Левиләр 10
10
Надаб белән Абиһуның үлеме
1Һарунның угыллары – Надаб белән Абиһу – үзләренең сумала-майлар көйрәтү савытларына янып торган күмер һәм хуш исле сумала-майлар салдылар да Раббы рөхсәт итмәгән шул утны Аның хозурына китерделәр. 2Шулвакыт Раббы хозурыннан ялкын бөркелеп чыкты да аларны өтеп алды – һәм алар Раббы алдында һәлак булдылар. 3Шуннан Муса Һарунга әйтте:
«Миңа якынлашкан кешеләргә изгелегемне күрсәтермен,
бөтен халык алдында Миңа дан өстәлер», –
дигән иде Раббы. Һарун эндәшмәде.
4Шуннан соң Муса, Һарун абыйсы Уззиелнең угылларын – Мишаил белән Элсафанны чакырып алып, аларга болай диде:
– Бирегә килегез, туганнарыгызның җәсәдләрен Изге бүлмәдән алып чыгып, станнан читкә китегез.
5Алар килделәр һәм, Муса әйткәнчә, мәетләрне, киемнәреннән тотып, станнан читкә алып чыктылар.
6Муса Һарунга һәм аның угыллары Элгазар белән Итамарга болай диде:
– Үлмәс өчен һәм бар халыкка Раббының ачуы кабармасын өчен, чәчләрегезне тузгытмагыз һәм киемнәрегезне ерткаламагыз, әмма туганнарыгыз, Исраилнең бар халкы, Раббы яндырып үтергән кардәшләрегезне кызганып кайгы кичерергә мөмкин. 7Ә сез, үләсегез килмәсә, Очрашу чатыры алдыннан читкә китмәгез, чөнки сез Раббыга багышландыгыз – сезгә изгеләндерү мае сөртелде.
Алар нәкъ Муса кушканча эшләделәр.
Руханиларның эше турындагы кагыйдәләр
8Раббы Һарунга болай диде:
9– Үләсегез килмәсә, син һәм синең угылларың, Очрашу чатырына кергәндә, шәраб һәм каты эчемлекләр эчәргә тиеш түгел. Сезнең киләчәк буыннар өчен мәңгелек кагыйдә бу. 10-11Сез изгене – изге булмаганнан, чистаны нәҗестән аера белергә һәм исраилиләрне Раббының Муса аркылы җиткерелгән барлык кагыйдәләренә өйрәтергә тиеш.
12Муса Һарунга һәм аның исән калган угыллары Элгазар белән Итамарга болай диде:
– Раббыга багышланган яндыру бүләкләреннән артып калган икмәк бүләген алып, төчегә көлчә пешерегез дә мәзбәх янында ашагыз, чөнки бу иң изге бүләкләрдән санала. 13Аны изге урында ашагыз, чөнки бу – Раббыга багышланган яндыру бүләкләреннән сезгә һәм угылларыгызга тигән өлеш. Бу хакта миңа Раббы шулай дип әмер итте. 14Күтәреп селкегән түш итен, тәкъдим ителгән арткы уң ботны сез, сезнең угыллар вә кызлар чиста саналган урында ашый аласыз, чөнки бу – исраилиләр китергән татулык корбаннарыннан сезгә һәм балаларыгызга тигән өлеш. 15Яндыру корбаны буларак китерелгән малның майлары белән бергә махсус бүләк саналган арткы бот һәм күтәреп селкегән түш ите Раббы алдына китерелергә тиеш. Әлеге бот һәм түш ите, Раббы әмер иткәнчә, сезнең һәм балаларыгызның мәңгелек өлеше.
16Муса аннары гөнаһ йолу корбаны өчен тәгаенләнгән кәҗә тәкәсен эзләргә кереште, ләкин ул инде яндырылган иде. Муса, Һарунның исән калган угыллары Элгазар белән Итамарны ачуланып, алардан сорады:
17– Ни өчен сез гөнаһ йолу корбанын изге урында ашамадыгыз? Ул корбан бит иң изгеләрдән санала; ул сезгә Раббы алдында халыкның гөнаһын йолу өчен, халык гөнаһтан арынсын өчен бирелгән. 18Бу корбанлыкның канын Изге бүлмәгә алып кермәгәч, сез аны, мин әмер иткәнчә, изге урында ашарга тиеш идегез.
19Һарун Мусага болай диде:
– Менә бүген угылларым гөнаһ йолу корбанын һәм тулаем яндыру корбанын Раббы алдына китерделәр, ләкин минем белән теге хәл килеп чыкты. Әгәр мин бүген гөнаһ йолу корбанын ашаган булсам, Раббы моны хуплар идеме?!
20Һарунның җавабын ишеткәч, Муса аның белән килеште.
Currently Selected:
Левиләр 10: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015