YouVersion Logo
Search Icon

Гәләтиялеләргә хат 6

6
Үзара ярдәмләшүгә чакыру
1Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гөнаһ кылганда тотыла икән, сез, Рух буенча яшәүчеләр, аны басынкылык белән төзәтегез. Тик коткыга бирелмәс өчен, һәрберегез үз-үзен күзәтсен. 2Бер-берегезнең авыр йөкләрен күтәрешегез, шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез. 3Үзен зурга санап, чынлыкта һичкем булмаган кеше үз-үзен алдый. 4Һәркем үз эшен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча, эшләгәне белән горурлана алыр. 5Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш бит.
6Аллаһы сүзе белән үгетләнә торган кеше үзенең барлык яхшы нәрсәләрен нәсыйхәтчесе белән уртаклашсын.
7Алданмагыз: Аллаһы түбәнсетүләргә дучар була алмый. Кеше ни чәчсә, шуны урыр. 8Үзенең гөнаһлы табигатенә чәчүче аннан һәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Аңардан мәңгелек тормыш алыр. 9Игелек эшләргә ялыкмыйк, әгәр тукталып калмасак, вакытында уңышны урып алырбыз. 10Шуңа күрә, җае чыккан саен, һәркемгә бигрәк тә имандашларга игелек эшлик.
Мәсих хачын данлау
11Карагыз, үз кулым белән сезгә нинди зур хәрефләр белән язам. 12Әйләнә-тирәдәгеләргә яхшы тәэсир калдырырга теләүчеләр, үзләре Мәсих хачы хакына эзәрлекләнмәсеннәр өчен генә, сезне сөннәтле булырга мәҗбүр итәргә тырышалар. 13Сөннәткә утыртылганнар үзләре дә Канунны тотмыйлар, ләкин тән йоласына дучар итеп, сезнең белән мактану өчен, сөннәтле булуыгызны телиләр. 14Мин исә Хакимебез Гайсә Мәсих хачыннан башка һичнәрсә белән мактанырга теләмим, шул хачка бу дөнья – минем өчен, ә мин дөнья өчен кадакландым. 15Сөннәт кылуның да, кылмауның да һич әһәмияте юк, фәкать яңа зат итеп яратылу гына әһәмиятле. 16Шушы кагыйдә буенча эш итүчеләргә һәм Аллаһының чын халкына#6:16 Аллаһының чын халкына… – Грек телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Аллаһының Исраиленә. да иминлек һәм шәфкать булсын.
17Алга таба миңа һичкем авырлык тудырмасын, чөнки тәнемдә Гайсәнең яра эзләрен йөртәм. 18Имандашлар, Хакимебез Гайсә Мәсихнең мәрхәмәте сезнең рухыгыз белән булсын. Амин.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in