1
II Көринтлеләргә хат 4:18
Изге Язма
TtrBBL
Без бит күренгәнгә түгел, күренмәгәнгә карашыбызны юнәлтәбез, чөнки күренгән нәрсә вакытлыча гына, ә күренмәгәне – мәңгелек.
Compare
Explore II Көринтлеләргә хат 4:18
2
II Көринтлеләргә хат 4:16-17
Менә шуның өчен без күңел төшенкелегенә бирелмибез. Киресенчә, тәнебез череп таркала барса да, асылыбыз исә көннән-көн яңара бара. Кыска вакытлы җиңелчә әлеге газап чигүебез безнең өчен бик күркәм мәңгелек яшәеш китерә.
Explore II Көринтлеләргә хат 4:16-17
3
II Көринтлеләргә хат 4:8-9
Безне һәр яктан кысрыклыйлар, әмма бирешмибез. Без аптырашта калдык, әмма өметсезлеккә бирелмибез. Безне эзәрлеклиләр, әмма Аллаһы безне ташламый. Безне бәреп төшерәләр, әмма һәлак булмыйбыз.
Explore II Көринтлеләргә хат 4:8-9
4
II Көринтлеләргә хат 4:7
Без – бу хәзинәне саклаган балчык савытлар гына. Шуның белән бу гаять зур кодрәтнең безнеке түгел, Аллаһыныкы икәне күрсәтелә.
Explore II Көринтлеләргә хат 4:7
5
II Көринтлеләргә хат 4:4
Бу дөньяның илаһы әлеге имансызларның акылын томалады, һәм алар Мәсихнең балкып торган данын күрсәтүче Яхшы хәбәр яктылыгын күрмиләр. Мәсих исә – Аллаһының чагылышы.
Explore II Көринтлеләргә хат 4:4
6
II Көринтлеләргә хат 4:6
«Караңгылыктан яктылык сибелсен», – дип, Аллаһы күңелләребезне яктыртты. Шулай Гайсә Мәсих йөзендә балкый торган Аллаһы даны безгә билгеле булды.
Explore II Көринтлеләргә хат 4:6