YouVersion Logo
Search Icon

II Көринтлеләргә хат 3

3
Яңа килешү хезмәтчеләре
1Безгә үзебезне алдыгызда яңадан мактаргамы? Кайберәүләр өчен кирәк булгандай, сезгә яки сездән безгә киңәш хатлары кирәкме? 2Сез үзегез – күңелләребезгә язылган, бөтен кеше белгән һәм укыган хатыбыз. 3Мәсих хаты булуыгызны үзегез күрсәтеп торасыз. Бу хат хезмәтебез нәтиҗәсендә язу карасы белән түгел, мәңге тере Аллаһының Рухы белән таш такталарга да түгел, ә кеше күңеленә язылган.
4Мәсих аша Аллаһы каршында менә шундый ышанычыбыз бар. 5Безгә сәләт үзеннән-үзе килә дип дәгъва итә алмыйбыз: сәләтебез Аллаһыдан килә. 6Ул безгә яңа килешү хезмәтчеләре булу сәләтен бирде. Яңа килешү – язылган Канунга түгел, Рухка нигезләнгән. Язылган Канун исә үтерә, ә Рух тормыш бүләк итә.
7Ташларга чокып язылган, үлем алып килгән хезмәт шулай данын балкытып килгән ки, исраилиләр Мусаның нур чәчкән йөзенә, хәтта аның балкыган даны югалып барса да, карый алмаганнар. 8Ул чакта Рух хезмәте тагын да данлырак булмасмы?! 9Кешене хөкемгә алып килүче хезмәт дан белән балкып тора икән, хаклыкка китерүче хезмәтнең балкышы тагын да көчлерәк. 10Кайчандыр даны балкып торган нәрсә инде хәзер данлыклы түгел, чөнки аның урынына даны тагын да балкыбрак торган башка нәрсә бар. 11Югала барган нәрсәнең даны балкып торган икән, мәңге булачак нәрсәнең даны тагын да балкыбрак торыр.
12Менә шундый өметебез булганга, без зур кыюлык белән эш итәбез. 13Исраилиләр югала барган дан балкышына карамасыннар өчен, йөзенә бөркәнчек япкан Мусадай түгел без. 14Әмма акыллары томаланган, чөнки иске килешүне укыганда, шундый ук бөркәнчек бүгенгә кадәр аларның күңелләрендә кала. Ул бөркәнчек Мәсих аркылы гына алып ташлана. 15Бүгенге көнгә кадәр, Муса кануны укылган саен, күңелләрендә бөркәнчек ята. 16Әмма Раббыга мөрәҗәгать иткән чакта, бу бөркәнчек алына. 17Раббы ул – Рух, ә Раббы Рухы булган җирдә азатлык бар. 18Без һәммәбез бөркәнчек ябылмаган йөзебез белән Раббының балкыган данын көзгедәй чагылдырабыз#3:18 …көзгедәй чагылдырабыз… – Яки «тамаша итәбез». . Без балкыган данда бер дәрәҗәдән икенче дәрәҗәгә үзгәртеләбез һәм Раббыга охшаганнан-охшый барабыз. Моны Раббы эшли, ә Раббы ул – Рух.

Highlight

Copy

Compare

Share

None

Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in