YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 23

23
Паул Югары киңәшмә алдында
1Югары киңәшмә әгъзаларына карап, Паул:
– Туганнар! – диде. – Бүгенге көнгә кадәр Аллаһы каршында саф вөҗдан белән яшәдем.
2Шунда олуг рухани Һанани Паул янындагыларга аның авызына сугарга кушты. 3Ә Паул аңа:
– Әй, агартылган дивар, сиңа Аллаһы сугачак! Син мине Канун буенча хөкем итү өчен утырасың, ә үзең, Канунга каршы килеп, миңа сугарга әмер бирәсең, – диде.
4– Син Аллаһының олуг руханиен мыскыл итәсеңме? – диделәр аның янында торучылар.
5– Мин, туганнар, аның олуг рухани икәнлеген белмәдем. Изге язмада: «Үз халкың белән идарә итүчене хурлама»#23:5 Карагыз: «Чыгыш», 22:28. , – дип язылган бит, – диде Паул.
6Андагыларның бер өлеше – саддукейлар, икенче өлеше фарисейлар икәнлеген белеп, Паул:
– Туганнар! Ата-бабаларым фарисей булганнар, мин үзем дә – фарисей. Монда мине үлеләрнең терелүенә өмет баглавым өчен хөкем итәләр, – дип кычкырды.
7Ул шулай дию белән, фарисейлар һән саддукейлар арасында каты бәхәс чыгып, җыелыш икегә бүленде, 8чөнки саддукейлар үледән терелү, фәрештәләр, рухларның да юклыгын исбатлыйлар, ә фарисейлар боларның барысына да ышаналар. 9Шунда зур гауга купты, фарисей канун белгечләре бик нык бәхәсләшеп:
– Без бу кешедә һичбер начарлык тапмыйбыз. Аңа рух яки фәрештә әйткәндер, бәлки, – диделәр.
10Ызгыш көчәйгәнлектән, гаскәриләр башлыгы Паулны өзгәләп ташлауларыннан курка башлады, шуңа күрә ул гаскәриләргә, аска төшеп, Паулны ул кешеләр арасыннан алырга һәм ныгытмага илтергә әмер бирде.
11Икенче төнне Паул янына Хаким Гайсә килде.
– Нык бул! Иерусалимдә Минем турыда ничек шаһитлык биргән булсаң, Римда да шулай шаһитлык бирергә тиешсең, – диде Ул.
Яһүдиләрнең Паулны үтерергә сүз куешуы
12Көн тугач, кайбер яһүдиләр бергә җыелып сүз куештылар һәм Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска, эчмәскә ант иттеләр. 13Ант итүчеләрнең саны кырыктан артык иде. 14Алар, баш руханилар һәм өлкәннәр янына килеп:
– Без, Паулны үтермичә торып, һичнәрсә ашамаска җитди рәвештә ант иттек. 15Ә сез хәзер Югары киңәшмә белән берлектә аның хакындагы эшне төгәлрәк тикшерергә телибез, дигән булып, гаскәриләр башлыгыннан аны яныгызга чыгаруын сорагыз. Без әзер торырбыз һәм ул юлда чагында, аны үтерербез, – диделәр.
16Паулның сеңлесенең углы, алар корган явыз ният турында ишетеп, ныгытмага килде һәм бу турыда Паулга әйтеп бирде. 17Паул исә, йөзбашларының берсен чакырып:
– Бу егетне гаскәриләр башлыгы янына алып бар, чөнки аның аңа әйтәсе сүзе бар, – диде.
18Йөзбашы егетне гаскәриләр башлыгы янына алып килде.
– Тоткын Паул, мине үз янына чакырып, бу егетне яныңа алып килүемне сорады. Ул сиңа нәрсәдер әйтергә тели.
19Гаскәриләр башлыгы, егетнең кулыннан тотып, читкәрәк алып китте.
– Син миңа нәрсә әйтергә телисең? – дип сорады ул аннан.
20– Яһүдиләр, Паул хакындагы эшне төгәлрәк тикшерү өчен дигән булып, иртәгә синнән Паулны Югары киңәшмә алдына китерүеңне сорарга сүз куешканнар, – дип җавап бирде егет. – 21Ләкин син аларны тыңлама, чөнки Паулны үтергәнчегә тикле ашамаска һәм эчмәскә дип ант иткән кырыктан артык кеше аны сагалап торалар. Алар инде Паулны үтерергә әзер, синең сүзеңне генә көтәләр.
22Гаскәриләр башлыгы егеткә:
– Моны миңа сөйләвең турында беркемгә дә әйтмә, – дип кайтарып җибәрде.
Паулның идарәче Филикескә җибәрелүе
23Шуннан соң гаскәриләр башлыгы ике йөзбашын чакырып алды.
– Ике йөз җәяүле, җитмеш атлы һәм ике йөз укчы гаскәр әзерләгез. Алар кичке сәгать тугызда Кайсариягә китсеннәр. 24Паулны утыртып алып барырга да атлар әзер булсын. Аны идарәче Филикес янына хәвеф-хәтәрсез алып барып җиткерегез, – диде ул аларга.
25Һәм шундый эчтәлекле хат язды:
26«Кләүди Лусидән мөхтәрәм идарәче Филикескә сәлам!
27Яһүдиләр бу кешене тотып алганнар һәм үтерергә җыеналар иде. Мин, аның Рим гражданы икәнен белгәч, гаскәриләр белән барып, аны коткарып калдым.
28Аннары, ни өчен гаепләүләрен белергә теләп, бу кешене яһүдиләрнең Югары киңәшмәсенә алып килдем 29һәм гаепләүләрнең яһүдиләр Канунына кагылышлы икәнлеген белдем, ләкин аны үлемгә яки богаулауга дучар итәрлек гаепләүләр булмады.
30Бу кешегә каршы сүз куешуны ишеткәч, аны тиз арада яныңа җибәрдем, гаепләүчеләргә аңа каршы син барында сөйләргә әмер бирдем».
31Шулай итеп, үзләренә бирелгән әмерне үтәп, гаскәриләр төнлә белән Паулны Антипатырга алып киттеләр. 32Ә икенче көнне, Паулны атлы гаскәриләргә тапшырып, җәяүле гаскәриләр кире ныгытмага кайттылар. 33Кайсариягә килеп җиткәч, гаскәриләр, идарәчегә хатны биреп, Паулны аның карамагына тапшырдылар. 34Идарәче хатны укып чыкты һәм Паулның кайсы өлкәдән булуын сорады. Киликиядән икәнен белгәч: 35«Гаепләүчеләрең монда килгәч, тыңлармын сине», – диде. Ә Паулны Һируд сараенда сак астында тотарга әмер бирде.

Currently Selected:

Рәсүлләр 23: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in