Канун 2
2
Исраилиләрнең Мәаб һәм Эсау җирләре аша үтүе
1Аннан соң, Раббы миңа кушканча, Камышлы диңгезгә таба борылдык та чүлгә кире киттек. Озак вакытлар Сәгыйрь таулары тирәсендә уралып йөрдек.
2Шулвакыт Раббы миңа: 3«Бу таулар тирәсендә җитәрлек уралып йөрдегез, инде төньякка борылыгыз, – диде. – 4-5Халыкка менә нәрсә дип әйт: „Сез Сәгыйрьдә яшәүче Эсау нәселеннән булган туганнарыгыз җиреннән узарсыз, алар сездән куркырлар, әмма алар белән сугышудан сакланыгыз, чөнки Мин сезгә аларның бер карыш җирен дә бирмим, таулы Сәгыйрь илен Мин биләмә итеп Эсау токымына тапшырдым. 6Сез аларга ашаган ризыгыгыз өчен дә, эчкән суыгыз өчен дә түләгез“».
7Раббы Аллагыз һәр эшегезгә фатихасын бирде, иксез-чиксез чүлдән барганда, сезне кайгыртты. Раббы Аллагыз шушы кырык ел буе яныгызда булды, һәм сез һичнинди мохтаҗлык күрмәдегез.
8Араба тигезлеге буйлап без Элат һәм Эсион-Гебер шәһәрләреннән башланган юл белән Сәгыйрь җирендә яшәүче кардәшләребез эсаулар яныннан уздык һәм аннары, борылып, Мәаб чүленә киттек. 9Раббы миңа: «Мәабиләр белән дошманлашып, сугыш башламагыз, Мин алар җиреннән сезгә өлеш чыгармыйм, чөнки Мин Ар шәһәрен аларга – Лутның нәсел варисларына – биләмә итеп бирдем», – диде.
10Элек анда көчле, күп санлы, анакыймнар кебек озын буйлы эмимнәр яшәгән. 11Мәабиләр аларны эмимнәр дип атаганнар, ләкин анакыймнар кебек үк, алар рефаимнәр дип тә исәпләнгәннәр. 12Сәгыйрьдә элек хориләр яшәгән, ләкин Эсауның нәсел варислары аларның җирен тартып алган. Раббы исраилиләргә биләмә итеп биргән җирдә яшәгән халыкны исраилиләр нишләтсә, Эсауның нәсел варислары, хориләрне әнә шулай кырып бетереп, җирләренә кереп урнашкан.
13Раббы безгә Зеред үзәне аша икенче якка чыгарга кушты, һәм без Раббы әйткәнчә эшләдек. 14Кадыш-Барниадан чыгып китүебезгә утыз сигез ел булды – инде менә Зеред үзәнен кичтек һәм, Раббы вәгъдә иткәнчә, шушы буынның сугышка яраклы барлык ирләре бу вакыт эчендә үлеп бетте. 15Шул буынны станыбыздан юк иткәнчегә кадәр, Раббының кулы алар өстендә булды. 16Сугышка яраклы шул ирләрнең соңгылары үлеп беткәч, 17Раббы миңа әйтте: 18«Бүген, Ар янындагы чикне узып, Мәаб җиренә чыгыгыз. 19Аммониләр янына килеп җиткәч, дошманлашып, сугыш башламагыз: Мин алар җиреннән сезгә өлеш чыгармыйм, чөнки Мин аны аммониләргә – Лутның нәсел варисларына – биләмә итеп бирдем».
20Элек бу җирдә рефаимнәр яшәгән, һәм ул рефаимнәр җире булып саналган; аммониләр исә аларны зәмзуммимнәр дип йөрткәннәр. 21Зәмзуммимнәр көчле, күп санлы һәм анакыймнар кебек озын буйлы булганнар, әмма Раббы аммониләр күз алдыннан зәмзуммимнәрне юк итте, һәм аммониләр, аларның җирен үзләренә алып, шунда кереп урнаштылар. 22Эсауның Сәгыйрьдә яшәгән нәсел варислары өчен дә Раббы шулай ук эшләде. Раббы хориләрне эсаулар күз алдыннан юк итте: эсаулар, аларны җирләреннән куып, шунда кереп урнаштылар һәм хәзер дә шунда яшиләр. 23Газага барып җиткәнче, юлда очраган авылларда яшәүче аввимнәрне исә Кәфтурдан килгән кәфтурлылар#2:23 Кәфтурлылар – белгечләр әйтүе буенча, Кәфтур Крит утравын аңлата, ә кәфтурлылар – пелештиләр. юк итте һәм алар җиренә кереп урнашты.
Сихонны җиңү
24Раббы: «Җыеныгыз, Арнон үзәнен кичегез. Мин сезгә җире белән бергә Хишбун патшасы амори Сихонны бирәм. Аның белән сугышып, җирен яулый башлагыз. 25Шушы көннән Мин бөтен җирдә барлык халыкларны сездән курка, сезнең турыда ишетүгә калтырап төшә торган итәрмен», – диде.
26Шуннан соң Кыдемот үзәненнән мин Хишбун патшасы Сихонга, килешү тәкъдим итү өчен, илчеләр җибәрдем: 27«Җиреңнән узарга рөхсәт ит. 28-29Барган юлыбыздан уңга да, сулга да тайпылмабыз һәм ашаган ризыгыбыз, эчкән суыбыз өчен көмеш белән түләрбез. Эсауның Сәгыйрьдә яшәүче нәсел варислары да, шулай ук Арда яшәүче мәабиләр да безгә үз җирләреннән үтәргә рөхсәт иттеләр. Җирең аша үтеп, Үрдүнгә җитәр һәм, аны кичеп, Раббы Аллабыз безгә бирәсе җиргә керер идек». 30Әмма Хишбун патшасы Сихон безгә үз җире аша үтәргә рөхсәт итмәде, чөнки Раббы Аллагыз, аны усалландырып, йөрәген киреләндерде – аны сезнең кулга тапшырыр өчен, шулай эшләде Раббы. Һәм моның шулай икәнлеген бүген сез үзегез дә күреп торасыз.
31Раббы миңа әйтте: «Менә, Мин сезгә Сихонны һәм аның җирен бирәм, җиренә кереп били башлагыз!» 32Шуннан Сихон бар халкы белән Яһас янында безгә каршы сугышка чыкты. 33Әмма Раббы Аллабыз аны безнең кулга тапшырды, һәм без бөтен халкы, угыллары белән бергә Сихон патшаны җиңдек. 34Шул чагында без аның бөтен шәһәрләрен яулап алдык һәм бу шәһәрләрнең бар халкын тәмам юк иттек: ирләрне дә, хатын-кызларны да, балаларны да – берсен дә исән калдырмадык. 35Бу шәһәрләрдәге бар байлыкны һәм мал-туарны исә үзебезгә алдык. 36Арнон үзәненең читендә урнашкан Арогырдан һәм шул үзәндәге башка бер шәһәрдән алып, Гилыгадка кадәр булган шәһәрләрдәге диварларның берсе дә безгә каршы тора алмады. Раббы Аллабыз аларның барысын да безнең кулга тапшырды. 37Раббы Аллабыз кушканча, сез бары аммониләр җиренә, Яббок елгасы янындагы урыннарга, таулы җирдәге шәһәрләргә генә якын килмәдегез.
Currently Selected:
Канун 2: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015