YouVersion Logo
Search Icon

Лүк 6:27-49

Лүк 6:27-49 TTRBBL

Ә сезгә, мине тыңлаучыларга, болай дип әйтәм: дошманнарыгызны яратыгыз, сезне нәфрәт итүчеләргә яхшылык эшләгез, сезне каргаучыларны фатихалагыз һәм үзегезне рәнҗетүчеләр өчен дога кылыгыз. Бер яңагыңа суккан кешегә икенче яңагыңны да куй, өске киемеңне тартып алучыга күлмәгеңне дә алырга комачаулама. Сораган һәр кешегә бир, һәм үзеңнекен алган кешедән кире сорама. Кешеләрнең сезгә нәрсә эшләвен теләсәгез, үзегез дә кешеләргә шуны эшләгез. Үзегезне яратучыларны гына яратсагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Үзләрен яратучыларны гөнаһлылар да ярата. Үзегезгә яхшылык кылучыларга гына яхшылык эшләсәгез, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да шулай эшли. Бурычка биргәндә, кире алырмын, дип уйласагыз, нәрсә өчен сезгә рәхмәт әйтергә? Гөнаһлылар да, башка гөнаһлыларга бурычка биргәндә, шуның кадәр үк кире кайтарып алырмын, дип уйлап бирәләр. Ә сез, киресенчә, дошманнарыгызны яратыгыз, аларга яхшылык эшләгез, кире алырмын, дип өметләнмичә бурычка бирегез. Шулай эшләсәгез, сезгә әҗере зур булыр, һәм сез Аллаһы Тәгаләнең балалары булырсыз. Яхшылыкның кадерен белмәүчеләргә һәм явызларга да миһербанлы бит Ул. Күктәге Атагыз шәфкатьле булган кебек, сез дә шәфкатьле булыгыз. Башкаларны хөкем итмәгез, шул чагында сезне дә хөкем итмәсләр. Беркемне гаепләмәгез, шул чагында үзегезне дә гаепләмәсләр. Кичерегез, һәм сезне дә кичерерләр. Бирегез, һәм сезгә дә бирерләр, итәгегезгә күп итеп салырлар, үлчәү савытын селкетеп, баскалап тыгызларлар, кырыеннан түгелә башлаганчы тутырырлар. Нинди үлчәм белән үлчәп бирсәгез, үзегезгә дә шундый үлчәм белән үлчәрләр». Гайсә аларга гыйбрәтле бер сүз сөйләде: «Сукыр сукырны җитәкләп бара аламы? Икесе дә чокырга егылып төшмәсме? Шәкерт үзенең остазыннан өстен була алмый, әмма өйрәнеп җиткәннән соң, һәркем остазы кебек була. Ничек син туганыңның күзендәге чүп бөртеген күрәсең, ә үз күзеңдәге бүрәнәне сизмисең? Ничек син, үз күзеңдә бүрәнә була торып, туганыңа: „Кая, туганым, күзеңдәге чүпне алыйм әле“, – дип әйтә аласың? Икейөзле! Элек үз күзеңдәге бүрәнәне чыгар, шуннан күзең яхшырак күрер, һәм туганыңның күзендәге чүпне ала алырсың. Бер яхшы агач та начар җимеш бирми, һәм, киресенчә, бер начар агач та яхшы җимеш китерми. Һәр агачны җимешенә карап таныйлар! Күгән куагыннан – инҗир, ә чәнечкеле агачтан йөзем җыймыйлар. Яхшы кеше күңелендәге яхшылык хәзинәсеннән яхшылык бөркелә, ә явыз кеше күңелендәге явызлык хәзинәсеннән явызлык саркый. Чөнки кеше күңеленнән нәрсә ташыса, аның телендә дә шул була. Ни өчен сез Миңа: „Хакимем! Хакимем!“ – дисез, ә үзегез Мин әйткәннәрне үтәмисез? Яныма килеп, Мине ишетеп, сүзләремне үтәүчене менә нинди кешегә тиңләп була: ул, йорт төзегәндә җирне тирән итеп казып, аны таш нигез өстенә салган кеше кебек. Ташкын вакытында ярларыннан чыккан сулар йортка килеп бәрелгән, ләкин аны селкетә алмаган, чөнки ул нык итеп төзелгән. Ә инде ишетеп тә сүзләремне үтәмәүче кеше – нигез салмыйча гына җир өстенә йорт төзегән кеше кебек. Ташкын сулар йортка килеп бәрелгән, һәм ул шундук авып төшкән – аңардан берни калмаган».

YouVersion uses cookies to personalize your experience. By using our website, you accept our use of cookies as described in our Privacy Policy