YouVersion Logo
Search Icon

Канун 3

3
Башан патшасы Огның җиңелүе
1Аннан соң без, борылып, Башанга бара торган юл белән киттек. Башан патшасы Ог бөтен халкы белән Эдрегый янында безгә каршы сугышырга чыкты. 2Раббы миңа әйтте: «Огтан курыкма, чөнки Мин аны бөтен халкы, җире белән синең кулга бирәм, һәм син аңа Хишбунда патшалык иткән амориләр патшасы Сихонга эшләгәнне эшләрсең». 3Һәм Раббы Аллабыз Башан патшасы Огны бөтен халкы белән бергә безнең кулга бирде, ә без аларны үтереп бетердек, беркемне дә исән калдырмадык. 4Ул вакытта Огның без яуламаган бер генә шәһәре дә калмады. Башан патшалыгында без Огның алтмыш шәһәрен, Әргүб җирен тулысынча алдык. 5Бу шәһәрләрнең барысы да биек диварлар, капкалар һәм бикләр белән бик яхшы ныгытылган иде, ләкин арада диварлар белән ныгытылмаган бик күп башка шәһәрләр дә бар иде. 6Без, Хишбун патшасы Сихонның шәһәрләрен җимергән кебек, һәр шәһәрне җимердек, анда яшәүче халыкны тәмам юк иттек: ирләрне дә, хатын-кызларны да, балаларны да – барысын үтереп бетердек, 7ә шәһәрләрендәге бөтен мал-туарны һәм байлыкны үзебезгә алдык.
8Ул вакытта без амориләрнең әлеге ике патшасыннан, Үрдүн аръягындагы Арнон үзәненнән башлап, Хәрмун тавына кадәр булган җирләрне тартып алдык. 9(Сидунлылар Хәрмунны – Сирион, ә амориләр Сенир дип атыйлар.) 10Без тигезлектәге барлык шәһәрләрне, бөтен Гилыгадны, Сәлкә һәм Эдрегыйга кадәр бөтен Башанны яулап алдык; Сәлкә белән Эдрегый – Огның Башан патшалыгындагы шәһәрләре иде.
11Башан патшасы Ог рефаимнәр токымыннан соңгы кеше булып, аның тимердән ясалган табуты аммониләрнең Рабаһ#3:11 Рабаһ – хәзерге Амман шәһәре. шәһәрендә әле дә саклана; табутның озынлыгы, кабул ителгән үлчәм буенча, – тугыз терсәк, иңе дүрт терсәк#3:11 Терсәк – 45 см. (Огның табуты – 4,05х1,8 м.) иде.
Үрдүн елгасыннан көнчыгыштагы җирләрнең бүленүе
12Ул вакытта яулап алынган җирне – Арнон үзәненең читендә урнашкан Арогырны һәм таулы Гилыгад җиренең яртысын – мин шәһәрләре белән бергә Рубин һәм Гәд ыругына бирдем. 13Ә Гилыгадның калган өлешен һәм Ог патшалык иткән бөтен Башанны, димәк, бөтен Әргүб җирен, Менашше ыругының бер яртысына бирдем. Башанны рефаимнәр җире дип тә йөрткәннәр. 14Гәшүриләр һәм мәгакәһиләр җиренең чигенә кадәр сузылган Әргүб төбәген Менашше нәселеннән булган Яһир яулап алды һәм бу җирләрне үз исеме белән Яһир авыллары дип атады. Аларны бүгенге көндә дә шулай Яһир авыллары дип йөртәләр.
15Гилыгадны мин Макиргә бирдем. 16Арнон үзәнендәге Гилыгадтан алып Яббок елгасына кадәр сузылган җирне Рубин белән Гәд ыругына бирдем; бер яктан аның чиге – Арнон үзәненең уртасы, ә аммониләр җиренең чиге булган Яббок елгасы икенче чиге булды. 17Мин аларга шулай ук Араба тигезлегенең көнчыгыш өлешен бирдем. Бу өлешнең көнбатыш чиге – Үрдүн елгасы иде: ул, Киннереттән#3:17 Киннерет – ягъни Гәлиләя күле. башланып, Араба диңгезенә, ягъни Үле диңгезгә кадәр, ә көнчыгышта Фесгә тавы итәгенә хәтле сузылган.
18Шунда мин Рубин белән Гәд ыругына һәм Менашше ыругының бер яртысына болай дип куштым: «Раббы Аллагыз бу җирне сезгә биләмә итеп бирә; сугышка яраклы барлык ирләрегез, корал тотып, башка исраили туганнары алдыннан елга аша чыксыннар. 19Бары тик хатыннарыгыз, балаларыгыз вә мал-туарыгыз гына – мал-туарыгызның күплеген беләм! – мин сезгә биргән шәһәрләрдә калсын. 20Раббы сезгә тынычлык бүләк иткән сыман, исраили кардәшләрегезгә дә тынычлык бүләк иткәнче – Раббы Аллагыз Үрдүн аръягыннан бирәсе җирне яулап алганчы – аларга булышыгыз. Аннан соң һәркайсыгыз мин биргән биләмәгә кире әйләнеп кайта алыр».
21Ул чагында Ешуага әйттем: «Раббы Аллагыз теге ике патша белән нәрсә кылганны үз күзләрең белән күрдең, Раббы син узасы башка патшалыклар белән дә шулай ук эшләр. 22Ул җирләрнең патшаларыннан курыкма, чөнки Раббы Аллагыз сезнең өчен Үзе сугыша».
Вәгъдә ителгән җиргә Раббының Мусага аяк басарга рөхсәт бирмәве
23Шунда мин, Раббыга ялварып: 24«Хуҗа-Раббым, Син миңа, колыңа, бөеклегеңне һәм кулыңның кодрәтен күрсәтә башладың. Күктә яки җирдә Син кылган эшләрне вә кодрәтле гамәлләрне эшли алган башка нинди алла бар?! 25Үтенеп сорыйм Синнән: Үрдүн аръягындагы бәрәкәтле җирне – таулы гүзәл илне һәм Ливанны күрер өчен, елганы кичәргә рөхсәт ит», – дидем. 26Әмма сезнең аркада Раббы миңа ачулы иде, мине тыңламыйча: «Җитәр! Бу турыда Миңа башка сүз катма, – диде. – 27Фесгә тавына мен дә көнбатыш, төньяк, көньяк һәм көнчыгыш тарафларга игътибар белән кара, чөнки Үрдүннең теге ягына чыкмаячаксың. 28Ешуага нәсыйхәт бир, аның күңелен күтәр һәм рухын ныгыт, чөнки син күргән җирне яулап алып, шунда яшәр өчен, Үрдүн елгасы аша бу халыкны ул алып чыгар», – диде.
29Шуннан соң без Бәйт-Пигур шәһәре каршындагы үзәндә тукталып калдык.

Currently Selected:

Канун 3: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in