YouVersion Logo
Search Icon

Маттай 26

26
Гайсәне үтерү нияте
1Гайсә бу сүзләрен тәмамлагач, шәкертләренә:
2– Ике көннән Котылу бәйрәме буласын сез беләсез. Ул көннәрдә Адәм Углын хачка кадакларга тапшырачаклар, – дип әйтте.
3Шул вакытта баш руханилар һәм халык өлкәннәре Кәяфәс исемле олуг рухани сараенда җыелдылар да 4Гайсәне хәйлә белән кулга алып үтерергә сүз куештылар.
5– Ләкин, халык арасында чуалыш килеп чыкмасын өчен, бәйрәм вакытында ярамас, – диделәр алар.
Гайсәне Бәйт-Әниядә майлау
6Гайсә Бәйт-Әниядә махаулы Шимунның өендә иде. 7Ул анда ашап утырганда, янына бик кыйммәтле хуш исле май салынган алебастр#26:7 Алебастр – савыт ясау өчен кулланыла торган йомшак таш. савыт тотып, бер хатын килде һәм майны Гайсәнең башына койды. 8Ә моны күргән шәкертләре, ачуланып:
– Майны нигә алай әрәм итәргә? – диделәр. – 9Ул майны зур бәягә сатып, акчасын фәкыйрьләргә өләшергә була иде бит!
10Әмма шәкертләренең канәгатьсезлеген белгән Гайсә:
– Бу хатынны ник битәрлисез? Минем өчен ул изге эш эшләде. 11Фәкыйрьләр һәрвакыт сезнең белән бит, Мин исә сезнең белән һәрвакыт булмам. 12Ул хатын, тәнемә май коеп, Мине күмәргә әзерләде. 13Сезгә хак сүз әйтәм: җир йөзенең бу Яхшы хәбәр килеп ирешкән һәр почмагында, әлеге хатынны искә алып, аның нәрсә эшләве хакында сөйләячәкләр, – диде.
Яһүдәнең Гайсәгә хыянәт итүе
14Шуннан соң, унике шәкертнең берсе Яһүдә Искариот баш руханилар янына барып:
15– Әгәр сезгә Гайсәне тапшырсам, миңа нәрсә бирерсез? – диде.
Алар аңа утыз көмеш тәңкә санап бирделәр. 16Шушы вакыттан алып, ул, Гайсәне аларның кулларына тапшырыр өчен җай чыкканны көтеп йөри башлады.
Гайсәнең Котылу бәйрәме ризыгын соңгы тапкыр ашавы
17 Төче күмәч бәйрәменең беренче көнендә шәкертләре Гайсә янына килеп:
– Котылу бәйрәме хөрмәтенә табынны Синең өчен кайда әзерләвебезне телисең? – дип сорадылар.
18Гайсә аларга:
– Шәһәрдәге шул-шул кешегә барып, болай әйтегез: «„Билгеләгән сәгатем якынлашып килә. Шәкертләрем белән Котылу бәйрәме ашын синдә ашармын“, – дип әйтте Остазыбыз», – диде.
19Шәкертләре Гайсә кушканны үтәделәр һәм Котылу бәйрәме табынын әзерләделәр.
20Кич җиткәч, Гайсә унике шәкерте белән бергә табын янына утырды. 21Алар ашап утырган чакта Гайсә:
– Мин сезгә хак сүз әйтәм: арагыздан берәү Миңа хыянәт итәчәк, – диде.
22Алар, хафага төшеп, берсе артыннан берсе:
– Хакимем, мин түгелдер бит? – дип сорый башладылар.
23Ә Ул аларга болай дип җавап бирде:
– Минем белән бер савыттан ашаучы кеше Миңа хыянәт итәчәк. 24Изге язмада язылганча, Адәм Углы китә. Әмма Адәм Углына хыянәт иткән кешегә – ни кайгы! Ул кеше бөтенләй дә тумаса, аның өчен яхшырак булыр иде!
25Шуннан соң, хыянәт итәчәк Яһүдә Аңардан:
– Остаз, мин түгелдер бит? – дип сорады.
– Моны син үзең әйттең! – дип җавап бирде Гайсә.
26Ашап утырганда, Гайсә икмәк алып шөкрана кылды һәм аны, сындырып, шәкертләренә бирде.
– Алып ашагыз, бу Минем тәнемдер, – диде Ул.
27Аннары касәне алды һәм, шөкрана кылып, аларга сузды һәм:
– Шуңардан эчегез. Барыгыз да эчегез. 28Бу, гөнаһлар кичерелсен дип, күпләр өчен түгелә торган канымдыр. Бу кан Аллаһы килешүен раслый. 29Сезгә әйтәм: бүгеннән алып, Атам Патшалыгында сезнең белән бергә яңа шәраб эчәр көн җитми торып, Мин инде йөзем шәрабы эчмәячәкмен, – диде.
