Левиләр 9
9
Руханиларның эшли башлавы
1-2Сигезенче көнне Муса, Һарунны, аның угылларын һәм Исраилнең өлкәннәрен чакырып алып, Һарунга болай диде:
– Гөнаһ йолу корбаны итеп, кимчелексез бер үгез бозау, ә тулаем яндыру корбаны итеп, кимчелексез бер сарык тәкәсе ал да Раббы каршына алып кил. 3-4Шуннан исраилиләргә игълан ит: «Раббы алдында корбан китерү өчен, гөнаһ йолу корбаны итеп, бер кәҗә тәкәсе, тулаем яндыру корбаны итеп, берәр яшьлек кимчелексез бер бозау белән бер бәрән, татулык корбаны итеп, бер үгез белән бер сарык тәкәсе һәм зәйтүн мае кушылган икмәк бүләге алыгыз, чөнки бүген сезнең алда Раббы пәйда булачак».
5Муса әмер иткән нәрсәләрне Очрашу чатыры алдына китерделәр, һәм бар халык Раббы каршына килеп басты. 6Муса болай диде:
– Боларны эшләргә сезгә, каршыгызда Раббы шөһрәте пәйда булсын өчен, Раббы Үзе әмер итте.
7Муса Һарунга әйтте:
– Раббы әмер иткәнчә, мәзбәх янына бар да, үзең һәм халык гөнаһтан арынсын өчен, гөнаһ йолу корбаныңны һәм тулаем яндыру корбаныңны тәкъдим ит; халык гөнаһтан арынсын өчен, шулай ук халыкның да корбанын тәкъдим ит.
8Шуннан соң Һарун, мәзбәх янына килеп, үзе өчен гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозауны чалды. 9Аның угыллары аңа корбан каны бирде, һәм ул, бармагын канга манып, мәзбәхнең мөгезләренә сөртте, ә калган канны мәзбәхнең нигезенә түкте. 10Ә гөнаһ йолу корбанының маен, бөерләрен, бавыр астындагы өлешен, Раббы Мусага әмер иткәнчә, мәзбәхтә яндырды. 11Ите белән тиресен исә станнан читкә алып китеп яндырды.
12Шуннан соң Һарун тулаем яндыру корбанын чалды; угыллары аңа корбан каны бирде, һәм ул шушы канны мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте. 13Аңа, тураклап, тулаем яндыру корбанын һәм корбанның башын китерделәр, һәм Һарун аларны мәзбәхтә яндырды, 14ә эчке әгъзаларын һәм аякларын, юып, мәзбәхтә, әлеге тулаем яндыру корбаны өстендә яндырды.
15Шуннан Һарун халыкның корбанлыкларын китерде: халыкның гөнаһы өчен бирелгән кәҗә тәкәсен чалды да аны, элеккесе кебек, гөнаһ йолу корбаны итеп тәкъдим итте. 16Шулай ук тулаем яндыру корбаннарын да китерде, аларны Канун таләп иткәнчә тәкъдим итте. 17Аннары Һарун, икмәк бүләге китереп, шуннан бер уч тутырып алды да мәзбәхтә яндырды, һәм бу – иртәнге тулаем яндыру корбаныннан тыш китерелгән бүләк иде. 18Аннары Һарун халык тарафыннан татулык корбаннары итеп бирелгән үгез белән сарык тәкәсен чалды; угыллары аңа корбан каны бирделәр, һәм ул аны мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте. 19-20Алар, үгезнең һәм сарык тәкәсенең майларын – койрык маен, эч маен, бөерләрен һәм бавыр астындагы өлешен алып, түш ите өстенә куйдылар. Һарун шушы майларны мәзбәхтә яндырды. 21Шуннан Һарун үгезнең һәм сарык тәкәсенең түш итен һәм арткы уң ботын, Муса кушканча, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкеде.
22Һарун, кулларын күтәреп, халыкка фатиха бирде. Гөнаһ йолу корбанын, тулаем яндыру корбанын һәм татулык корбанын тәкъдим иткәннән соң, мәзбәхтән түбән төште. 23Шуннан соң Муса белән Һарун Очрашу чатырының эченә керделәр. Чатырдан чыккач, халыкка фатиха бирделәр. Менә шулвакыт барча халык алдында Раббы Үзенең дан-шөһрәтен күрсәтте: 24Раббы тарафыннан ялкын килде дә мәзбәх өстендәге тулаем яндыру корбанын һәм майларны яндырып бетерде; моны күргән барча халык шатлыктан кычкырып җибәрде һәм йөзе белән җиргә капланды.
Currently Selected:
Левиләр 9: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015