II Көринтлеләргә хат 5
5
1Җирдәге чатырыбыз – тәнебез юкка чыгачак. Әмма безне күкләрдә кеше кулы белән эшләнмәгән, Аллаһы биргән мәңгелек өй көтүен беләбез. 2Әле монда вакытта күктәге өебезне япмадай кияргә теләп сыкранабыз, 3чөнки япманы кигәч, без ялангач булмабыз. 4Без әле җирдәге чатырларыбызда авыр сыкранабыз, чөнки бу япмабыздан котыласыбыз килмәсә дә, үлемгә ия барлык нәрсә тормыш тарафыннан йотылсын өчен, күк япмасын киясебез килә. 5Нәкъ менә шуның өчен Аллаһы безне яратты һәм ышанычлы дәлил итеп Рухны бирде.
6Шулай итеп, әле шушы тәнебездә вакытта Хаким Гайсәдән ерак булуыбызны белсәк тә, һәрвакыт ышаныч белән яшибез, 7чөнки без күзгә күренгән нәрсәләр белән түгел, иман белән йөрибез. 8Шулай, ышаныч белән яшибез, тәнне ташлап, Хаким янына урнашуны яхшырак дип табабыз. 9Шуңа күрә, тәндә булсак та, тәнне ташлап киткән булсак та, ихлас күңелдән Аңа яраклы булырга омтылабыз. 10Тәндә яшәгәндә кылган яхшы яки яман эшләренә карап һәркемгә кылганнары буенча бирелсен өчен, безнең барыбызга да Мәсихнең хөкем итү урыны алдына килергә туры киләчәк.
Татулаштыру хезмәте
11Шулай Раббыдан куркуның нәрсә икәнен белеп, без кешеләрне ышандырырга тырышабыз. Аллаһыга исә безнең кемлегебез билгеле. Вөҗданыгызга да кем булуыбыз билгеледер дип өмет итәм. 12Алдыгызда мактап, үзебезне янә тәкъдим итәргә җыенмыйбыз, күңелдә булган белән түгел, тыштан күренүче нәрсә белән мактанучыларга җавап бирү өчен, сезгә безнең белән мактанырга мөмкинлек бирәбез. 13Без үз акылыбызда түгел икән, бу – Аллаһы хакына, акылыбызда булсак, бу – сезнең хакка. 14Мәсихнең яратуы безнең белән идарә итә. Бер Кеше барыбыз хакына үлгән икән, димәк, һәммәсе дә үлгән дип ышанабыз. 15Исәннәр инде үзләре өчен түгел, үзләре хакына Үлгән һәм үледән Терелтелгән өчен яшәсеннәр дип, Мәсих барысы хакына дә үлде.
16Шуңа күрә хәзер без беркемгә дә кеше үлчәме белән карамыйбыз. Мәсихкә элек шулай карасак та, хәзер инде алай карамыйбыз. 17Шулай итеп, Мәсих белән берләшкән кеше яңа зат итеп яратылган. Борынгысы үтеп китте – яңасы килде. 18Боларның һәммәсе – Аллаһыдан, Ул безне Гайсә Мәсих аша Үзе белән татулаштырды һәм татулаштыру хезмәтен безгә ышанып тапшырды. 19Кешеләр кылган яман эшләрне гаепкә санамыйча, Аллаһы дөньяны Мәсих аша Үзе белән татулаштырды һәм татулашу турындагы хәбәрне безгә ышанып таратырга тапшырды. 20Шулай итеп, без – Мәсих вәкилләре, һәм Аллаһы Үзе безнең аша ничек үгетләсә, без шулай Мәсих исеменнән ялварабыз: Аллаһы белән татулашыгыз. 21Без, Мәсих белән берләшеп, Аллаһы каршында акланган саналсын өчен, гөнаһсыз Мәсихне Аллаһы кешеләр кылган гөнаһлар өчен гаепле итте.
Currently Selected:
II Көринтлеләргә хат 5: TtrBBL
Highlight
Copy
Compare
Share
Want to have your highlights saved across all your devices? Sign up or sign in
© Институт перевода Библии, 2015