YouVersion Logo
Search Icon

Левиләр 6

6
1Раббы Мусага болай диде:
2– Әгәр берәү Раббы алдында хилаф эш, гөнаһ кылса: иптәшенең әманәтен кире кайтармаса яисә аның берәр әйберен урласа, яки алдаса, 3яки югалган әйберне табып та: «Тапмадым», – дип әйтсә, яки, нинди дә булса гөнаһ эш эшләп, шул турыда ялган ант итсә, 4-5ул кеше гөнаһка керә һәм гаепле була; шуңа күрә нәрсә урласа – шуны, ялганлап нәрсә алган булса – шуны, аңа әманәт итеп нәрсә бирелгән булса – шуны, кемдер югалтканны тапса – шуны, берәр әйбер турында: «Алмадым», – дип, ялган ант итсә – шуны кайтарып бирергә тиеш. Ул үзенең гаебе өчен корбан китергән вакытта, әйбер бәясенең биштән бер өлеше кадәр өстәп, әйберне хуҗасына кайтарып бирергә тиеш. 6Үзенең гаебе өчен Раббыга ул гаеп йолу корбаны китерсен: вак терлектән кимчелексез, билгеле бәядәге сарык тәкәсен руханига алып килсен. 7Шул рәвешле, рухани, ул кеше үз гаебеннән арынсын өчен, Раббы алдына корбан китерер, һәм әлеге кешенең гаебе кичерелер.
Тулаем яндыру корбаны турындагы канун
8Раббы Мусага болай диде:
9– Һарун һәм аның угылларына әмер ит: «Тулаем яндыру корбаны китерүнең кагыйдәләре шундый: уты янып торган мәзбәхтә ул иртәнгә кадәр калырга тиеш. 10Рухани үзенең җитен киемнәрен һәм эчтән җитен ыштанын кисен дә, мәзбәхтән тулаем яндыру корбанының көлен алып, мәзбәхнең кырыена өйсен; 11шуннан соң, киемнәрен салып, башкасын кисен һәм әлеге көлне станнан чиста бер урынга алып чыксын. 12Ә мәзбәхтәге ут сүнмичә янып торырга тиеш. Рухани һәр иртәне аңа утын өстәп торсын һәм аның өстенә тулаем яндыру корбанын куйсын, әлеге корбанлык мал белән бергә татулык корбанының маен яндырсын. 13Мәзбәхтәге ут, сүнмичә, һәрвакыт янып торырга тиеш.
Икмәк бүләге турындагы канун
14Ә менә икмәк бүләге тәкъдим итү кагыйдәләре түбәндәгечә: Һарунның угыллары аны Раббы каршына, мәзбәх алдына китерергә тиеш. 15Рухани икмәк бүләгеннән, учын тутырып, сыйфатлы бодай оны һәм зәйтүн мае, хуш исле сумала-майларның бөтенесен алсын да, бүләкнең бер өлеше буларак, мәзбәхтә яндырсын; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. 16Ә калган оннан төчегә пешкән икмәк әзерләнсен, һәм Һарун белән аның угыллары аны изге урында – Очрашу чатырының ишегалдында ашасын. 17Бу икмәк ачыткы салмыйча пешерелергә тиеш. Миңа китерелгән бүләкләрнең бу өлешен Мин аларга бирәм. Бу – гөнаһ йолу корбаны, һәм ул, гаеп йолу корбаны кебек, иң изгеләрдән санала. 18Һарун нәселенең барлык ир-атлары аны ашый ала. Бу – Раббыга багышланган яндыру бүләкләреннән аларның мәңгелек, даими өлеше. Әгәр кем дә булса бу өлешкә кагылса, изге саналыр#6:18 …изге саналыр. – Әлеге гыйбарә «үтерелергә тиеш» дигән мәгънәне белдерергә мөмкин. ».
19Раббы Мусага болай диде:
20– Руханилыкка багышланган көнне Һарун һәм аның угыллары Раббыга икмәк бүләге китерергә тиеш. Эфаның уннан бер өлеше күләмендә сыйфатлы бодай онын (көн дә китерелә торган икмәк күләмен) икегә бүлеп, шуның яртысын – иртән, икенче яртысын кичтән китерсеннәр. 21Зәйтүн мае салынган әлеге икмәк табада пешерелергә һәм, сындырылып, Раббы алдына куелырга тиеш; аның тәмле исе Раббы күңеленә хуш килер. 22Бу эшләрне Һарун нәселеннән булган, баш рухани хезмәтенә багышланган кеше башкарсын; бу бүләк – мәңгегә Раббыныкы; ул тулысынча яндырылырга тиеш. 23Шулай итеп, рухани китергән икмәк бүләгенең һәр төре яндырылырга тиеш, аны ашарга ярамый.
Гөнаһ йолу корбаны турындагы канун
24Раббы Мусага болай диде:
25– Һарунга һәм аның угылларына игълан ит: «Гөнаһ йолу корбаны китерү кагыйдәләре мондый: гөнаһ йолу өчен китерелгән корбанлык мал Раббы алдында, тулаем яндыру корбаны чалына торган урында чалынсын; бу иң изге корбаннардан санала. 26Гөнаһ йолу корбанын китерүче рухани аны изге урында – Очрашу чатырының ишегалдында ашасын. 27Корбан итенә кагылган һәр нәрсә изге саналыр. Әгәр корбанның каны кием-салымга чәчрәсә, аны изге урында юарга кирәк. 28Шул ит пешкән балчык савытны – ватарга, ә бакыр савытта пешсә, аны ышкып юарга һәм чайкарга кирәк. 29Рухани гаиләсеннән булган һәр ир кеше ул итне ашый ала; бу иң изге корбаннардан санала. 30Әгәр гөнаһ йолу корбанының каны, гөнаһ йолу өчен, Очрашу чатырындагы Изге бүлмәгә#6:30 Изге бүлмә – Изге чатыр эчендәге ике бүлмәнең берсе. Бу бүлмә түрдәге Иң изге бүлмәдән зур пәрдә белән аерып алынып, анда хуш исле сумала-майлар көйрәтү мәзбәхе, шәмдәл һәм изге икмәк куя торган өстәл урнашкан булган (карагыз: «Чыгыш», 26:33, 35). кертелсә, андый корбан утта яндырылырга тиеш, аны ашарга ярамый.

Currently Selected:

Левиләр 6: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in