YouVersion Logo
Search Icon

Канун 4

4
Мусаның халыкка Раббы кануннарын үтәргә кушуы
1И исраилиләр, мин сезгә өйрәтәсе кагыйдәләрне вә кануннарны тыңлагыз! Исән калыр өчен һәм ата-бабаларыгызның Раббы Алласы бирәсе җирне биләр өчен, әлеге кануннарны үтәгез. 2Мин әйткән сүзләргә берни өстәмәгез дә, аларны киметмәгез дә. Раббы Аллагызның сезгә минем аша ирештергән әмерләрен үтәгез. 3Раббының Багал-Пигур тавында нәрсә эшләгәнен үз күзләрегез белән күрдегез. Раббы Аллагыз Багал-Пигур илаһына табынучыларны арагыздан юк итте. 4Ә Раббы Аллагызга тугры калганнарның һәммәсе әле бүген дә исән. 5Мин, Раббы Аллам кушканча, сез кереп билисе җирдә үтәргә тиешле карарларны аңлаттым, кануннарны өйрәттем. 6Аларны төгәл үтәгез, һәм башка халыклар сезнең акыллы, зиһенле булуыгызны күрер; ул кагыйдәләр турында ишеткәч: «Чынлап та, бу бөек халык акыллы һәм зирәк икән», – дияр. 7Ялварган чакта Раббы Аллабыз безгә якын булган кебек, аллалары шулай якын булган тагын берәр бөек халык бармы икән?! 8Бүген мин сезгә биргән бу канун җыелмасына охшаган гадел кагыйдәләре һәм карарлары булган башка берәр бөек халык бармы икән?!
9Әмма сак һәм игътибарлы булыгыз! Күзегез белән күргәннәр исегездән чыкмасын һәм гомерегез буена күңелегездән җуелмасын өчен, ул гамәлләрне балаларыгызга да, оныкларыгызга да өйрәтегез. 10Хореб тавы янында Раббы Аллагыз каршында басып торган көнегезне хәтерләгез. Ул чагында Раббы миңа: «Халыкны җый, Мин сөйләгән сүзләрне ишетсеннәр, җирдә яшәгән көннәрендә алар, Миннән куркып, Мине хөрмәтләргә өйрәнерләр, балаларын да шуңа өйрәтерләр», – дигән иде.
11Сез тау итәгенә якын килеп бастыгыз: тау яна иде, аннан ут чыгып күккә кадәр күтәрелде, тирә-юньне кара болытлар белән куе караңгылык каплады. 12Ут эченнән Раббы сезгә эндәште. Аның сүзләрен сез ишеттегез, әмма Үзенең сурәт-кыяфәтен күрмәдегез, бары тавышын гына ишеттегез. 13Раббы сезгә Үз Килешүен, ун канунын белдерде һәм аларны, үтәргә кушып, ике таш тактага язды. 14Шулвакыт миңа Раббы сез, елганы кичеп, биләмәгә җир алганнан соң үтәргә тиешле кагыйдә вә кануннарны өйрәтергә кушты.
15Ул көнне Хореб тавында, Раббы ут эченнән сөйләгәндә, сез бернинди дә сурәт-кыяфәт күрмәдегез. Шуңа күрә сак булыгыз: 16-18үзегезгә һичнинди потлар, ир яки хатын, җир хайваны яки күктә оча торган кош, җирдән сөйрәлүче хәшәрәт яки җир астында суда йөзә торган балыкка охшатып, табына торган сыннар ясап, гөнаһ кылмагыз. 19Кояшка, айга һәм йолдызларга – күк җисемнәренә – күзләрегезне күтәреп караганда, сак булыгыз һәм коткыга бирелмәгез: аларга табынмагыз һәм сәҗдә кылмагыз, чөнки Раббы Аллагыз аларны күк астындагы бүтән барлык халыкларга билгеләде; 20ә сезне Раббы, Үз халкы, Үз биләмәсе итәр өчен, тимер эретә торган кызу мичтән алган кебек, Мисырдан алып чыкты; бүген күренгәнчә, сез – Аның Үз халкы, Үз биләмәсе!
21Сезнең аркада Раббы Аллагыз миңа ачуланды һәм сезгә биләмә итеп бирәсе бәрәкәтле җиргә мине Үрдүн елгасы аша чыгармаска ант итте. 22Мин, Үрдүн елгасын кичмичә, шушы җирдә үләрмен. Сез исә, тиздән елганы кичеп, ул бәрәкәтле җирне биләрсез. 23Раббы Аллагыз сезнең белән төзегән килешүне онытудан сакланыгыз. Раббы Аллагыз тыйган төрле нәрсәләргә охшатып, сыннар ясамагыз. 24Чөнки Раббы Аллагыз – яндырып юк итүче ут, Ул бары тик Үзенә генә тугры булып калуны таләп итә.
