Көлессәйлеләргә хат 3
3
Иске һәм яңа тормыш
1Сез Мәсих белән бергә терелеп торгансыз икән, күктәге нәрсәләргә ашкыныгыз, Мәсих анда Аллаһының уң ягында утыра. 2Җирдәге нәрсәләр турында түгел, күктәгеләр турында уйлап карагыз. 3Сез үлдегез, ә тормышыгыз Мәсих белән бергә Аллаһыда яшеренгән бит. 4Тормышыгыз – Мәсих, һәм Ул килгәндә, сез дә данын уртаклашып, Аның белән бергә килерсез.
5Шулай итеп, үзегездәге дөньяви теләкләрне: фәхешлек, бозыклык, нәфес, яман теләкне һәм потка табынуга тиң булган комсызлыкны үтерегез. 6Боларның барысы да Аллаһының ачуын китерә#3:6 Кайбер кулъязмаларда болай язылган: Менә шулар өчен Үзен тыңламаганнарга Аллаһының ачуы килә. . 7Кайчандыр сез дә боларны эшләгәндә, шул юлларда йөрдегез. 8Ә хәзер сез аларның һәммәсеннән: ачу, ярсу, усаллык, яман теллелек һәм әдәпсез сүзләрдән котылыгыз, 9бер-берегезгә ялган сөйләмәгез. Сез бөтен кылган гамәлләрегез белән бергә элекке яшәү рәвешегезне кием салгандай салып ташладыгыз бит 10һәм яңа кеше булып киендегез. Яңа кешене яратучы Аллаһы, Үзен сезгә тагын да ныграк таныту өчен, сезне һәрвакыт Үзенә охшашлы итеп үзгәртеп тора. 11Шуңа күрә инде яһүди булмаганнар һәм яһүдиләр, сөннәтле һәм сөннәтсезләр, вәхшиләр, скифлар#3:11 Вәхшиләр – грекча «барбарос», ягъни милләте белән грек булмаган һәм грекча белмәгән, җәмгыятьнең иң түбән катлау кешеләре. Скифлар – Кара диңгез буеның төньяк-көнчыгышында яшәгән халык. , коллар һәм иреклеләр арасында бернинди аерма юк, әмма Мәсих – һәммәсе һәм барысында.
12Сез, сөекле изгеләр, Ул сайлап алган кешеләр буларак, шәфкатьле, игелекле, тыйнак, басынкы, түземле булыгыз. 13Бер-берегезгә сабырлык күрсәтегез һәм, үпкәгез булса, бер-берегезне кичерегез. Мәсих сезне кичергәндәй, сез дә бер-берегезне кичерегез. 14Бу сыйфатларның барысына мәхәббәтне өстәгез, ул, һәммәсен берләштереп, камиллеккә илтә. 15Йөрәкләрегез белән Мәсихнең иминлеге хакимлек итсен. Сез, бер тәннең әгъзалары булып, нәкъ менә шушы иминлектә яшәү өчен чакырылгансыз бит. Рәхмәтле булыгыз, 16Мәсихнең сүзе сездә бар муллыгы белән урнашсын. Бер-берегезне һәр төрле зирәклек белән өйрәтегез һәм үгетләгез. Рәхмәт әйтеп, Аллаһыга мәдхияләр, мактаулы шигырьләр һәм рухи җырлар җырлагыз. 17Сез нәрсә генә эшләсәгез яки ни генә сөйләсәгез дә – барын да Хакимебез Гайсә Мәсихкә таянып һәм Аның аша Атабыз Аллаһыга шөкер итеп эшләгез.
Яңа тормыштагы үзара мөнәсәбәтләр
18Хатыннар, Хаким Гайсәгә иман итүчеләр үзләрен ничек тотарга тиеш булса, ирләрегезгә шулай буйсыныгыз. 19Ирләр, хатыннарыгызны яратыгыз һәм аларга кырыс булмагыз. 20Балалар, һәрнәрсәдә ата-аналарыгызның сүзен тыңлагыз, чөнки бу Хакимгә мәгъкуль. 21Аталар, балаларыгыз кайгыга батмасыннар өчен, аларны ярсытмагыз. 22Коллар, дөньядагы хуҗаларыгызга һәрнәрсәдә буйсыныгыз, хезмәт итүегез кешеләргә ярарга тырышып һәм күз буяп түгел, ә тирән хөрмәт белән, Аллаһыдан куркып, чын күңелдән булсын.
23-24Хакимнән бүләккә мирас алачагыгызны белеп, нәрсә генә эшләсәгез дә, кешеләр өчен түгел, Хаким өчен эшләгәндәй, чын күңелдән башкарыгыз, чөнки сез Хаким Мәсихкә хезмәт итәсез. 25Ә хаксызлык кылучы үзенә тиешлесен алачак. Аллаһы каршында барысы да тигез.
Currently Selected:
Көлессәйлеләргә хат 3: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015