Көлессәйлеләргә хат 2
2
1Сезнең хакка, Лаудикеядә яшәүчеләр һәм башка барлык мине йөзгә күрмәгәннәр хакына никадәр тырышуымны белеп торуыгызны телим. 2Мин моны, мәхәббәттә берләшеп, күңелләре күтәрелсен һәм тирән аңлауга һәм тулысынча ышануга ия булсыннар өчен эшлим. Шул рәвешчә алар Аллаһының серен – Мәсихне танып белерләр. 3Аңарда зирәклекнең һәм белемнең бөтен хәзинәләре яшеренгән. 4Мин моны ялагай сүзләр белән сезне һичкем алдамасын өчен сөйлим. 5Тәнем белән яныгызда булмасам да, рухым белән яныгызда һәм сездәге тәртипне, Мәсихкә иманыгызның ныклыгын күреп куанам.
Мәсихтәге яңа тормыш
6Мәсих Гайсәне Хаким#2:6 Хаким – Бу сүз Мәсих Гайсәнең кешелеккә, бөтен матди һәм рухи дөньяга Хуҗа икәнен күрсәтә. итеп кабул иткәнсез икән, Аның белән берлектә яшәгез. 7Аңарда тамыр җәегез һәм төпләнегез, үзегезгә өйрәтелгән иман буенча ныгыгыз һәм рәхмәтле булу сезне чолгап алсын.
8Сак булыгыз, Мәсихкә түгел, кеше гадәтләренә һәм дөньяның идарә итүче көчләренә нигезләнгән, буш һәм алдавыч фәлсәфә белән сезне һичкем кол итмәсен. 9Аллаһы бөтен тулылыгы белән Мәсихтә гәүдәләнеп яши. 10Сезгә Мәсих аркылы тулы тормыш бирелгән, һәм Ул – һәммә башлыклар һәм хакимлекләр өстеннән Баш. 11Сез Аңарда, кеше кулы башкарган сөннәт белән түгел, гөнаһлы табигать хакимлегеннән азат итү, димәк, Мәсих сөннәте белән сөннәтләндегез дә. 12Суга чумдыру йоласын үтәгәндә, Аның белән бергә күмелдегез һәм, Аны үледән терелткән Аллаһының кодрәтенә ышану аркасында, Аның белән бергә терелдегез дә. 13Сез гөнаһларыгыз аркасында һәм сөннәтле булмавыгыз өчен үле булганда, Аллаһы сезне Мәсих белән бергә терелтте һәм барлык гөнаһларыбызны кичерде. 14Ул безгә каршы бурычнамәне кагыйдәләре белән гамәлдән чыгарды һәм, хачка кадаклап, бөтенләй юк итте. 15Өстен көчләр һәм хакимлекләрне бирелергә мәҗбүр итте һәм Мәсих аркасында җиңүне тантана итеп, аларны бар халык алдында фаш итте.
16Шулай итеп, ризык һәм эчемлек өчен яисә нинди дә булса бәйрәм яки яңа ай яисә шимбә көннәренә кагылышлы мәсьәләләр өчен сезне һичкем хөкем итмәсен. 17Болар – киләчәкнең күләгәсе генә, ә чынбарлык – Мәсихтә. 18Ясалма тыйнаклыктан һәм фәрештәләргә табынудан ләззәт табучы һичкем сезне бүләк алу хокукыннан мәхрүм итмәсен. Андый кеше үзе күргәннәр белән горурлана, кешелек акылының буш уйлары аны масаючан итә. 19Аның Башка мөнәсәбәте юк инде. Ә бөтен тән бары тик Башка таянып кына, буыннары һәм сеңерләре белән үзара беркетелеп һәм ныгытылып, Аллаһы кушуы буенча үсә бит.
20Сез Мәсих белән бергә үлеп, бу дөньядагы идарә итүче көчләрдән котылгансыз икән, ни өчен әле һаман бу дөньяда яшәүчеләрдәй 21«кагылма», «татыма», «тимә» кебек кагыйдәләргә буйсынасыз? 22Болар бары тик кеше уйлап чыгарган кагыйдәләргә, тәгълиматларга гына кагыла һәм аларның барысы да кулланганнан соң юкка чыга. 23Бу кагыйдәләр, үзләренең диндарлыкларын, ясалма тыйнаклык һәм тән талчыгуын көчләп тагып, ниндидер зирәклекне күрү мөмкинлеге тудыралардыр да. Чынлыкта исә бу кешелек нәфесләрен җиңәргә бер дә ярдәм итми.
Currently Selected:
Көлессәйлеләргә хат 2: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015