Рәсүлләр 24
24
Паулның Филикес каршында гаепләнүе
1Биш көннән олуг рухани Һанани өлкәннәр һәм канун белгече Тертул атлы бер кеше белән Кайсариягә килде. Алар Паулга каршы гаепләүләрен идарәчегә белдерделәр. 2Паулны чакыртып китергәч, Тертул гаепләү сүзләрен башлады:
– Мөхтәрәм Филикес! Син җитәкчелек иткәндә, без озак вакыт тынычлыкта яшибез һәм кайгыртуларың аркасында бу халыкның хәле яхшы якка үзгәрә. 3Без моны һәрвакыт һәм һәр җирдә күп рәхмәтләр белән таныйбыз, – диде ул. – 4Сине озак мәшәкатьләмәс өчен, әйтергә теләгән берничә сүзебезне ачык күңел белән тыңлавыңны үтенәм.
5Бөтен дөньяда яшәүче яһүдиләр арасына фетнә салучы һәм Насара мәзһәбенең#24:5 Мәзһәб – дини төркем. башлыгы булган бу кешене чумадай куркыныч дип таптык. 6Ул хәтта Аллаһы йортын нәҗесләргә тырышты. Ә без аны кулга алдык [һәм үз Кануныбыз буенча хөкем итәргә теләдек. 7Әмма гаскәриләр башлыгы Луси аны безнең кулдан көч белән тартып алды. 8Аны гаепләүчеләргә яныңа килергә кушты.]#24:6-8 Кайбер кулъязмаларда җәяләр эчендәге өлеш тә бар. Аны нәрсәдә гаепләвебезне син үзең аннан сорау алып белерсең, – диде Тертул.
9Яһүдиләр, әйтелгәннәрне дөрес дип раслап, бу гаепләүләргә кушылдылар.
Паулның Филикес каршында үзен яклавы
10Идарәче, сөйләргә мөмкин дип, Паулга ишарә ясады.
– Синең күп еллар буе бу халыкның хөкемчесе булуыңны белгәнгә, мин үземне ышанып яклаячакмын, – дип сүзен башлады Паул. – 11Аллаһыга табыну өчен, Иерусалимгә килгәнемә унике көннән дә артып китмәде. Моны үзең тикшерә аласың. 12Аллаһы йортында да, гыйбадәтханәләрдә дә, шәһәрдә дә кем белән булса да бәхәсләшүемне яки халык арасына фетнә салуымны күрмәделәр алар. 13Миңа хәзер гаеп ташлауларын да үзләре исбат итә алмыйлар. 14Әмма алдыгызда шуны таныйм: алар мәзһәб дип атаган юлдан барып, аталарым Алласына хезмәт итәм, Муса канунына һәм пәйгамбәрләр тарафыннан язылганнарның барысына ышанам. 15Тәкъва кешеләр дә, тәкъва булмаганнар да үледән тереләчәк дип, мин дә алар кебек үк Аллаһыга өмет баглыйм. 16Шуңа күрә мин һәрвакыт Аллаһы алдында һәм кешеләр каршында саф вөҗдан белән яшәргә тырышам.
17Берничә ел булмыйча торганнан соң, үз халкыма хәер-сәдака бирү өчен һәм корбан китерергә дип, Иерусалимгә кайттым. 18Аллаһы йортында пакьләнү йоласын үтәп, шушы эшләрне башкарган вакытымда миңа тап булдылар. Яныма халык та җыелмаган иде, беркемне дә борчымадым да. 19Анда Асия өлкәсеннән берничә яһүди бар иде. Гаепләрлек берәр нәрсәләре булса, алар каршыңа килеп басарга һәм мине гаепләргә тиешләр иде. 20Мондагы ул кешеләр югары киңәшмә алдында торган вакытымда миндә нинди явызлык тапканнарын әйтсеннәр. 21Анда булганда: «Мине хәзер үлеләрнең тереләчәгенә ышануым өчен хөкем итәләр», – дип кычкырып әйттем, башка һичнәрсә эшләмәдем, – диде Паул.
22Хаким Гайсә юлы хакында яхшы белгән Филикес:
– Гаскәриләр башлыгы Луси килгәч, сезнең эш турында карар кылырмын, – дип, тикшерү эшен кичектерде.
23Ә йөзбашына, Паулны сак астында тотарга, ләкин дусларына аңа хезмәт күрсәтүдә комачауламаска, дигән әмер бирде.
Паул сак астында
24Берничә көннән соң Филикес үзенең яһүди хатыны Друсилла белән Паул булган урынга килде дә, Паулны чакыртып алып, аның Гайсә Мәсихкә иман итү турында сөйләгәнен тыңлады.
25Әмма Паул тәкъвалык, нәфесне тыю һәм булачак хөкем хакында сөйләгәндә, Филикес куркуга төште.
– Хәзергә җитеп торыр, вакыт тапкач чакыртырмын, – диде ул.
26Шул ук вакытта ул Паул аңа акча бирер дип өметләнде. Шуңа күрә еш кына Паулны чакыртып, әңгәмә корып утырды. 27Әмма ике елдан Филикес урынына Порки Фисте килде. Филикес исә, яһүдиләргә ярарга теләп, Паулны тоткынлыкта калдырды.
Currently Selected:
Рәсүлләр 24: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015