Саннар 36
36
Кияүгә чыккан хатын-кызларның мирасы
1Йосыф токымыннан булган, Менашше углы Мәкирдән туган Гилыгад кабиләсенең җитәкчеләре бервакыт, Мусага һәм ыруг башлыкларына мөрәҗәгать итеп, болай диделәр:
2– Син әфәндебезгә Раббы: «Шобага салып, Исраил угылларына биләмәгә җир бүлеп бир», – дип әмер иткән чакта, кардәшебез Селупхад өлешен Ул аның кызларына бирергә боерган иде. 3Әмма әлеге кызлар Исраилнең башка ыруг егетләренә кияүгә чыга калсалар, кызларның биләмәләре, аталарыбыз биләгән җирләрдән алынып, шул егетләрнең ыруглары биләгән җирләргә кушылачак һәм, шул рәвешле, шобага буенча безгә чыккан җирләр кимеячәк. 4Исраилиләр Илленче елга кергәндә, Селупхад кызларының биләмәләре алар кияүгә чыккан ирләрнең ыругына күчәчәк – аталарыбыз җиреннән алыначак.
5Муса, Раббының кушуы буенча, исраилиләргә әмер итеп әйтте:
– Йосыф ыругының нәсел варислары дөрес сөйли. 6Селупхад кызлары хакында Раббының әмер итеп әйткәне шул: алар күңелләре теләгән егетләргә кияүгә чыга алалар, тик егетләр Селупхад белән бер ыругтан булырга тиеш. 7Исраилиләрнең биләмәләре бер ыругтан икенче ыругка күчмәсен – һәрбер исраили ата-бабаларыннан мирас итеп алган җиренә баглы булсын. 8Исраилиләр ыругында мирасчы булган һәр кыз ата-бабалары ыругыннан берәрсенә кияүгә чыксын, шул чагында исраилиләр ата-бабаларыннан мирас итеп алган җирләрдә хуҗа булып калырлар. 9Биләмә җирләре бер ыругтан икенче ыругка күчмәсен – Исраил халкының һәр ыругы үз җиренә баглы булсын.
10Раббы Мусага ничек әмер иткән булса, Селупхад кызлары нәкъ шулай эшләделәр. 11Селупхад кызлары Махла, Тирса, Хөглә, Милкә һәм Ноа әтиләре ягыннан үз абыйларының угылларына кияүгә чыктылар. 12Аларның ирләре Йосыф углы Менашше ыругыннан иделәр, шуңа күрә Селупхад кызларының биләмәләре аталары ыругында калды.
13Мәаб үзәнлегендә, Үрдүн елгасы янындагы Әрихә каршында Раббының Муса аркылы исраилиләргә биргән боерык-карарлары әнә шулар.
Currently Selected:
Саннар 36: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015