукта! Әйдә карыйк: Ильяс Аны коткарырга килерме икән? – диделәр.
50Ә Гайсә тагын бер тапкыр каты итеп кычкырып җан бирде.
51Менә Аллаһы йортындагы пәрдә өстән аска кадәр урталай ертылып төште. Җир тетрәде, таш кыялар ярылдылар, 52каберләр ачылып китеп, үлгән изгеләр арасыннан күбесе терелтеп торгызылдылар. 53Алар каберләрдән чыктылар, ә Гайсә терелгәч, алар изге Иерусалим шәһәренә керделәр, һәм күпләр аларны күрде.
54Йөзбашы һәм аның белән Гайсәне саклаучы гаскәриләр, җир тетрәүне һәм башка хәлләрне күреп, бик нык курыктылар.
– Ул, чыннан да, Аллаһы Углы булган икән, – диделәр.
55Анда читтән карап торучы күп хатыннар да бар иде (алар Гайсәгә Гәлиләядән ияреп килгән һәм Аңа хезмәт иткән иделәр). 56Алар арасында магдалалы Мәрьям, Ягъкуб белән Йосыфның анасы Мәрьям һәм Зебедәй угылларының анасы бар иде.
Гайсәне кабергә салу
57Кич белән Ариматайдан Йосыф исемле бай кеше килде. Ул да Гайсәнең шәкерте иде. 58Пилат янына килеп, ул Гайсәнең җәсәден алып китәргә сорады. Шунда Пилат Аның җәсәден Йосыфка бирергә кушты. 59Гәүдәне алып, Йосыф аны чиста җитен тукымага төрде 60һәм күптән түгел кыяда уелган кабер-мәгарәгә салды. Зур таш тәгәрәтеп алып килеп, кабер авызын томалады да китеп барды. 61Магдалалы Мәрьям белән икенче Мәрьям исә кабер каршында утыра иделәр.
Кабер сакчылары
62Икенче көнне (ул шимбә көн иде) Пилат янына баш руханилар һәм фарисейлар килеп:
63– Әфәндебез, бу ялганчының исән чагында: «Мин өч көннән соң терелтелеп торгызылачакмын», – дип әйткәнен хәтерлибез, – диделәр алар. – 64Өченче көнгә кадәр каберне сакларга әмер бир, югыйсә шәкертләре килеп, гәүдәсен урлап китүләре мөмкин. Халыкка: «Ул үледән терелтеп торгызылды», – дип әйтерләр. Һәм бу соңгы ялган беренчесеннән дә яманрак булыр.
65– Сакчыларны алып барып, белгәнегезчә каберне саклагыз, – диде Пилат.
66Алар, барып, кабер авызын томалаган ташка мөһер сугып, каберне сакларга гаскәриләрен куйдылар.

Currently Selected:

Маттай 27: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy