Гәләтиялеләргә хат 5
5
Иреккә чакыру
1Мәсих безне ирекле булу өчен азат итте. Шуңа күрә нык торыгыз һәм яңадан коллык золымына төшмәгез. 2Тыңлагыз! Мин, Паул, сезгә әйтәм: әгәр сөннәткә утыртыласыз икән, сезгә Мәсихтән һичнинди файда булмас. 3Сөннәтләнүче һәр кешегә аның бөтен Канунны үтәргә тиешлеген кабат раслыйм. 4Канунны үтәп, аклану алырга тырышучылар, сез Мәсихтән аерылып киттегез һәм Аллаһы мәрхәмәтеннән мәхрүм булдыгыз. 5Без исә Аллаһы тарафыннан акланырбыз дип өметләнәбез, һәм иман иткәнгә күрә, аның тормышка ашуын Рух ярдәме белән ашкынып көтәбез. 6Мәсих Гайсәдә сөннәт тә, сөннәтсез булу да бернинди әһәмияткә ия түгел, мәхәббәт белән эш итүче иман гына әһәмиятле.
7Сез йөгерешне яхшы башладыгыз, шулай булгач, сезгә хакыйкатькә буйсынырга кем комачаулады икән? 8Сезне ышандырырга тырышкан нәрсә сезне Чакыручыдан түгел. 9Аз гына ачыткы бөтен камырны ачыта. 10Хаким Гайсәгә таянып, мин сезнең башкача фикер йөртмәячәгегезгә ышанам, ә сезне котыртучы, кем булуына карамастан, җәзасын алыр. 11Имандашлар, мин әле дә, сөннәткә утырту кирәк, дип өйрәтәм икән, мине тагын ни өчен эзәрлеклиләр соң? Ул чагында хач турындагы тәгълиматым киртә булмас иде. 12Сезне борчучылар сөннәткә утырту белән үз-үзләрен харап итсеннәр иде!
13Имандашлар, сез иреккә чакырылдыгыз, әмма ләкин ирегегез кешелек табигатен канәгатьләндерү өчен сылтау булмасын, бер-берегезгә мәхәббәт белән хезмәт итегез. 14Канунның бар асылы бер әмердә тупланган: «Якыныңны үзеңне яраткан кебек ярат»#5:14 Карагыз: «Левиләр», 19:18. . 15Ә бер-берегезгә ерткыч җанварлардай һөҗүм итәсез икән, сак булыгыз: бер-берегезне кырып бетерә күрмәгез.
Рух буенча яшәү
16Сезгә әйтәм: Рух буенча яшәгез, шул чакта гөнаһлы табигатьнең теләкләрен үтәмәссез. 17Гөнаһлы табигать – Рухка каршы, ә Рух гөнаһлы табигатькә каршыны тели: алар бер-беренә каршы торалар, шуңа күрә сез теләгәнегезне эшли алмыйсыз. 18Әмма сезнең белән Изге Рух җитәкчелек итә икән, ул чакта сез Канун хакимлегендә түгел.
19Гөнаһлы табигатьнең эшләре күренеп тора: алар – фәхешлек, бозыклык, азгынлык, 20потка табыну, сихерчелек, дошманлык, ызгыш-талаш, хөсетлек, бик нык ярсу, үз-үзеңә файда эзләү, низаглар, үзара каршылыклар, 21көнчелек, эчкечелек, котырынкы эчү мәҗлесләре һәм шуларга охшаш башкалар. Инде элек әйткәнемчә, сезне яңадан кисәтәм: болай эшләүчеләр Аллаһы Патшалыгына ия булмаслар.
22-23Изге Рух исә мәхәббәт, шатлык, иминлек, сабырлык, игелеклелек, изгелек, тугрылык, басынкылык, тотнаклылык тудыра. Мондыйларга каршы бернинди канун юк. 24Ә Мәсих Гайсәнекеләр гөнаһлы табигатьләрен дәрте һәм теләкләре белән бергә хачка кадакладылар. 25Рух белән яшибез икән, Рух буенча эш итәргә дә тиешбез. 26Бер-беребезне ярсытып, бер-беребездән көнләшеп, дан сөюче булмыйк.
Currently Selected:
Гәләтиялеләргә хат 5: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015