1
Гәләтиялеләргә хат 6:9
Изге Язма
TtrBBL
Игелек эшләргә ялыкмыйк, әгәр тукталып калмасак, вакытында уңышны урып алырбыз.
Compare
Explore Гәләтиялеләргә хат 6:9
2
Гәләтиялеләргә хат 6:10
Шуңа күрә, җае чыккан саен, һәркемгә бигрәк тә имандашларга игелек эшлик.
Explore Гәләтиялеләргә хат 6:10
3
Гәләтиялеләргә хат 6:2
Бер-берегезнең авыр йөкләрен күтәрешегез, шулай итеп Мәсих канунын үтәрсез.
Explore Гәләтиялеләргә хат 6:2
4
Гәләтиялеләргә хат 6:7
Алданмагыз: Аллаһы түбәнсетүләргә дучар була алмый. Кеше ни чәчсә, шуны урыр.
Explore Гәләтиялеләргә хат 6:7
5
Гәләтиялеләргә хат 6:8
Үзенең гөнаһлы табигатенә чәчүче аннан һәлакәт урыр, ә Рухка чәчүче Аңардан мәңгелек тормыш алыр.
Explore Гәләтиялеләргә хат 6:8
6
Гәләтиялеләргә хат 6:1
Имандашлар, кем дә булса берәү ниндидер гөнаһ кылганда тотыла икән, сез, Рух буенча яшәүчеләр, аны басынкылык белән төзәтегез. Тик коткыга бирелмәс өчен, һәрберегез үз-үзен күзәтсен.
Explore Гәләтиялеләргә хат 6:1
7
Гәләтиялеләргә хат 6:3-5
Үзен зурга санап, чынлыкта һичкем булмаган кеше үз-үзен алдый. Һәркем үз эшен сынасын, шул чакта ул үзен башка берәү белән чагыштырмыйча, эшләгәне белән горурлана алыр. Һәркем үз йөген үзе йөртергә тиеш бит.
Explore Гәләтиялеләргә хат 6:3-5