30Мәдхия җырлаганнан соң, алар Зәйтүн тавына киттеләр.
Петернең ваз кичәчәген Гайсәнең алдан әйтүе
31Шунда Гайсә аларга:
– Изге язмада:
«Көтүчене сугып егармын
һәм сарыклар таралышыр»#26:31 Карагыз: «Зәкәрия», 13:7. , –
дип язылганча, сез барыгыз да бу төндә Миннән баш тартырсыз. 32Әмма, Мин терелеп торганнан соң, сездән алда Гәлиләягә бара торырмын, – дип әйтте.
33Петер исә:
– Синнән һәммәсе баш тартканда да, мин һичкайчан баш тартмам! – дип каршы төште.
34Ләкин Гайсә аңа:
– Сиңа хак сүз әйтәм: бу төнне, әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең, – дип әйтте.
35– Синең белән бергә үләргә туры килсә дә, мин Синнән һичкайчан ваз кичмәячәкмен! – диде Петер. Башка шәкертләре дә шулай диештеләр.
Гайсәнең Гетсимәни бакчасында дога кылуы
36Шуннан соң Гайсә шәкертләре белән Гетсимәни дип аталган урынга килде. Шунда Ул аларга:
– Мин тегендә барып дога кылыйм. Сез шушында утырып торыгыз, – дип әйтте.
37Ул Үзе белән Петерне һәм Зебедәйнең ике углын ияртеп алып китте. Аның күңелен сагыш һәм шом биләп алды. 38Ул аларга:
– Йөрәгемне үлем сагышы басты, шушында көтеп торыгыз һәм Минем белән бергә уяу булыгыз! – диде.
39Ул читкәрәк китте дә җиргә йөзтүбән капланып дога кылды:
– Атам! Әгәр мөмкин булса, бу газаплар касәсе Мине читләтеп үтсә иде! Хәер, Мин теләгәнчә түгел, Син теләгәнчә булсын.
40Гайсә шәкертләре янына әйләнеп килгәндә, аларның йоклап ятуын күрде.
– Ничек сез Минем белән бергә бер сәгать тә уяу утыра алмадыгыз? – диде Ул Петергә. – 41Уяу булыгыз, вәсвәсәгә дучар булмас өчен, дога кылыгыз. Рух көчле, ә тән зәгыйфьтер!
42Гайсә тагын, икенче тапкыр читкә китеп, дога кылды:
– Атам, Миңа бу касәне эчмичә үткәрергә мөмкин булмаса, Синең ихтыярың буенча булсын!
43Әйләнеп килгәч, аларның тагын йоклауларын күрде: күзләрен йокы баскан иде. 44Аларны калдырып, Гайсә тагын читкәрәк китте һәм өченче тапкыр шул ук сүзләрне әйтеп дога кылды. 45Шуннан соң, шәкертләре янына әйләнеп килеп, аларга:
– Сез һаман йоклыйсызмы, ял итәсезме? Менә Адәм Углы гөнаһлылар кулына тапшырылачак вакыт җитте. 46Торыгыз, киттек! Күрегез, Миңа хыянәт итүче килә, – дип әйтте.
Гайсәне кулга алу
47Гайсә әле әйтеп тә бетермәде, унике шәкертнең берсе – Яһүдә килеп чыкты. Аның белән бергә баш руханилар, өлкәннәр җибәргән күп санлы халык төркеме кылычлар һәм чукмарлар күтәреп килделәр. 48Хыянәтче: «Мин кемне үпсәм, шул Гайсә булыр. Аны кулга алыгыз», – дип, алар белән алдан сүз беркеткән иде.
49Яһүдә туп-туры Гайсә янына килде.
– Исәнме, Остаз! – дип, Гайсәне үбеп алды.
50Әмма Гайсә аңа:
– Син нәрсә өчен килгән булсаң, шуны эшлә, дустым! – диде.
Шуннан соң Яһүдә белән булган кешеләр алга чыктылар һәм, Гайсәне кулга алып, сак астына куйдылар. 51Гайсә белән булганнарның берсе, кулын сузып, кылычын чыгарды һәм, олуг рухани хезмәтчесенә селтәнеп, аның колагын чабып өзде. 52Шунда Гайсә аңа:
