Канун 1
1
Мусаның Раббы вәгъдә иткәннәрне исраилиләрнең исенә төшерүе
1Бу китапта Мусаның Үрдүн аръягындагы чүлдә, Араба тигезлегендә, Суф дип аталган урын каршында – Паран белән Тофел, Лабан, Хасерот һәм Ди-Заһаб арасында – Исраил халкына сөйләгән сүзләре китерелә. 2(Сәгыйрь таулары аша Хоребтан Кадыш-Барниага барып җитәр өчен, унбер көн кирәк.)
3 Исраилиләр Мисырдан чыгып киткәннең кырыгынчы елында, унберенче айның беренче көнендә Раббы кушканнарны Муса Исраил халкына ирештерде. 4Бу хәл Хишбунда яшәгән амориләр патшасы Сихон, Аштаротта һәм Эдрегыйда яшәгән Башан патшасы Ог Муса тарафыннан җиңелгәннән соң булды. 5Муса исраилиләргә Раббы канунын аңлата башлаганда, алар Үрдүн елгасының икенче ягындагы Мәаб җирендә иделәр. Муса аларга болай диде:
6– Раббы Аллабыз Хореб тавында безгә: «Бу тауда инде озак тордыгыз, 7җыеныгыз да амориләр яшәгән тауларга, аларның күршеләре яши торган җирләргә – Араба тигезлегенә, тауларга, түбән урыннарга, Нәгебкә һәм диңгез буйларына китегез, кәнганиләр җирен һәм Ливанны узып, бөек Фөрат елгасына кадәр барып җитегез. 8Менә, бу җирләрне Мин сезгә тапшырам. Барыгыз, Мин сезнең ата-бабаларыгыз Ибраһимга, Исхакка, Ягъкубка һәм аларның нәсел варисларына бирергә ант иткән җирне биләгез!» – дип әйтте.
Мусаның башлыклар сайлавы
9Муса әйтте:
– Мин сезгә ул вакытта ук: «Берүзем генә барыгызга да башлык була алмыйм. 10Раббы Аллагыз сезне күп санлы итте, шуңа күрә күктәге йолдызлар санынча ишәйдегез! 11Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы сезне бүгенгедән мең мәртәбә арттырсын да, вәгъдә иткәненчә, фатихасын бирсен! 12Ә мин берүзем генә сезнең турыда кайгырта, низагларыгызны хәл итә алмыйм! 13Һәр ыругтан акыллы, зирәк, сыналган берничә ирне сайлап алыгыз. Мин аларны сезгә башлык итеп куярмын», – дигән идем.
14Сез: «Синең тәкъдимең яхшы», – дидегез. 15Мин ыругларыгыздагы баш кешеләрне – зирәк акыллы, сыналган ирләрне – башлыкларыгыз иттем, сезнең өстән меңбашы, йөзбашы, иллебашы, унбашы билгеләдем, һәр ыругка җитәкчеләр куйдым. 16Хөкемчеләрегезгә мин шундый әмер бирдем: «Кардәшләрегезнең дәгъваларын игътибар белән тыңлагыз. Бәхәс исраили белән исраили арасындамы яки исраили белән читтән килгән кеше арасындамы – һәммәсен гадел хөкем итегез. 17Хөкем иткәндә, кешеләрнең берсен икенчесеннән өстен куймагыз, яшьләрнең дә, өлкәннәрнең дә сүзенә колак салыгыз. Беркемнән дә курыкмагыз, чөнки хөкем итү – Аллаһы эше, ә инде эшне хәл итү кыен булса, миңа килегез, мин аны үзем хәл итәрмен». 18Сез эшләргә тиешле нәрсәләрнең барысы турында мин сезгә теге вакытта ук әйттем.
Мусаның Аллаһы вәгъдә иткән җирне карарга кешеләр җибәрүе
19Шуннан, Раббы Аллабыз кушканны тыңлап, Хоребтан амориләрнең таулы иленә таба киттек. Үзегез күргән зур һәм куркыныч чүлне узып, Кадыш-Барниага килеп җиттек. 20Мин сезгә: «Сез Раббы Аллабыз амориләрнең безгә бирәсе таулы иленә килеп җиттегез, – дидем. – 21Күрегез, менә ул! Раббы Аллагыз бу җирне сезгә бирде. Ата-бабаларыгызның Раббы Алласы кушканча, барыгыз, биләгез аны! Курыкмагыз, котыгыз чыкмасын!»