25Бу җирдә сез озын гомер итәрсез, балаларыгыз һәм оныкларыгыз туар; әгәр сез, бозылып китеп, нәрсәгә дә булса охшатып, сыннар ясасагыз, Раббы Аллагыз күз алдында явызлык булыр бу, һәм сез Аның ачуын китерерсез. 26Шуңа күрә бүген мин сезне кисәтеп куям, ә күк белән җир моңа шаһит булсыннар: шулай эшләсәгез, Үрдүн елгасын кичкәннән соң, биләмәгә алган җирегезне бик тиз югалтырсыз – озак тормассыз анда, юк ителерсез. 27Раббы сезне башка халыклар арасына таратыр, анда сезнең бик азыгыз исән калыр. 28Анда сез агачтан, таштан адәм кулы белән ясалган, күрми, ишетми, ашамый, ис сизми торган илаһларга табынырсыз. 29Анда сез Раббы Аллагызны эзли башларсыз; әгәр бөтен йөрәгегез һәм җаныгыз белән эзләсәгез табарсыз! 30Башыгызга кайгы килгәч, шушы афәтләр сезгә ябырылгач, Раббы Аллагызга борылырсыз һәм Аның сүзенә колак салырсыз. 31Раббы Аллагыз – шәфкатьле Аллаһы! Ул сезне ташламас, юк итмәс һәм Үзенең анты белән беркеткән, ата-бабаларыгыз белән төзегән килешүне онытмас.
Раббы Алладан башка икенче алланың булмавы турында
32Үткәннәр, сезгә хәтле булган заманнар, Аллаһы җирдә кешене бар иткән көннән алып, соңгы вакытлар турында сораштырыгыз, күкнең бер читеннән икенче читенә кадәр эзләп карагыз: кайчан да булса шушындый бөек эшләрнең булганы яки шуңа охшаган эшләрнең ишетелгәне булдымы икән?! 33Ут эченнән Аллаһы тавышын ишетеп тә, сезнең кебек исән калган берәр башка халык бармы икән?! 34Сез Аның мисырлыларга нинди бәла-казалар китерүен, нинди галәмәтләр, могҗизалар күрсәтүен һәм аларга каршы сугышуын, кулының көч-кодрәтен, курку уятучы бөек эшләрен үзегез күрдегез! Раббы Аллагыз сезгә Мисырда эшләгән кебек, башка нинди дә булса берәр алланың, барып, икенче халык арасыннан аерым халыкны үзенә алырга тырышканы бармы?! 35Болар сезгә фәкать Раббының гына Аллаһы булуын һәм Аннан башка икенче алланың юклыгын белдерер өчен күрсәтелде. 36Раббы, сезгә үгет-нәсыйхәт бирү өчен, күктән Үзенең тавышын ишеттерде; җирдә Ул сезгә бөек ут-ялкынын күрсәтте, һәм ут эченнән сез Аның сүзләрен ишеттегез.
37Раббы ата-бабаларыгызны яратканга һәм алардан соң сезне, аларның нәсел варисларын сайлаганга, Үзенең бөек кодрәте белән сезне Мисырдан алып чыкты. 38Үзегездән күбрәк тә, көчлерәк тә булган халыкларны күз алдыгыздан куып, Раббы сезне алар җиренә кертте – аны сезгә биләмә итеп бирү өчен шулай эшләде. Һәм хәзер моның шулай булуы күренеп тора. 39Шуңа күрә Раббының югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, Аллаһы икәнлеген, Аңардан башка икенче алланың булмавын белегез һәм исегездә тотыгыз. 40Сезнең үзегезгә, сездән соң килгән балаларыгызга яхшы булсын өчен, һәм Раббы Аллагыз гомерлеккә бирәсе җирдә сез озак еллар яшәсен өчен, Раббының бүген минем аша сезгә ирештергән кагыйдәләрен вә әмерләрен үтәгез.
Сыену шәһәрләре
41Шуннан соң Муса Үрдүн елгасының көнчыгыш ягыннан өч сыену шәһәре сайлап алды. 42Бу шуның өчен кирәк иде: әгәр берәү, икенче кешегә күңелендә дошманлык сакламыйча, аны ялгышлык белән үтерсә, шул шәһәрләрнең берәрсенә качып, тормышын саклап калырга мөмкин. 43Муса сайлаган өч шәһәр: рубиннәр өчен – чүлдә, тигезлектә урнашкан Бесер, гәдләр өчен – Гилыгадтагы Рамот, менашшелар өчен – Башандагы Гөлән.
Канунны игълан итү
44Менә исраилиләргә Муса ирештергән Канун. 45-46Исраилиләр Мисырдан чыкканнан соң, Муса бу карарларны, кагыйдәләрне вә кануннарны аларга Үрдүн аръягында, Бәйт-Пигур янындагы үзәндә торган чакта игълан итте. Бу җир элек Хишбунда идарә иткән амориләр патшасы Сихонныкы булган. Ләкин Муса, исраилиләр белән Мисырдан чыккач, аны җиңгән 47һәм аның җирен дә, Үрдүн елгасының көнчыгыш ярында яшәгән икенче амориләр патшасы – Башан патшасы Ог җирен дә яулап алган иде. 48Бу җирләр Арнон үзәне читендә урнашкан Арогыр шәһәреннән Сирион#4:48 Сирион – яһүд телендәге төп нөсхәдә сүзгә-сүз: Сион. Ул Иерусалимдәге Сион тавы белән бер түгел. (3:9 белән чагыштырыгыз.) , ягъни Хәрмун тавына кадәр сузылган иде.
49Бу җирләр, Үрдүн елгасының көнчыгышындагы Араба тигезлеген дә кертеп, көньякта – Араба диңгезенә, көнчыгышта Фесгә тавы итәгенә кадәр җәелгән иде.

Currently Selected:

Канун 4: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in