YouVersion Logo
Search Icon

Канун 5

5
Ун канун
1Муса, барлык исраилиләрне җыеп, болай диде:
– И исраилиләр, бүген мин сезгә җиткерәсе кагыйдәләрне вә кануннарны тыңлагыз; аларны өйрәнеп, төгәл үтәгез. 2Раббы Аллабыз Хореб тавында безнең белән килешү төзеде. 3Раббы бу Килешүне аталарыбыз белән түгел, бүгенге көндә исән һәм биредә булган һәрберебез белән төзеде. 4Раббы ул тауда ут эченнән сезгә йөзгә-йөз карап сөйләде. 5Мин исә, Раббының сүзен сезгә җиткерү өчен, Раббы белән сезнең арада тордым, чөнки сез, уттан куркып, тауга менмәдегез. Раббы болай диде: 6«Мин – сезне Мисырдан, коллык йортыннан коткарган Раббы Аллагыз. 7Сездә Миннән башка аллалар булмасын.
8Үзегезгә һичнинди потлар ясамагыз. Югарыда, күктә, һәм түбәндә, җирдә, яисә җир асты суларында булган нәрсәләргә охшатып, сын-сурәтләр ясамагыз. 9Аларга табынмагыз, сәҗдә кылмагыз, чөнки Мин, сезнең Раббы Аллагыз, бары тик Үземә генә тугры булып калуны таләп итәм. Миннән йөз чөергән аталарының гөнаһлары өчен өченче, дүртенче буынгача балаларына җәза бирермен. 10Ә Мине яраткан һәм әмерләремне үтәгәннәрнең меңенче буынына кадәр мәрхәмәт күрсәтермен.
11Раббы Аллагызның исемен кирәкмәскә телгә алмагыз: Аның исемен кирәкмәскә телгә алган кешегә Раббы җәза бирми калмас. 12Раббы Аллагыз кушканча, шимбә көнне изге көн буларак билгеләп үтегез. 13Алты көн дәвамында бөтен эшләрегезне эшләгез, 14ә җиденче көн – Раббы Аллагызга багышланган ял көне. Ул көнне сезгә эшләргә ярамый – үзегез дә, угыл-кызларыгыз да, ир вә хатын-кыз колларыгыз да, шәһәрләрегездәге килмешәкләр дә, үгез вә ишәкләрегез дә, бернинди терлегегез дә эшләмәсен. Шул рәвешле, үзегез ял иткән кебек, колларыгыз да ял итсен. 15Мисыр илендә үзегезнең коллар булганыгызны онытмагыз. Раббы Аллагыз Үзенең көчле-кодрәтле кулы белән сезне Мисырдан алып чыкты, шуңа күрә Раббы Аллагыз шимбәне сезгә гомерлеккә изге көн итеп билгеләп үтәргә кушты.
16Раббы Аллаң кушканча, ата-анаңны хөрмәт ит. Шулай эшләсәң, гомерең – озын, Раббы Аллаң сиңа бирәсе җирдә тормышың яхшы булыр.
17Кеше үтермә.
18Зина кылма.
19Урлашма.
20Якыныңа каршы ялган шаһитлык итмә.
21Башка берәүнең хатынына кызыкма, өенә, кырларына, ир яки хатын-кыз колына, үгезенә яки ишәгенә – гомумән, кеше малына нәфесеңне сузма».
22Муса үзенең сүзен дәвам итте:
– Раббы бу кануннарны, сез барыгыз да тау янында җыелып торган чакта, ут, болыт һәм дөм караңгылык эченнән кычкырып сөйләде һәм, шуңа өстәп, берни әйтмәде. Үз сүзләрен Ул, ике таш тактага язып, миңа бирде.
Мусаның халык өчен Аллаһыдан соравы
23Тау очкынланып янганда, караңгылык эченнән сезгә тавыш ишетелгәч, барлык ыруг башлыклары һәм өлкәннәр минем янга килделәр һәм: 24«Раббы Аллабыз Үз данын, Үз бөеклеген безгә күрсәтте; без бүген ут эченнән Аның тавышын ишеттек; Аллаһы кешегә мөрәҗәгать итеп тә, кешенең исән калырга мөмкин икәнлеген белдек, – диделәр. – 25Әмма нигә без тормышыбызны куркыныч астына куярга тиеш?! Бу коточкыч ут безне юк итәчәк, һәм әгәр тагын Раббы Аллабызның тавышын ишетсәк, без үләчәкбез. 26Безнең кебек, тере Аллаһының тавышын ишетеп тә, исән калган берәр җан иясе бармы?! 27Муса, Раббы Аллабыз хозурына барып, әйткәннәрен тыңла да безгә җиткер. Без әйткәннәреңне тыңларбыз да барысын үтәрбез».
28Раббы белән сөйләшкәнегезне ишетеп, Раббы менә нәрсә диде: «Мин бу халыкның сүзләрен ишеттем. Алар әйткәннең бөтенесе дөрес. 29Аларның йөрәге һәрвакыт шулай булсын иде! Бары Миннән генә куркып, Мине хөрмәт итүләрен, бөтен әмерләремне үтәүләрен теләр идем. Әгәр гел шулай эшләсәләр, аларның үзләренә дә, балаларына да мәңге яхшы булыр. 30Бар, халыкка әйт, чатырларына кайтсыннар, 31ә үзең биредә Минем белән кал. Син аларга өйрәтергә тиешле барлык әмерләрне, кагыйдәләрне һәм кануннарны Мин сиңа игълан итәрмен. Мин аларга биләмә итеп бирәсе җирдә шул канун-кагыйдәләрдән чыкмасыннар».
32Карагыз аны, Раббы Аллагызның кушканнары буенча эш итегез! Алардан уңга да, сулга да тайпылмагыз. 33Нәкъ Раббы Аллагыз кушканча йөрсәгез, шулай эшләсәгез, биләмә итеп аласы җирдә исән-имин озын гомер итәрсез.

Currently Selected:

Канун 5: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in