22Сез, миңа килеп: «Әйдә, бу җирне карап кайтырга үзебездән алда берничә кешене җибәрик, – дидегез. – Алар безгә кайсы юлдан барасын, нинди шәһәрләр барлыгын белешеп кайтсыннар». 23Бу фикер миңа ошады, һәм мин, һәр ыругтан берәр кеше исәбеннән, унике кеше сайлап алдым. 24Шуннан алар киттеләр, тауларга күтәрелеп, Эшкүл үзәненә төштеләр һәм ул тирәдәге җирне карап чыктылар. 25Шунда җыйган җимешләрне китереп, алар безгә бу җир турында сөйләделәр. «Раббы Аллабыз безгә бирәсе җир яхшы», – дип әйттеләр.
26Әмма сез ул җиргә барырга теләмәдегез, Раббы Аллагызның кушканына каршы килдегез, 27чатырларыгызда: «Раббы безгә нәфрәтләнә, шуңа күрә, амориләр кулына тапшырып, кырып бетерер өчен генә безне Мисыр җиреннән алып чыкты, – дип зарланыштыгыз. – 28Инде хәзер кая барырга безгә? Андагы халыкның бездән күпкә көчле, озын буйлы булуын, шәһәрләренең зур, диварларының күккә кадәр җитүен, анакыймнарны күрүен сөйләп, туганнарыбыз безне куркытып бетерде», – дидегез.
29Ә мин сезгә: «Котыгыз очмасын, курыкмагыз алардан! – дидем. – 30Раббы Аллагыз, сезнең алдан барып, сезнең өчен Үзе сугышачак. Күреп тордыгыз: Мисырда да, 31чүлдә дә Ул шулай эшләде. Шушы урынга килеп җиткәнче, бөтен юл буе Ул, баласын күтәргән ата кебек, сезне кулында алып барды». 32-33Шулай була торып та, сәфәрегездә сездән алда барган, чатырларыгызга урын тапкан, төнлә ут баганасында, көндезен болыт баганасында сезгә юл күрсәткән Раббы Аллагызга ышанмадыгыз!
Раббының исраилиләргә җәза бирүе
34Сезнең сүзләрне ишеткәч, Раббының ачуы килде, һәм Ул ант итеп әйтте: 35«Сез – кара эчле халык, шуңа күрә Мин, ант эчеп, ата-бабаларыгызга вәгъдә иткән бәрәкәтле җирне бу начар буыннан берәү дә күрмәс. 36Бары Ифунни углы Кәлеб кенә күрер. Мин аңа һәм аның нәсел варисларына үзе аяк баскан җирне бирәм, чөнки Кәлеб бөтен күңеле белән Раббыга буйсынды».
37Сезнең аркада Раббының миңа да ачуы килде, һәм Ул: «Муса, син дә ул җиргә кермәячәксең, – диде. – 38Әмма Нун углы Ешуа, синең ярдәмчең, бу җиргә керәчәк. Ешуага булыш, чөнки бу җирне биләргә исраилиләрне Ешуа алып барачак». 39Раббы әйтте: «Яхшыны яманнан аера да белмәгән балаларыгыз турында сез: „Алар дошман кулына калачак“, – дигән идегез. Ләкин әнә шул балаларыгызга Мин бу җирне бирермен, һәм алар аны биләрләр. 40Ә сез, борылып, Камышлы диңгезгә илтә торган юл белән чүлгә кире китегез».
41Шул чагында сез миңа болай дип җавап бирдегез: «Без Раббы алдында гөнаһ кылдык; хәзер без, Раббы Аллабыз кушканча, барып сугышачакбыз». Шуннан һәркайсыгыз, кулына корал алып, аны-моны уйлап тормый гына таулы илгә менәргә җыенды.
42Раббы миңа әйтте: «Аларга шуны җиткер: „Сугышырга бармагыз, чөнки Мин сезнең янда түгел, шуңа күрә дошман сезне җиңәчәк“».
43Аның сүзләрен мин сезгә җиткердем, тик сез тыңламадыгыз, Раббы сүзенә каршы килдегез һәм таулы илгә мендегез, 44ә анда яшәүче амориләр сезгә каршы сугышка чыктылар да, умарта күче кебек ябырылып, сезне Сәгыйрьдән Хормага кадәр куып бардылар һәм җиңделәр. 45Сез, кире кайтып, Раббы алдында еладыгыз, әмма Раббы сезнең аһ-зарларыгызны тыңларга теләмәде.
46Шуннан соң сез, Кадышта калып, озак вакыт шунда яшәдегез.
Currently Selected:
Канун 1: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015