Левиләр 8
8
Һарун һәм аның угылларының руханилыкка багышлануы
1Раббы Мусага болай диде:
2-3– Һарунны һәм аның угылларын алып кил; үзең белән шулай ук аларның киемнәрен, изгеләндерү маен, гөнаһ йолу корбаны өчен үгез бозау, ике сарык тәкәсе, бер кәрзин төче икмәк ал да бар халыкны Очрашу чатыры алдына җый.
4Раббы ничек әмер иткән булса, Муса шулай эшләде: халык Очрашу чатыры алдына җыелды. 5Шуннан соң Муса халыкка:
– Раббы менә шулай эшләргә әмер итте, – диде.
6-7Муса Һарунны, аның угылларын алып килеп коендырды; Һарунга күлмәк кидерде, биленә пута буды, өстенә япанча кигертеп, эфод яптырып, өстеннән бизәкле билбау буды – эфодны шулай ныгытып бәйләде. 8Шуннан соң Һарунга руханилык күкрәкчәсен кигертеп, күкрәкчә эченә урим һәм туммим салды; 9баш киеме кидерде һәм, Раббы әмер иткәнчә, аның алгы ягына алтынланган изгелек билгесен беркетте.
10Шуннан соң Муса, изгеләндерү маен алып, чатырга һәм андагы бар нәрсәгә май сөртте; ул аларны шул рәвешле изгеләндерде. 11Май алып, җиде мәртәбә мәзбәхкә чәчрәтте, мәзбәхкә һәм аның бөтен әсбапларына, юынгычка һәм аның аскуймасына май сөртте; ул аларны шул рәвешле изгеләндерде. 12Һарунның башына да изгеләндерү мае коеп, Һарунны Раббы хезмәтенә багышлады. 13Шуннан соң Муса Һарунның угылларын алып килде һәм, Раббы кушканча, аларга күлмәк кидерде, пута белән билләрен буды, баш киеме кидерде.
14Аннары Муса гөнаһ йолу корбаны булган үгез бозауны алып килде; Һарун һәм аның угыллары кулларын бозауның башына куйдылар. 15Муса, әлеге бозауны чалып, канын алды да, бармагы белән мәзбәхнең мөгезләренә һәрьяклап сөртеп, мәзбәхне пакьләде, ә калган канны мәзбәх нигезенә түкте. Нәҗеслектән пакьләп, ул аны шул рәвешле изгеләндерде. 16Муса, үгез бозауның эчке әгъзаларын каплаган маен, бавыр астындагы өлешен, мае белән бергә ике бөерен алып, аларны мәзбәхтә яндырды. 17Ул, Раббы кушканча, үгез бозауны, аның тиресен, итен һәм эчендәге шакшыларын станнан читкә китеп яндырды.
18Аннан соң Муса тулаем яндыру корбаны өчен сарык тәкәсе алып килде; Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйдылар. 19Муса аны чалды һәм канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте; 20тәкәне, кисәкләргә бүлеп, башы һәм мае белән бергә яндырды. 21Аннары сарыкның эчке әгъзаларын һәм аякларын юды да бөтен тәкәне, тулаем яндыру корбаны итеп, мәзбәхтә яндырды. Менә бу, Раббы Мусага әмер иткәнчә, Раббыга багышланган, исе Раббы күңеленә хуш килгән яндыру бүләге.
22Шуннан соң Муса икенче сарык тәкәсен алып килде. Монысы руханилыкка багышлаганда китерелә торган корбан иде. Һарун һәм аның угыллары кулларын тәкәнең башына куйдылар. 23Муса аны суйды да канын Һарунның уң колак яфрагына, уң кулының һәм уң аягының баш бармакларына сөртте. 24Муса шулай ук Һарунның угылларын алып килде һәм канны аларның уң колак яфракларына, шулай ук уң кулларының һәм уң аякларының баш бармакларына сөртте, ә канның калганын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтте. 25-26Шуннан соң ул тәкәнең маен – койрык маен, бөтен эчке әгъзаларын каплаган маен, аның бавыр астындагы өлешен, майлары белән бергә ике бөерен һәм арткы уң ботын алды; һәм Раббы алдына куелган кәрзиндәге төче икмәкләрдән бер күмәч, бер майлы икмәк һәм бер юка көлчә алды да аларны корбанның майлары һәм арткы уң боты өстенә куйды. 27Һарун һәм аның угыллары боларның һәммәсен, Мусадан кулларына алып, күтәреп селкеделәр дә Раббы алдына махсус бүләк итеп китерделәр. 28Аннары Муса, алар кулыннан бар нәрсәне алып, тулаем яндыру корбаны өстенә куйды һәм руханилыкка багышлаганда китерелә торган корбан итеп яндырды. Бу – Раббыга багышланган, исе Раббы күңеленә хуш килгән яндыру бүләге. 29Муса, корбанның түш итен алып, махсус бүләк итеп, Раббы алдында күтәреп селкеде; бу – руханилыкка багышлаганда китерелә торган корбан тәкәсеннән, Раббы әмер иткәнчә, Мусага тигән өлеш.
30Аннары Муса, изгеләндерү маен һәм мәзбәхтәге канны алып, Һарунга һәм аның угылларына, шулай ук аларның киемнәренә чәчрәтте; Һарунны һәм аның киемнәрен, аның белән бергә угылларын һәм угылларының киемнәрен ул шул рәвешле изгеләндерде.
31Һарунга һәм аның угылларына Муса болай диде:
– Очрашу чатыры алдында ит пешерегез һәм аны шунда ук, руханилыкка багышлаганда кулланыла торган кәрзиндәге икмәк белән ашагыз, чөнки миңа: «Аны Һарун һәм аның угыллары ашарга тиеш», – дип әмер ителде. 32Ә калган итне һәм икмәкне яндырыгыз. 33Сезне руханилыкка багышлау йоласы тәмамланганчы, ягъни җиде көн буена, Очрашу чатыры алдыннан читкә китмәгез, чөнки бу йола җиде көнгә сузылачак. 34Бүген без башкарган эшләр, сезне гөнаһтан арындыру өчен, Раббы әмере белән эшләнде. 35Җиде көн буена көндез һәм төнлә Очрашу чатыры алдында булыгыз һәм, үләсегез килмәсә, Раббы таләп иткәнчә эшләгез, чөнки миңа шулай әмер ителде.
36Һарун һәм аның угыллары Муса аша җиткерелгән Раббы әмерләрен тулысынча үтәделәр.
Currently Selected:
Левиләр 8: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015