YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 7

7
Гаеп йолу корбаны турындагы канун
1Гаеп йолу корбанын – иң изге корбанны китерүнең кагыйдәләре менә мондый: 2гаеп йолу өчен китерелгән корбанлык мал тулаем яндыру корбаны чалына торган урында чалынсын, ә рухани аның канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтсен. 3-4Аның бөтен маен – койрык маен, эчке әгъзаларын каплаган маен, ике бөерен, шулай ук бил янындагы маен һәм бавыр астындагы өлешен аерып алып китерсен. 5Ә рухани аларны, Раббыга багышланган яндыру бүләге итеп, мәзбәхтә яндырсын. Бу – гаеп йолу корбаны. 6Рухани нәселеннән булган һәр ир кеше аны ашый ала; ул изге урында ашалырга тиеш, чөнки бу иң изге корбаннардан санала.
7Гөнаһ йолу корбаны өчен дә, гаеп йолу корбаны өчен дә кагыйдә бертөрле; корбан ите – корбан китерүче руханиныкы. 8Тулаем яндыру корбанын китерүче рухани малның тиресен дә үзенә алсын. 9Мичтә, чүлмәктә яки табада пешкән һәртөрле икмәк бүләге – корбан китерүче руханиныкы. 10Май кушылган яки кушылмаган һәртөрле икмәк бүләге – Һарун угылларыныкы, һәм ул алар арасында тигез итеп бүленсен.
Татулык корбаны турындагы канун
11Раббыга тәкъдим ителә торган татулык корбанын китерү кагыйдәләре менә мондый: 12әгәр кем дә булса татулык корбанын рәхмәт әйтү йөзеннән китерә икән, шуңа өстәп зәйтүн мае кушылган төче икмәкләр, зәйтүн мае белән майланган юка төче көлчәләр һәм, зәйтүн мае кушып, сыйфатлы бодай оныннан пешергән икмәкләр китерсен; 13рәхмәт әйтү йөзеннән китерелгән татулык корбаны белән бергә ачыткы салып пешергән икмәк тә китерсен; 14һәртөрле икмәк бүләгенең бер өлешен Раббыга багышлап китерсен; ул өлеш – татулык корбанының канын мәзбәхнең һәр ягына чәчрәтүче руханиныкы. 15Рәхмәт әйтү йөзеннән китерелгән татулык корбанының ите тәкъдим ителгән көнне үк ашалырга тиеш, аны иртәнгә калдырырга ярамый.
16Әгәр кем дә булса әйткән нәзере буенча яисә ихтыяри рәвештә корбан китерә икән, корбан итен тәкъдим ителгән көнне дә, икенче көнне дә ашарга ярый. 17Өченче көнгә калган корбан ите яндырылырга тиеш. 18Татулык корбанының ите өченче көнне дә ашала икән, бу корбан Раббы тарафыннан кабул ителмәс, һәм корбан китерүчегә аның савабы булмас – бу инде нәҗес ит санала, һәм аны ашаучы җәзага тартылсын. 19Корбан итенә нинди дә булса нәҗес нәрсә тисә, аны ашарга ярамый, ул ит яндырылырга тиеш. Корбан итен пакь кеше генә ашый ала. 20Әгәр дә нәҗесләнгән берәр кеше Раббының татулык корбаны итен ашый икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш. 21Әгәр берәү кеше нәҗеслегенә, чиста булмаган хайванга яисә ниндидер нәҗеслеккә кагылса һәм Раббының татулык корбаны итен ашаса, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш».
22Раббы Мусага болай диде:
23– Исраилиләргә игълан ит: «Сыер маен да, сарык маен да, кәҗә маен да ашамагыз. 24Үлгән яки ерткыч җанвар ботарлаган терлекнең маен төрле кирәк-яракка файдаланырга мөмкин, әмма аны ашарга ярамый. 25Әгәр кем дә булса Раббыга яндыру корбаны итеп китерелгән малның маен ашый икән, андый кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш. 26Кайда гына яшәсәгез дә, кош канын да, хайван канын да ашамагыз. 27Кан ашаган кеше үз халкыннан читләштерелергә тиеш».
28Раббы Мусага болай диде:
29– Исраилиләргә игълан ит: «Раббыга багышланган татулык корбаны китерүче кеше шул корбанның бер өлешен Раббыга китерсен. 30Раббыга яндыру корбанын ул үз кулы белән китерсен – корбан малының маен түш ите белән бергә аерып алсын да, Раббыга багышлануын күрсәтер өчен, түш итен Аның алдында күтәреп селкесен. 31Рухани корбанның маен мәзбәхтә яндырсын, ә түш ите Һарунга һәм аның угылларына булсын. 32Татулык корбанының арткы уң боты руханига бүләк итеп бирелсен. 33Корбан малының арткы уң боты – корбанлыкның канын һәм маен Раббыга китерүче Һарун углының өлешедер. 34Татулык корбанының күтәреп селкегән түш итен һәм тәкъдим ителгән арткы уң ботын Мин, Исраил халкыннан алып, рухани Һарунга һәм аның угылларына бирәм. Бу – Исраил халкыннан аларга һәрчак бирелә торган өлеш».
35Һарун һәм аның угыллары Раббы алдында рухани булып хезмәт итәр өчен тәгаенләнгән көннән башлап, Раббыга китерелгән яндыру бүләкләреннән аларга тиешле өлеш әнә шул. 36Һарун һәм аның угылларына май сөртелгән көнне Исраил халкына Раббы: «Бу өлеш буыннан-буынга аларга бирелергә тиеш», – дип әмер итте.
37Тулаем яндыру корбаны, икмәк бүләге, гөнаһ йолу корбаны, гаеп йолу корбаны, руханилыкка багышлау корбаны һәм татулык корбаны китерүнең кагыйдәләре әнә шундый. 38Исраилиләр Раббыга корбаннар китерсен өчен, шушы кагыйдәләрне Раббы Мусага Синай чүлендәге Синай тавында белгертте.

Currently Selected:

Левиләр 7: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in

Video for Левиләр 7