YouVersion Logo
Search Icon

Рәсүлләр 22

22
Паулның үзен яклавы
1– Туганнар һәм аталар! Үземне яклап, берничә сүз әйтергә рөхсәт итегез, – диде Паул.
2Аның үзләре белән яһүдчә сөйләшүен ишетеп, халык бөтенләй тынып калды.
3– Мин – яһүди, – диде ул. – Киликиянең Тарс шәһәрендә тудым, Иерусалимдә тәрбияләндем. Гәмәлиилнең шәкерте булып, мине аталарыбыз Канунына җентекләп өйрәттеләр. Бүген сезнең һәммәгез Аллаһыга бирелгәндәй, мин дә – Аллаһыга бик нык бирелгән кеше.
4Мин Гайсә юлыннан баручыларны үтергәнчегә тикле эзәрлекләдем, ир-атларны да, хатын-кызларны да богаулап, зинданнарга ташлаттым. 5Моның шулай икәнен олуг рухани һәм өлкәннәр киңәшмәсе раслый ала. Мин алардан Дәмәшкътә яшәүче яһүди туганнарга тәгаенләнгән хат алдым. Әлеге юлдан баручы кешеләрне кулга алу һәм җәзага тарту өчен, Иерусалимгә алып килергә дип, Дәмәшкъкә бара идем.
Паулның Хаким Гайсәгә таба борылуы хакында сөйләве
6Дәмәшкъкә якынлашып килгәндә, көн уртасындарак, кинәт күктән көчле яктылык төште һәм тирә-ягымны яктыртты. 7Мин җиргә егылдым һәм: «Шаул, Шаул! Нигә син Мине эзәрлеклисең?» дигән тавыш ишеттем. 8Мин: «Син кем, Әфәндем?» – дип сорадым. «Мин – син эзәрлекли торган насаралы Гайсә», – диде Ул. 9Минем белән бергә булган кешеләр яктылыкны күрделәр, әмма миңа Сөйләүченең тавышын ишетмәделәр. 10Мин Аңардан: «Әфәндем, миңа нәрсә эшләргә?» – дип сорадым. «Тор да Дәмәшкъкә бар, анда сиңа дип билгеләп куелган барлык эшләр турында әйтерләр», – диде миңа Хаким Гайсә.
11Көчле яктылыктан сукырайганга, янымдагы кешеләр мине Дәмәшкъкә җитәкләп алып килделәр. 12Дәмәшкътә яшәүче диндар һәм Канунга тугрылыклы, андагы барлык яһүдиләр тарафыннан хөрмәт ителгән Һанани исемле берәү 13яныма килеп: «Шаул туган, күзләрең ачылсын!» – диде. Шундук минем күзләрем ачылды һәм мин аны күрдем. 14«Аталарыбызның Алласы Үз ихтыярын белергә, Хак Затны күреп, Аның тавышын ишетергә сине алдан билгеләде, – диде Һанани. – 15Син барлык кешеләргә күргәннәреңне һәм ишеткәннәреңне сөйләп, Аңа шаһит булырсың. 16Инде тагын нәрсә көтәргә? Тор һәм суга чумдыру йоласын үтә, Аның исеменә мөрәҗәгать итеп, гөнаһларыңны юып төшер», – диде ул миңа.
17Иерусалимгә кайткач, Аллаһы йортында дога кылган вакытта, гадәти булмаган гыйбадәт кылу халәтенә килеп, 18Хаким Гайсәне күрдем. Ул миңа: «Ашык һәм тиз арада Иерусалимнән кит, чөнки монда Минем хактагы шаһитлыгыңны кабул итмәячәкләр», – диде. 19«Хакимем! – дидем мин. – Гыйбадәтханәдән гыйбадәтханәгә йөреп, Сиңа иман итүчеләрне тотып, зинданнарга утыртуым һәм кыйнавым хакында алар беләләр. 20Синең хакта шаһитлык иткән Эстефәннең каны коелган вакытта мин анда идем. Мин аны үтерүне хупладым, үтерүчеләрнең киемнәрен саклап тордым», – дип җавап бирдем. 21Шунда Хаким миңа: «Бар, Мин сине еракка, башка халыклар янына җибәрәм», – диде.
Паул – Рим гражданы
22Шушы сүзләрне әйткәнче, Паулны тыңладылар, ә аннары:
– Бу кешене җир йөзеннән юк итәргә! Мондый кеше яшәргә тиеш түгел, – дип кычкыра башладылар.
23Алар, акыра-акыра, өске киемнәрен күтәреп болгадылар, югарыга тузан ыргыттылар#22:23 Югарыга тузан ыргыттылар – яһүдиләрдә каты ачулануны белдерү өчен кулланылган хәрәкәт. . 24Шунда гаскәриләр башлыгы Паулны ныгытмага алып керергә әмер бирде. Аңа каршы шул чаклы акыруларының сәбәбен белү өчен, аны камчылап сорау алырга боерды. 25Ләкин үзен каешлар белән бәйләгән вакытта Паул янында торган йөзбашына:
– Рим гражданын камчыларга, җитмәсә, хөкем итмичә торып, рөхсәт ителәмени сезгә? – диде.
26Йөзбашы, моны ишеткәч, гаскәриләр башлыгына барды да:
– Нәрсә эшлисең син? Бу кеше – Рим гражданы, – диде.
27Шуннан соң гаскәриләр башлыгы, Паул янына килеп:
– Әйт әле миңа, син – Рим гражданымы? – диде.
– Әйе, – дип җавап бирде Паул.
28– Мин үземнең гражданлыгымны күп акча түләп алдым, – дип әйтте гаскәриләр башлыгы.
– Ә мин Рим гражданы булып туганмын, – диде Паул.
29Аңардан сорау алырга тиеш булганнар шундук яныннан читкәрәк киттеләр, ә гаскәриләр башлыгы, Паулның Рим гражданы икәнлеген белгәч, аны бәйләгәне өчен куркуга төште.
30Икенче көнне, яһүдиләрнең Паулны нәрсә өчен гаепләүләрен төгәл белергә теләп, гаскәриләр башлыгы аның богауларын салдырды. Ул баш руханиларга, Югары киңәшмә әгъзаларының барысына җыелырга әмер бирде һәм Паулны алар алдына алып кереп бастырды.

Currently Selected:

Рәсүлләр 22: TtrBBL

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in