II Көринтлеләргә хат 4
4
Балчык савытлардагы хәзинә
1Аллаһының мәрхәмәте аша безгә шундый хезмәте тапшырылганга күрә, күңел төшенкелегенә бирелмибез. 2Әмма хурлыклы яшерен эшләрдән баш тартып, хәйләгә керешмичә һәм Аллаһының сүзен бозмыйча, хакыйкатьне ачыктан-ачык белдереп, Аллаһы каршында үзебезне һәр кешенең намус хөкеменә тәкъдим итәбез. 3Ә без белдергән Яхшы хәбәр яшерелгән икән, ул бары тик һәлакәт юлындагылар өчен генә яшерелгәндер. 4Бу дөньяның илаһы әлеге имансызларның акылын томалады, һәм алар Мәсихнең балкып торган данын күрсәтүче Яхшы хәбәр яктылыгын күрмиләр. Мәсих исә – Аллаһының чагылышы. 5Без бит үзебезне түгел, Гайсә Мәсихне Хаким итеп игълан итәбез, ә Гайсә хакына без – хезмәтчеләрегез генә. 6«Караңгылыктан яктылык сибелсен»#4:6 Карагыз: «Яратылыш», 1:3. , – дип, Аллаһы күңелләребезне яктыртты. Шулай Гайсә Мәсих йөзендә балкый торган Аллаһы даны безгә билгеле булды.
7Без – бу хәзинәне саклаган балчык савытлар гына. Шуның белән бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, Аллаһыныкы икәне күрсәтелә. 8Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез. Без аптырашта калдык, әмма өметсезлеккә бирелмибез. 9Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый. Безне бәреп төшерәләр, әмма һәлак булмыйбыз. 10Гайсәнең тормышы да бездә күренсен өчен, Аның үлемен һәрвакыт тәнебездә йөртәбез. 11Фани тәнебездә Аның тормышы да күренсен өчен, без, әле яшәүчеләр, Гайсә хакына бертуктаусыз үлемгә дучар ителәбез. 12Шулай итеп, үлем – бездә, ә тормыш сездә эш итә.
13 Изге язмада: «Мин иман иттем, шуңа күрә сөйләдем»#4:13 Карагыз: «Зәбур», 115:1. , – дип язылган. Шул ук инану рухына ия буларак, без дә иман итәбез һәм шуңа күрә сөйлибез. 14Хакимебез Гайсәне үледән терелткән Аллаһының безне дә Аның белән бергә үледән терелтәчәген һәм сезнең белән бергә Үз алдына китереп бастырачагын беләбез бит. 15Боларның һәммәсе дә сезнең хакка эшләнә. Шулай Аллаһының мәрхәмәте, тагын да күбрәк кешеләргә таралып, Аллаһы данына тагын да күбрәк шөкер итү алып килер.
Иман белән яшәү
16Менә шуның өчен без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Киресенчә, тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз исә көннән-көн яңара бара. 17Кыска вакытлы җиңелчә әлеге газап чигүебез безнең өчен бик күркәм мәңгелек яшәеш китерә. 18Без бит күренгәнгә түгел, күренмәгәнгә карашыбызны юнәлтәбез, чөнки күренгән нәрсә вакытлыча гына, ә күренмәгәне – мәңгелек.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 4: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015