– Кылычыңны кынына тыгып куй! Кылыч алучы һәркем кылычтан һәлак булыр! 53Әллә Мин Атама мөрәҗәгать итә алмыйм, дип уйлыйсыңмы?! Ул шунда ук Миңа унике гаскәрдән#26:53 Гаскәр – грекча «легион», римлыларның 6000 сугышчыдан торган иң зур хәрби төркеме. дә артыграк фәрештәләрен җибәргән булыр иде! 54Әмма ул вакытта Изге язмаларда болар булырга тиеш дип язылганнар ничек гамәлгә ашсын? – дип әйтте.
55Шуннан соң Гайсә халык төркеменә болай диде:
– Юлбасар тотарга чыккандай, Минем янга кылыч һәм чукмарлар күтәреп килгәнсез! Һәр көнне Аллаһы йортында утырып гыйлем бирдем, һәм сез Мине кулга алмадыгыз. 56Әмма болар һәммәсе пәйгамбәрләрнең язганнары гамәлгә ашсын өчен булды.
Шулвакыт барлык шәкертләре Аны калдырып качып киттеләр.
Гайсә Югары киңәшмә каршында
57Гайсәне кулга алган кешеләр Аны олуг рухани Кәяфәс янына китерделәр. Анда канун белгечләре һәм өлкәннәр җыелган иде инде. 58Ә Петер исә, арттарак калып, олуг руханиның ишегалдына кадәр Гайсә артыннан барды һәм, эчкә кереп, боларның һәммәсенең нәрсә белән бетүен күрергә теләп, хезмәтчеләр белән бергә утырды.
59Ә баш руханилар һәм бөтен Югары киңәшмә, Гайсәне үтертү өчен, Аңа каршы ялган шаһитлык эзләде. 60Әмма күп ялган шаһитлар килеп ялганласалар да, бернинди гаеп таба алмадылар. Ниһаять, шаһитлык күрсәтеп, ике кеше чыкты. 61Алар:
– Бу кеше: «Мин Аллаһы йортын җимереп, өч көн эчендә яңадан төзи алам», – дип әйтте, – диделәр.
62Шуннан олуг рухани торып, Гайсәгә:
– Аларның Сиңа каршы әйткән сүзләренә берничек тә җавап бирмисеңме? – дип сорады.
63Әмма Гайсә эндәшмәде. Шуннан соң олуг рухани Аңа:
– Мәңге тере Аллаһы исеме белән әйтергә өндимен, әйт безгә: Син – Мәсих, Аллаһы Углымы? – диде.
64Гайсә аңа:
– Моны син үзең әйттең. Әмма Мин сезгә әйтәм:
«Кодрәт Иясенең уң ягында
Адәм Углының утыруын
һәм күктәге болытлар өстеннән килүен күрерсез»#26:64 Карагыз: «Даниил», 7:13. , –
дип әйтте.
65Шунда олуг рухани, өстендәге киемен ертып җибәреп:
– Көферләнү бу! Тагын нинди шаһитлар кирәк безгә? Көфер сүз сөйләвен хәзер үзегез ишеттегез! 66Бу хакта сез нәрсә уйлыйсыз? – диде.
– Ул гаепле һәм үләргә тиеш, – дип җавап бирделәр калганнар.
67Шуннан соң алар Гайсәнең битенә төкерделәр һәм кыйнадылар; башкалар суктылар һәм:
68– Әй, Мәсих, пәйгамбәрлек итеп әйт безгә: Сиңа кем сукты? – диделәр.
Петернең Гайсәдән ваз кичүе
69Петер исә тышта, ишегалдында утыра иде. Янына хезмәтче кыз килеп:
– Син дә бит гәлиләяле Гайсә белән идең, – диде.
70Әмма Петер, аларның барысы алдында ваз кичеп:
– Мин синең нәрсә хакында сөйләвеңне белмим, – диде.
71Капка янына килгәч, аны икенче хезмәтче кыз күреп, анда торучыларга:
– Менә бу кеше насаралы Гайсә белән булган, – дип әйтте.
72Петер тагын, ант итеп, ваз кичте:
– Мин ул Кешене белмим!
73Бераздан шунда басып торган кешеләр янына килеп:
– Син чыннан да аларның берсе бит. Ничек сөйләшүеңнән беленеп тора, – диделәр алар.
74Шунда Петер Аллаһы белән ант итә башлады һәм:
– Мин ул Кешене белмим! – дип әйтте.
Нәкъ шул вакытта әтәч кычкырды. 75Гайсәнең: «Әтәч кычкырганчы, син Миннән өч тапкыр ваз кичәчәксең», – дип әйткән сүзләрен Петер исенә төшерде дә, урам якка чыгып, ачы күз яшьләре түкте.

Currently Selected:

Маттай 26: TtrBBL

Highlight

Share

Copy

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy